Фехтование

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фехтование latin yazuında])

Фехтование (алман. fechten — сугышу), кылычбазлык[1] — иң борынгы спорт төрләренең берсе.

Фехтование тарихы бик күптәннән башлана. Борынгы Һиндстан халыкларының корал белән күнегүләр принциплары тупланган изге китабы булган. Борынгы Греция һәм Рим империясендә фехтовкалау сәнгать төре буларак тамашачы арасында киң таралыш ала. Грекларда салкын корал кулланып көрәшергә өйрәтә торган мәктәпләр дә оештырыла.

Шпага һәм рапира кулланып көрәшү сәнгате буларак фехтовкалау XV гасырда Испаниядә формалаша. Фехтовкалау тарихы буенча беренче китаплар буларак та Испания мөгаллимнәренең 1474 елда язылган хезмәтләре исәпләнелә. Якынча шул ук вакытта Германиядә – фехтовкалау укытучылары корпорациясе, ә Англиядә фехтовкалаучылар ассоциациясе оештырыла. XVI гасыр уртасында Европада фехтовкалау үзәге буларак башта Италия, соңрак Франция исәпләнелә. Франция короле мушкетерларының фехтовкалау осталары буларак даны бөтен Европага тарала. Бу чорда фехтовкалауның дуэль һәм спорт формалары популярлаша.

Спорт төре буларак фехтовкалау 1896 елда яңадан уздырыла башлаган беренче Олимпия уеннары программасына кертелә. Афина шәһәрендә узган Уеннарда ир-ат спортчылар рапира һәм кылыч белән фехтовкалау буенча ярышалар.


« Фехтование — көндәшеңә сугып, үзең сугулар астына эләкмәү сәнгате. Көндәшеңә һөҗүм ясаган вакытта аның сугуларыннан сакланырга кирәк булу фехтовкалау сәнгатен авыр һәм катлаулы итә, чөнки коралга сулыш өрү өчен күрүче һәм искәртеп торучы күзгә, уйлаучы һәм карар кылучы акылга, гамәлләр кылучы кулга төгәллек һәм тизлек өстәргә кирәк
»

Татарстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда урнашкан Россия байрагы Россия Федерациясе Олимпия резервының фехтование мәктәбе 1966 елда ачыла. / ССРБ вакытында күп санлы атаклы спортсменнар (шул исәптән Олимпия чемпионнары Наилә Гыйләҗева (1976), Валентина Никонова (1976), Ольга Князева (1976)) тәрбияләгән бу спорт үзәге[2], бүгенге көндә дә спорт сөюче яшьүсмерләрне үстерүгә зур өлеш кертә. Соңгы арадагы уңышларга килгәндә, тренер Елена Прохорованың[3] 16 яшьлек шәкерте Марта Мартьянова[4] 2014 елгы кадетлар арасында дөнья чемпионатында һәм Европа кадетлар турнирында беренче урын алды.[5][6]


« Балалар монда мәктәптән соң килә. Көнгә берничә сәгать, атнага 6 тапкыр күнегүләр оештырыла. Нәтиҗәләргә башкача ирешеп булмый.... Акыл куллану таләбе буенча шаһмат беренче булса, без икенче урында.[7]
Наилә Гилязева
»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]