Волейбол

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Волейбол latin yazuında])
Поляк уенчысы Павел Загумны волейбол уенында тупны кабул итә

Волейбол (ингл. volleyball, volley — «бәрү» һәм ball — «туп») — такымлы спорт уены төре. Уен урталай ятьмә белән бүленгән волейбол мәйданчыгында уза. Уенчылар тупны көндәш такымның мәйданчыгына сугып тидерергә тиешләр. Һөҗүмне оештырыр өчен блоктагы тупка тиюдән тыш бер такым уенчылары тупка өч тапкырдан артык тияргә тиеш түгелләр.Волейбол олимпия уеннары программысына 1964 елда теркәлә.

Уен тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Волейбол 1895 елда АКШта барлыкка килә. Уенны көллият мөгаллиме, пастор Уильям Морган уйлап таба. «Волейбол» атамасын да ул тәкъдим итә. 1900 елда волейбол уенының беренче кагыйдәләре балыкка килә.

АКШта барлыкка килеп, волейбол төрле илләрдә, аеруча Европада бик тиз таныла. Иң элек бу вакыт үткәрү, күңел ачу уены гына була. Туп озаклап һавада очып йөри, җиргә төшми, чөнки командаларда 8-10 кеше уйный, ә һөҗүм техникасы бик зәгыйфь була. Әмма соңрак тупны сетка аша җибәрүнең яңа алымнары уйлап табыла, көндәшләргә саклану авырлаша. Нәтиҗәдә, уенның төп техник алымнары формалаша.

1947 елда Халыкара волейбол федерациясе (FIVB) оештырыла. Волейбол уены тагын да югарырак темплар белән үсә. Европа һәм дөнья беренчелекләре үткәрелә башлый, Европа чемпионнары кубогы уйнатыла башлый. 1964 елда волейбол Олимпия уеннары программасына кертелә.

Бүгенге көндә Халыкара волейбол федерациясе 110нан артык илнең волейбол федерацияләрен берләштерә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]