Эчтәлеккә күчү

Универсиада

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Универсиада latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Универсиада (ФИСУ) эмблемасы

Универсиа́да, Дөнья студентлары уеннары, Дөнья университетлары уеннарыХалыкара университетлар спорты федерациясе (ФИСУ) җитәкчелегендә студентлар арасында узучы дөньякүләм спорт чарасы.

«Универсиада» сүзе «университет» һәм «олимпиада» сүзләре кушылып барлыкка килгән.

ФИСУ (фр. Fédération Internationale du Sport Universitaire (FISU)) Универсиаданы халыкара спорт һәм мәдәният фестивале дип билгели.

Универсиада 17-28 яшьтәге студентлар һәм аспирантлар өчен 2 ел саен уздырыла, әһәмияте һәм вәкиллек киңлеге буенча Олимпия уеннарыннан соң икенче урында тора.

Студентлар уеннары җәйге һәм кышкы Универсиадага бүленә.

XIX гасырда спорт аеруча тиз үсеш алгач баштан Бөек Британиядә, ә соңрак Европаның башка илләрендә һәм АКШта төрле уку йортлары вәкилләре арасында ярышлар уздыру киң тарала.

Олимпия Уеннары уздырыла башлагач аларга охшаган ярышлар студентлар арасында да оештырыла башлый.

Беренче уеннарның әйдәүчесе булып Франция җәмәгать эшлеклесе, галим, укытучы Жан Петижан (Jean Petitjean) чыга.

1923 елда Парижда Халыкара университетлар спорт конгрессы уздырыла. Конгресста катнашучылар Студентлар арасында дөнья чемпионаты уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Беренче ярышлар ул шул ук елның маенда Парижда уздырыла да.

1924 елда Варшавада (Польша) беренче тапкыр халыкара студентлар чемпионаты үтә. Әлеге чемпионатта спортчы-студентлар җиңел атлетика төрләре буенча ярышалар.

Шул ук елда Халыкара студентлар конфедерациясе оештырыла (ингл. The International Confederation of Students (ICS)). Конфедерация һәм студентлар тырышлыгы белән II Дөнья сугышына кадәр Европаның төрле шәһәрләрендә дөнья студентлары өчен ярышлар уздырылына: Праһа (1925), Рум (1927), Дармштадт (1930), Турин (1933), Будапешт (1935), Париж (1937), Монте-Карло (1939).

Румда (Италия) узган (1927 ел) чемпионат программасы футбол, йөзү, фехтование һәм теннис белән баетыла. Катнашучылар саны да арта. Европа студентларыннан башка, ярышларга АКШ һәм Гаитидан да студентлар киләләр.

Шуңа да карамастан сугышка кадәрге елларда әлеге чараларда чагыштырмача әз кеше катнаша.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач студентлар арасындагы ярышлар кабат уздырыла башлый.

Ярышлар Халыкара студентлар берлеге (ИСУ) (ингл. The International Students Union (ISU)) җитәкчелегендә Яшьләр һәм студентлар халыкара фестивале кысаларында үткәрелә. Рәсми атамалары — Дөнья студентлар уеннары (ингл. World Student Games). Уздырылган урыннар:

Файл:Казан 2013 — Логотип.gif
Казан Универсиадасы эмблемасы һәм билгесе — лалә чәчәге

1948 елда Люксембургта Халыкара университетлар спорты федерациясе (ФИСУ) төзелә һәм ул альтернатив ярышлар — Университет спорты халыкара атналары уздыра башлый: Мерано (1949), Люксембург (1951), Дортмунд (1953), Сан-Себастьян (1955).

Шулай итеп сугыштан соңгы елларда бер юлы ике оешма студентлар арасында халыкара ярышлар оештыру белән шөгыльләнә. Әлеге күренеш илләрнең ике каршы лагерьга бүленүе белән аңлатыла (салкын сугыш башлануы).

1959 елның 26 августыннан 7 сентябренә кадәр ИСУ һәм ФИСУ бергә Туринда (Италия) Халыкара студентлар уеннары уздыралар. Әлеге чарада 43 илдән килгән 1400 студент катнаша. Вакыйга хәзерге Халыкара студентлар уеннарына зур этәргеч була. Италия оештыручылары ярышларны Универсиада дип атарга тәкъдим итә. Сәяси тәэсирләрне киметү өчен җиңүчеләр исәбенә милли гимннар түгел, ә студентлар гимны — Гаудеамус Игитур («Gaudeamus Igitur») уйнатырга булалар.

I Кышкы Универсиада 1960 нчы елда Шамонида (Франция) уздырыла.

1973 елда VII Җәйге Универсиада Мәскәүдә үтә (ССБР байрагы ССРБ). Анда студентлар спортның ун төре буенча ярышалар. Совет җыелма командасы 68 алтын медаль ала.[1]

Татарстан спортчы-студентлары Универсиадаларда бик уңышлы катнашалар. Мисал өчен: 2007 нче елгы Бангкок Универсиадасында (Таиланд) 16 Казан студенты катнашып өч алтын, өч бронза һәм бер көмеш медаль алып кайталар, 2009 нчы елгы Белград Универсиадасында исә Казаннан 11 студент катнаша, шуларның икесе алтын һәм дүртесе көмеш медаль яулый.

