Эчтәлеккә күчү

Паралимпия уеннары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Паралимпия уеннары latin yazuında])
Паралимпия уеннары эмблемасы

Парали́мпия уеннары́ (Парoли́мпия уеннары́) – физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен уздырылучы халыкара спорт ярышлары. Традиция буенча ярышлар Олимпия уеннарыннан соң, 1992 елдан бирле шул ук шәһәрдә уздырылалар.

Паралимпия уеннары ике төрле була: җәйге (1960 елдан бирле уздырыла) һәм кышкы (1976 елдан бирле уздырыла). Паралимпия уеннары Халыкара Паралимпия комитеты карамагы астында узалар.

Паралимпия уеннарында хәрәкәтләнү мөмкинчелекләре чикләнгән, ампутация кичергән, сукыр яки церебраль паралич авырулы спортчылар катнаша ала. Акыл ягыннан гарип спортчыларга Махсус Олимпия уеннары, ә ишетми торганнарга – Дефлимпия уеннары уздырыла.

Паралимпия төшенчәсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

“Паралимпия “ төшенчәсенең барлыкка килүе төгәл билгеле түгел. Күпчелек очракта ул сүзне параплегия һәм олимпия сүзләре кушылып барлыкка килгән дип аңлаталар, чөнки беренче уеннарда күбесенчә аяклары хәрәкәтләнми торган спортчылар катнашканнар. Әлеге аңлатма хәзерге Паралимпия уеннарына туры килми, чөнки анда башка авырулы катнашучылар да бар.

Рәсми рәвештә “паралимпия” сүзен грек теленнән παρά бәйлеге һәм Олимпия сүзенән килеп чыккан дип билгелиләр. Παρά бәйлегең мәгънәсе “якын”, “чагыштырмача” һәм Олимпия уеннарына карата параллель рәвештә уздырылуын билгели. Паралимпия төшенчәсе беренче тапкыр Төнъяк Кореяның Сеул шәһәрендә 1988 елда уздырылган ярышларда рәсми кулланышка керә.

Инвалидлар спорты тарихы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Инвалидлар спорты гасырдан артык тарихка ия. Спортның сәләмәтләндерү өчен уңай тәэсир иткәне инде XVIII-XIX гасырларда ук билгеле булган. Шуннан бирле инвалидлар спортын үстерүгә юнәлгән төрле оешмалар тәзелә. Мәсәлән, 1888 елда Берлинда саңгыраулар өчен беренче спорт клубы оеша.

Беренче һәм икенче дөнья сугышлары миллионлап кешене гарип калдыра.

XX гасырда инде спортны инвалидлар өчен сәламәтләндерү чарасы буларак кына кабул итмиләр. Аны шулай ук ял итү һәм буш вакыт уздыру чарасы буларак та кабул итә башлыйлар. Спорт белән шөгыльләнүдә ярышу теләге дә арта бара. 1948 елда Лондонда узган Олимпия уеннарына багышлап Сток-Мандевиль уеннары (ингл. Stoke Mandeville Games) (хастаханә исеме буенча) үткәрелә. Әлеге уеннарда инвалид коляскада йөрүче спортчылар катнаша. Чараны профессор Сток-Мандевиль хастаханәсе эшчесе Людвиг Гуттман оештыра. 1952 елда Стоук Мандевилль уеннары кабат уздырылына һәм аларда британиялеләрдән башка Нидерландлардан да спортчылар катнаша. Ә бу исә ярышларның халыкара спорт чарасына әйләнүе турында сөйли. Уеннарның рәсми атамасы – Халыкара инвалид коляскада йөрүче спортчылар уеннары (World Wheelchair Games). Әлеге уеннар Паралимпия уеннарын прообразы ролен үти.

1989 елда Халыкара Паралимпия комитеты (ингл. International Paralympic Committee (IPC)) төзелә.

Беренче Паралимпия уеннары 1960 елда Румда уза. Ул чарада 23 илдән килгән 400 спортчы катнаша. Чагыштырыр өчен: Сидней 2000: 123 илдән 4 меңгә якын спортчы.

1976 елда Швециядә беренче кышкы Паралимпия уеннары уздырыла.

Ярышларның бүленүе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Паралимпия уеннарында катнашучы спортчыларның төрле яктан инвалид була алуына карап, ярышлар алты категориягә бүленә:

  • ампутация кичергән спортчылар өчен,
  • церебраль паралич авырулылар өчен,
  • инвалид коляскада йөрүчеләр өчен,
  • күз күрү мөмкинчелекләре чикләнгәннәр өчен,
  • Les Autres – башка авырулы (кәрләләр, склероз, тумыштан гарип һ.б.) спортчылар өчен.

Спорт төренә карап бу категорияләр өстәмә рәвештә берничә төргә бүленә. Бу бүленү спортчыларның допинг куллануга чик кую максаты белән дә кулланылына.

Паралимпия уеннары атрибутлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Паралимпия байрагы

Паралимпия эмблемасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Паралимпия уеннарының эмблемасы күпчелек илләрнең байракларында очраучы кызыл, зәңгәр һәм яшел төсләрдән тора. Төсләрнең һәрберсе Agito (латинча “Мин хәрәкәтләнәм”) формасында. Өч Agito уртак нокта тирәли түгәрәкләнә һәм Җир шарының барлык нокталарыннанспортчыларның катнаша алуын билгели.

Паралимпия девизы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Паралимпия уеннарының девизы: “Җан хәрәкәттә” (ингл. Spirit in Motion).

Паралимпия гимны

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Паралимпия уеннарының гимны булып Тьери Дарнисның "Hymn de l'Avenir" ягъни “Киләчәк гимны” тора. Гимн беренче тапкыр рәсми рәвештә 1996 елның уеннары ачылышы вакытында яңгырый.

