Теннис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Теннис latin yazuında])
Теннис

Халыкара федерация ITF
Беренче тапкыр искә алына 1884 ел
Сыйфатламасы
Категория туплы уен
кирәк-ярак ракетка
Үткәрелү урыны корт (балчык, чирәм, хард)
Уйналу вакыты чикләнмәгән
Олимпия уеннарында 1896дән

Теннис (ингл. lawn — чирәмлек һәм фр. tenez — мәгез, алыгыз) — мәйданчыкта (уртасына ятьмә сузылган кортта) кечкенә туп һәм ракетка кулланып уйнала торган спорт уены. Теннисчының максаты — тупны ракетка ярдәмендә , көндәше кире кайтара алмаслык итеп, каршы якка җибәрү. Ике уенчы бер-берсенә каршы уйный торган (ялгыз уен) һәм ике кешедән торган ике команда бер-берсенә каршы уйный торган (парлы уен) спорт төре.

Хәзерге вакытта теннисның рәсми атамасы – лаун-теннис. Элегрәк уйнала торган реал-теннистан аермалы буларак, хәзер уенчылар түбә астында гына уйнамыйлар, ә ачык һавада да ярыша алалар. Шулай ук хәзерге тенниста кортның сыйфаты да нык аерылып тора.

Теннис XIX гасыр урталарында Англиядә барлыкка килә, ул «корольләр уены» булып санала. 1913 елда Халыкара теннис федерациясе (ИТФ) оеша. 1877 елда Уимблдон турниры, 1900 елда Дэвис кубогы, 1963 елда Федерация кубогы ярышлары оештырыла башлый. 1978 елдан теннис буенча дөнья чемпионатлары үткәрелә. 1988 елда әлеге спорт төре яңадан Олимпия уеннары программасына кертелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]