Өстәл теннисы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өстәл теннисы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Өстәл теннисы — популяр спорт уены. Ул көндәшләрнең ракетка ярдәмендә тупны теннис өстәленә аркылы тарттырылган сетка аша бер яктан икенче якка җибәрүеннән гыйбарәт. Уенны спортчыларның берсе башлап җибәрә. Тупны көндәше кире җибәрә алмаслык итеп өстәлнең каршы ягына юнәлткән спортчыга очко бирелә. Көндәшләр чиратлашып рәттән икешәр подача ясый. Һәр сет 11 очкога кадәр дәвам итә. Исәп 10:10 булган очракта чиратлашып берешәр подача гына ясала һәм сет көндәшләрнең берсе икенчесен 2 очкога уздрып җибәргәнче уйнала. Уеннар 3 яисә 4 җиңүгә кадәр үткәрелә.

Өстәл теннисы өчен бәргеч (ракетка) агачтан ясала, һәр ягына махсус җилем ярдәмендә резин материал ябыштырыла. Өстәл теннисы уйнау өчен шарчык целлулоидтан җитештерелә. Диаметры – 40 мм. Өстәл зурлыгы: 2740 мм (озынлыгы) х 1525 мм (киңлеге) х 760 мм (биеклеге). Ятмә биеклеге: 15,25 мм. Профессиональ ярышлар өчен мәйдан зурлыгы: 14 м (озынлык) х 7 м (киңлек) х 5 м (биеклек). Мәйдан 0,75 м биеклектәге махсус койма белән аерылып алына.

Өстәл теннисы – Җир шарында иң популяр спорт уеннарының берсе. Бу уенны спорт залларында гына түгел, конторларда, башка ябык корылмаларда, ачык һавада да уйныйлар. Өстәл теннисы өчен өстәлләр паркларда, пансионатларда, ял йортларында һәм башка җәмәгать урыннарында урнаштырыла ала.

Халыкара өстәл теннисы федерациясе составында 217 ил әгъза булып тора. Ел саен дөнья чемпионатлары (шәхси, команда, парлы), Аурупа чемпионатлары, Про-тур һәм төрле дәрәҗәдәге башка халыкара ярышлар уздырыла.

1988 елда өстәл теннисы җәйге Олимпия уеннары программасына кертелә. Өстәл теннисы. Турыпочмаклы өстәл янына ике спортсмен баскан: берсе – зәңгәр, икенчесе кызыл күлмәктән. Беренчесе кечкенә теннис калагы белән ак пластмасса тупны сугып сетка аша каршы якка ыргыта – уенны шулай башлап җибәрә. Кызыл күлмәкле уенчы һөҗүмне кире кайтара һәм кыска удар куллана: туп зәңгәр күлмәкле уенчы янында нәкъ сетка янына гына төшеп, өстәлдә беррәттән ике тапкыр сикерә. Очко отты! Уенчыларның кайсысы беренче булып 21 очко җыйса, шул җиңгән санала, өч уенның икесен оту гомуми җиңү дигән сүз. Уен кагыйдәләрен бик гади: туп өстәлгә төшеп бер сикерүгә аны сетка аша каршы якка ыргытырга кирәк. Бу чакта һәр уенчы тупны каршы як ала алмаслык я булмаса ялгышырлык: тупны сеткага тиярлек яисә өстәлдән читкә китәрлек итеп көчле яки ялган удар ясарга тырыша. Өстәл теннисын бергә-бер (ялгыз уен) яисә икегә-ике (парлы уен) уйныйлар. Парлы уенда партнерлар тупны чиратлашып һәм аны каршы якка диагональ буенча өстәлнең нәкъ билгеле бер өлешенә җибәрәләр. Өстәл куе яшел (куе зәңгәр яки кара) төскә буяла, уртасыннан 15см киңлектәге сетка сузыла. Теннис калагы фанердан ясала һәм өстенә резин ябыштырыла. Өстәл теннисын барлык континентларда уйныйлар, һәм күп илләрнең спортчылары Европа һәм бөтендөнья беренчелеген яулау өчен тырышалар. Совет спортчылары берничә тапкыр Европа һәм ике мәртәбә бөтендөнья чемпионы булдылар. Өстәл теннисы белән 7-8 яшьтән шөгыльләнә башларга, ә 9 яшьтән ярышларда катнашырга мөмкин. Өстәл теннисы күз үлчәмен, игътибарны, җитезлек һәм хәрәкәтләр тизлеген үстерә. Өстәл теннисын җәен – пионер лагерьларында, шәһәр ишек алларында, кышын мәктәп спорт залларында уйнарга мөмкин.(231 сүз) Өстәл теннисы өчен туп целлулоидтан яки пластиктан ясала. 2000нче елга кадәр диаметры 38 миллиметрлы, ә 2000нче елдан соң диаметры 40 миллиметр булган туплар кулланыла.Туплар я ак, я кызгылт-сары төстә һәм тонык, ялтырамый торганбулырга тиеш. 2007нче елдан бирле дөньякүләм ярышларда башка төрле туплар кулланылмый. Шулай да 2014 нче елның җәендә ике төрле төс кушылган аклы-кызгылт сарылы туплар турында яңа мәгълүмат тарала. Беренче тапкыр бу тупларны 2014 нче елның октябрендә Европа-Азия кубогына оештырылган уеннарда кулланып карыйлар.Ләкин официаль рәвштә мондый яңа төрле тупларны куллану планы турында хәбәр юк.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]