Лиллехаммер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лиллехаммер latin yazuında])
Лиллехаммер
Карта
Ил Норвегия
Регион Эстланн
Фүлке Оппланн
Координатлар 61°6'52.70"тн, 10°28'2.75"кнч
Мэр Сүннөве Бреннен Клеметруд
Нигезләнгән 1390
Мәйдан 477.44 км²
Мәркәз биеклеге 150 м
Климат уртача
Халык саны 26 206 кеше
почта индекслары LT-31001, LT-31007
Рәсми сайт lillehammer.kommune.no
Кардәш шәһәрләр Отран[d], Гейвард (Висконсин), Һөрсһольм, Оберхоф, Оулайнен[d], Сиодзава[d], Дүсселдорф, Лександ[d] һәм Радвилишкис[d]
Лиллехаммерга көнбатыштан күренеш

Ли́ллехаммер (норв. Lillehammer) — Оппланн губернасында, Норвегиядәге шәһәр һәм коммуна.

Лиллехаммер шәһәре башкала Ослодан 176 чакрымда урнашкан. Гломма елгасының ике як яры буйлап мәһабәт таулар сузылып киткән. Шул тау битләрендә бер-берсенә сыенышып диярлек йортлар тезелешеп утыра. Халкы 25 меңләп кенә.

Лиллехаммерның үз университеты бар. Август ахырында, яңа уку елы башлангач, бу шәһәр студентлар исәбенә тагын 5 мең кешегә арта.

Шәһәрдә һәм коммунада иң яхшы спорт базалары, чаңгы курортлары, шәп трассалар, суперчаңгылар, тауга күтәргеч җайланмалар эшли. 1994 ел Кышкы Олимпия уеннары нәкъ менә шунда узган иде. Олимпия символы – тау битендә ясалган зур трамплин ерактан ук үзенә чакырып тора.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]