Уеннар ачу тантанасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Паралимпия уеннары ачылу тантанасы вакытында төрле чаралар уза. Гадәттә тантана ярышларны уздыручы илнең байрагын күтәрүдән һәм милли гимнын уйнатудан башлана. Уеннарны уздыручы ил халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен яктыртучы җырлы, биюле, музыкаль театральләштерелгән тамаша күрсәтеленә.

Тамашадан соң стадионга илләре буенча төркемнәргә бүленеп спортчылар чыга. Күпчелек очракта атлетларның чыгуы уеннарны уздыручы илнең дәүләт теленең алфавит тәртибе буенча бара. Ярышларны уздыручы илнең төркеме иң соңгы чыга.

Шуннан соң сәхнәдән уеннарның рәсми ачылышы турында сүзләр яңгырый һәм стадионга Паралимпия факелы керә. Уеннарны уздыручы илнең спортчысы факелдан махсус кәсәдә ут яндыргач, уеннар ачык, дип игълан ителә.

Уеннар ябу тантанасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Паралимпия уеннарының ябылу тантанасы барлык ярышларның тәмамлануыннан соң уза. Уеннар ябылганда стадионга катнашкан илләрнең байраклары чыгарылына, шуннан соң илләр буенча бүленмичә барлык катнашкан спортчылар чыга. Паралимпия байрагы төшерелә. Уеннар рәсми рәвештә тәмам дип игълан ителгәч, Паралимпия утын сүнә.

Бу мәҗбүри чаралар узгач, киләсе уеннар уздыручы ил үзенең гореф-гадәтләрен яктыртучы кыска театральләштерелгән тамаша күрсәтә.

Медальләр тапшыру

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Җиңүчеләргә медальләр һәрбер ярышларның тәмамлануына бирелә. Гадәттә беренче, икенче һәм өченче урын яулаган спортчылар махсус пьедесталга басып бүләкләнәләр. Медальләр тапшырылгач, җиңүче спортчыларның дәүләт байраклары күтәрелә һәм алтын медаль алган спортчы иленең гимны яңгырый. Медальләр белән бүләкләү тантанасы ярышлар тәмамланган көнне үк уздырыла алмаса, ахыр чиктә бер көн соңрак узарга мөмкин.

Паралимпия спорт төрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Җәйге Паралимпия спорт төрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Кышкы Паралимпия спорт төрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Паралимпия уздырылган урыннар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Ел Җәйге Паралимпия уеннары Кышкы Паралимпия уеннары
СаннарУрыннарСаннарУрыннар
1960I Җәйге Паралимпия уеннарыИталия байрагы Рум, Италия
1964II Җәйге Паралимпия уеннарыЯпония байрагы Токио, Япония
1968III Җәйге Паралимпия уеннарыИзраиль байрагы Тел-Әвив, Исраил
1972IV Җәйге Паралимпия уеннарыАлмания байрагы Гейдельберг, Алмания
1976V Җәйге Паралимпия уеннарыКанада байрагы Toronto, КанадаI Кышкы Паралимпия уеннарыШвеция байрагы Орнсколдсвик, Швеция
1980VI Җәйге Паралимпия уеннарыНидерландлар байрагы Арнем, НидерландларII Кышкы Паралимпия уеннарыНорвегия байрагы Гейло, Норвегия
1984VI Җәйге Паралимпия уеннарыБөек Британия байрагы Сток-Мандевиль, Бөек Британия
АКШ байрагы Нью-Йорк, АКШ
III Кышкы Паралимпия уеннарыАвстрия байрагы Инсбрук, Австрия
1988VIII Җәйге Паралимпия уеннарыКөньяк Корея байрагы Сеул, КореяIV Кышкы Паралимпия уеннарыАвстрия байрагы Инсбрук, Австрия
1992IX Җәйге Паралимпия уеннарыИспания байрагы Барселона, ИспанияV Кышкы Паралимпия уеннарыФранция байрагы Альбервиле, Франция
1994VI Кышкы Паралимпия уеннарыНорвегия байрагы Лиллехаммер, Норвегия
1996X Җәйге Паралимпия уеннарыАКШ байрагы Атланта, АКШ
1998VII Кышкы Паралимпия уеннарыЯпония байрагы Нагано, Япония
2000XI Җәйге Паралимпия уеннарыАустралия байрагы Сидней, Австралия
2002VIII Кышкы Паралимпия уеннарыАКШ байрагы Солт-Лейк-Сити, АКШ
2004XII Җәйге Паралимпия уеннарыГреция байрагы Афиннар, Греция
2006IX Кышкы Паралимпия уеннарыИталия байрагы Турин, Италия
2008XIII Җәйге Паралимпия уеннарыКытай байрагы Пекин, Кытай
2010X Кышкы Паралимпия уеннарыКанада байрагы Ванкувер, Канада
2012XIV Җәйге Паралимпия уеннарыБөек Британия байрагы Лондон, Бөек Британия
2014XI Кышкы Паралимпия уеннарыРоссия байрагы Сочи, Россия
2016XV Җәйге Паралимпия уеннарыБразилия байрагы Рио-де-Жанейро, Бразилия
2018XII Кышкы Паралимпия уеннарыКөньяк Корея байрагы Пхёнчхан
2020XVI Җәйге Паралимпия уеннарыЯпония байрагы Токио, Япония
2022XIII Кышкы Паралимпия уеннарыКытай байрагы Пекин, Кытай
2024XVII Җәйге Паралимпия уеннарыФранция байрагы Париж, Франция
2028XVIII Җәйге Паралимпия уеннарыАКШ байрагы Лос-Анджелес, АКШ