Файл:Казан 2013 — Юни.jpg
Казан Универсиадасы талисманы — канатлы ак барс баласы Юни

2013 елның XXVII Җәйге Универсиадасы уздырылу урыны — Казан шәһәре (Татарстан/Россия байрагы Россия Федерациясе).

Универсиада девизы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Универсиада девизы: Фән — Спорт — Дуслык — Тынычлык.

Универсиада (ФИСУ) эмблемасы һәм байрагы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эмблема уртасында U латин хәрефе урнашкан. Аның тирәли, континентлар билгесе булган, зәңгәр, сары, кара, яшел, кызыл төсле биш йолдыз сүрәтләнгән. Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Универсиада (ФИСУ) эмблемасы төшерелгән.

Универсиада (ФИСУ) байрагы

Уеннар талисманы, эмблемасы һәм шигаре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уеннар талисманы беренче тапкыр 1981 елның X Кышкы Универсиадада кулланылына. Хәзерге вакытта һәр Универсиаданың үзенең эмблемасы, талисманы, шигаре бар.

Мәҗбүри спорт төрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәйге Универсиада спорт төрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кышкы Универсиада спорт төрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өстәмә спорт төрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оештыручылар өстәмә спорт төрләре буенча (Җәйге Универсиадаларда максимум 3[2], Кышкы Универсиадаларда — 2 [3] )да ярышлар уздыра алалар. Казан Универсиадасында исә 12 өстәмә спорт төре буенча да ярышлар узды:

Универсиада узган урыннар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ел Саны Җәйге Универсиада Саны Кышкы Универсиада
1959IТурин, Италия байрагы Италия
1960IШамони, Франция байрагы Франция
1961IIСофия, Болгария байрагы Болгария
1962IIВиллар-сюр-Оллон, Швейцария байрагы Швейцария
1963IIIПорту-Алегри, Бразилия байрагы Бразилия
1964IIIШпиндлеров Млин, Чехословакия байрагы Чехословакия
1965IVБудапешт, Маҗарстан байрагы Маҗарстан
1966IVСестриере, Италия байрагы Италия
1967VТокио, Япония байрагы Япония
1968VИнсбрук, Австрия байрагы Австрия
1970VIТурин, Италия байрагы ИталияVIРованиеми, Финләндия байрагы Финляндия
1972VIIЛейк-Плэсид, АКШ байрагы АКШ
1973VIIМәскәү, ССБР байрагы СССР
1975VIIIРум, Италия байрагы ИталияVIIIЛивиньо, Италия байрагы Италия
1977IXСофия, Болгария байрагы Болгария
1978IXШпиндлеров Млин, Чехословакия байрагы Чехословакия
1979XМехико, Мексика байрагы Мексика
1981XIБүкрәш, Румыния байрагы РумынияXХака, Испания байрагы Испания
1983XIIЭдмонтон, Канада байрагы КанадаXIСофия, Болгария байрагы Болгария
1985XIIIКобе, Япония байрагы ЯпонияXIIБеллуно, Италия байрагы Италия
1987XIVЗагреб, Югославия байрагы ЮгославияXIIIШтрбске Плесо, Чехословакия байрагы Чехословакия
1989XVДуйсбург, Алмания байрагы АлманияXIVСофия, Болгария байрагы Болгария
1991XVIШеффилд, Бөек Британия байрагы Бөек БританияXVСаппоро, Япония байрагы Япония
1993XVIIБуффало, АКШ байрагы АКШXVIЗакопане, Польша байрагы Польша
1995XVIIIФукуока, Япония байрагы ЯпонияXVIIХака, Испания байрагы Испания
1997XIXСицилия, Италия байрагы ИталияXVIIIМуджу, Көньяк Корея байрагы Корея
1999XXПальма де Мальорка, Испания байрагы ИспанияXIXПопрад, Словакия байрагы Словакия
2001XXIПекин, Кытай байрагы КытайXXЗакопане, Польша байрагы Польша
2003XXIIТэгу, Көньяк Корея байрагы КореяXXIТарвизио, Италия байрагы Италия
2005XXIIIИзмир, Төркия байрагы ТөркияXXIIИнсбрук / Зеефельд, Австрия байрагы Австрия
2007XXIVБангкок, ТаиландXXIIIТурин, Италия байрагы Италия
2009XXVБелград, СербияXXIVХарбин, Кытай байрагы Кытай
2011XXVIШэньчжэнь, Кытай байрагы КытайXXVЭрзурум, Төркия байрагы Төркия
2013XXVIIКазан, Россия байрагы РоссияXXVIМарибор, Словения байрагы Словения
2015XXVIIIКванҗу, Көньяк Корея байрагы КореяXXVIIГранада, Испания байрагы Испания
2017XXIXТайбәй, Кытай Республикасы байрагы Кытай ҖөмһүриятеXXVIIIАлма-Ата,  Казакъстан
2019XXXБразилиа, Бразилия байрагы БразилияXXIXКрасноярск, Россия байрагы Россия
  1. Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ИСӘНМЕ, УНИВЕРСИАДА – БӨТЕН ДӨНЬЯ ХАЛКЫ БӘЙРӘМЕ!, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-07-13
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-01-19, retrieved 2014-07-04
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-02-04, retrieved 2014-07-04