Бейсбол

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бейсбол latin yazuında])
Һөҗүмче такымның сугучы уенчысы.

Бейсбо́л (ингл. baseball, base — нигез һәм ball — туп сүзләреннән) — бейсбол тубы һәм бита ярдәмендә уйналучы такымлы спорт уены. Ярышларда һәр такымнан тугызар (кайвакыт унар) кеше катнаша.

Бейсбол, аеруча, Кубада, АКШда, Японияда, Кытайда һәм Көньяк Кореяда популяр. АКШ, Япония, Чехия һәм башка кайбер илләрдә бейсболның кечерәк, җайлырак, кечкенә спорт залларында уйнарлык төре - софтбол да таралган. Хәзерге заманда бейсбол 120дән артык илдә таралган.

Бейсболга якын уеннар булып крикет, Италиядә песаполо, Румынияда ойна, Россияда лапта тора.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]