Пляж волейболы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пляж волейболы latin yazuında])
Пляж волейболы

Пляж волейболы (бич-волей) — туп ярдәмендә уйнала торган спорт уены. Спортчылар челтәр ярдәмендә ике тигез өлешкә бүленгән комлы мәйданда яланаяк уйныйлар. Уенның максаты — кул белән бәреп, тупны көндәшләр тотып кала яки дөрес итеп бәреп җибәрә алмаслык итеп икенче якка төшерергә. Шулай ук уен вакытында тупны мәйданның үз өлешендә җиргә төшермәслек итеп уйнарга кирәк.

Пляж волейболы спорт төре буларак классик волейболдан барлыкка килгән. Әлеге ике спорт төре арасында бик күп уртак яклар бар. Шулай ук аермалар да шактый. Алар уенның кагыйдәләрендә һәм уен техникасында чагылыш таба. Пляж волейболында уңышка ирешү өчен спортчы яхшы сикерергә, реакциясе яхшы булырга тиеш. Шулай ук көч, тупны тоя белү дә бик мөһим. Гадәти волейболдан аермалы буларак, биредә спортчы атлетик яктан әзерлекле булырга тиеш. Комда уйнаганда аңа күбрәк сикерергә, этелергә туры килә. Уенчылар өчен универсал булу да кирәк. Чөнки пляж волейболы командасы дүрт кешедән генә тора. Уенчылар амплуа буенча бүленми, алар уен мәйданында иркенрәк урнашалар.

Пляж волейболы белән төп идарә иткән оешма — Халыкара волейбол федерациясе (FIVB). 1996 елдан бирле әлеге спорт төре Олимпия уеннарының спорт программасына кертелгән. Олимпиададан тыш, ике елга бер тапкыр пляж волейболы буенча Дөнья чемпионаты үткәрелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]