Алкалы хоккей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алкалы хоккей latin yazuında])
Алкалы хоккей. Россия Банкының Алтын тәңкәсе, 200 сум, 2010 ел.

Алкалы яки шайбалы хоккей — махсус боз мәйданчыгында кәшәкәләр һәм алка («шайба») кулланып уйнала торган командалы спорт уены, хоккей төре. Уенның максаты — алканы көндәшләр капкасына кертү. Матчта күбрәк алка керткән команда җиңүче була.

Бу уен кайчан һәм кайда барлыкка килгән?[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Теге яки бу спорт төренең кайда барлыкка килүен төгәл генә билгеләү кыен, шулай да алкалы хоккейның туган җире дип Канаданы, ә туплы хоккейның ватаны дип Россияне санау кабул ителгән.

Хоккейның Канадада килеп чыгуы турында бик күп карашлар бар. Шуларның берсе буенча, бу спорт төре башта Англиядә уйлап табылган, аннары инглиз укчылары аны Галифакска алып кайтканнар, һәм шәһәр халкы яңа уен белән мавыгып киткән.

1870 елларда ук алкалы хоккей Канадада уздырылган кышкы спорт бәйрәмнәре программасына кертелә. Хоккейның беренче кагыйдәләре Монреаль үниʙиpcитите студентлары тарафыннан төзелә. Бозга куелган ике таш — капка ролен үти башлый, алар ярдәмендә алка керергә тиеш булган аралык үлчәмнәре билгеләнә.

Беренче официаль матч 1875 елның 3 мартында Монреаль шәһәренең «Виктория» боз мәйданчыгында үтә.

Ул вакыттагы хоккей бүгенгесеннән бик нык аерылып тора. Һәрбер командада бары тик тугыз уенчы (хәзер унсигездән дә ким түгел) була, алар бер матч дәвамында алышынмыйча уйныйлар. Шайба (алка) түгәрәк агач кисәге рәвешендә була.

Фредерик Артур Стэнли

аᴙк тубы тарихындагы кебек, хоккейда да капкадагы ятьмә бик күп вакытлар узганнан соң гына кулланыла башлый. Беренче тапкыр ул 1900 елда гына барлыкка килә һәм балык тота торган ятьмәдән эшләнә. Шуннан соң алканың капкага керү-кермәвенә бәйле бәхәсләр (кайвакыт алар командаларның сугышуына да китергән) юкка чыга. Казыйларга һәм хоккейчыларга капка алынуын билгеләү шактый җиңеләя. Бераздан капкага металл ятьмә элә башлыйлар. Ул нык була, әмма кайвакыт алканың, бәреп кертүдән соң артка атылып китеп, капкачыны яки капка янында торган башка уенчыны җәрәхәтләү очраклары күзәтелә. Әлеге кимчелекне бетерү өчен, бәрү көчен киметә торган һәм капка эченә тарттырылып куела торган икенче — баудан ясалган ятьмә куллана башлыйлар. Бүгенге көн сеткасы металл һәм баудан ясалган ятьмәләрнең кушылмасыннан гыйбарәт.

Беренче Стэнли куᴨысы

Алкалы хоккейның беренче рәсми кагыйдәләр тупланмасы 1886 елда басылып чыга. Кагыйдәләр кодексының авᴛыры Канада хоккеисты Райан Смит була. Шул ук 1886 елда Канада һәм Англия командалары арасында беренче халыкара очрашу уздырыла (канадалылар I иңүгә ирешә). Шуннан бирле чемпионатлар ел саен үткәрелә башлый, ә җиңүчеләргә Стэнли куᴨысы тапшырыла.

Стэнли куᴨысы 1893 елда Канада янaрал-губернатьıpы, британияле лорд Фредерик Артур Стэнли тарафыннан илнең иң яхшы командасын бүләкләү өчен кертелә.

Элек барлык матчлар да ачык һавада үткәрелә, ә беренче ябык боз мәйданчыклары бары 1870-1890 елларда гына барлыкка килә. Ябык боз мәйданчыгы табигый бозы булган зур сарай яки ангар рәвешен ала. Салкынны яхшы үткәргәнлектән, бу бина хоккей уйнау өчен бик кулай була.

Уенның барлыкка килү-141 нан алып 1903 елга кадар Яуpупалылар табигый боз өстендә уйныйлар. Беренче ясалма боз Лундьıнда барлыкка килә, шуннан соң боз мәйданчыкларын камилләштерү һәм яңаларын төзү эше башланып китә. Тиздән Бөек Британия хоккейны профессиональ спорт төре дәрәҗәсенә күтәрә, ләкин озакка түгел... Сугышлар (Беренче бөтендөнья һәм Икенче бөтендөнья сугышлары), башка спорт төрләре белән беррәттән, хоккейга да тискәре йогынты ясый.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң уен тагын җанланып китә. Хоккейның яңа йолдызлары кабына, яңа хоккей державалары барлыкка килә. XX гасырның икенче яртысында иң көчлеләр булып СССР, Чехословакия һәм Канада җыелма командалары санала.

XX гасыр ахыры — XXI гасыр башында мәйданга яңа лидерлар чыга. Шундыйлардан Әᴍᴎpикә Кушма Штатлары, Финлəндия, Чихᴎя һәм Шеʙитсә командаларын атарга мөмкин. Финлəндия, Чихᴎя, Шеʙитсә һәм Россия җыелма командалары 1996-1997 еллар сезоныннан башлап ел саен Евротур турнирын уздыралар.

Россия хоккееның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елдан соң илебездә туплы хоккей (рус хоккее, ул «бенди» дип тә атала) популәрлаша. Хәтта хатын-кыз командалары да була. Ә шайбачы уенны, нигездә, бу спорт төрен уку программасы кысаларында өйрәнгән физик культура югары уку йорты студентлары уйный.

Россия алкалы хоккей үсешенең башлану ноктасы дип Бөтенсоюз физик культура комитетының 1946-1917 еллар сезонында алкалы хоккей буенча СССР чемпионаты үткәрү турындагы карарын саныйлар.

Элегрәк ярышларны Бөтенсоюз хоккей сикcәсе оештырса, 1959 ел-дан бу эш туплы һәм алкалы хоккейны берләштергән Хоккей федерациясе карамагына күчә. 1967 елда ул Хоккей федерациясе (алкалы хоккей) белән Туплы һәм чирәмдәге хоккей федерациясенә бүленә.

1952 елның 1 апрелендә Сәвитлар Союзының хоккей берләшмәсе Халыкара боздагы хоккей лигасына аяк баса. 1978 елдан бу лига ИИХФ (International Ice Hockey Federation — Алкалы хоккей халыкара федерациясе) исемен ала.

Уен кагыйдәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хоккей кагыйдәләре еллар дәвамында бик күп һәм бик җитди үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән, XIX гасырда мәйданчыктагы хоккейчыларның саны тугызга тугыз, соңрак җидегә җиде була. Уенчылар алышынмыйча уйный, ә команда саcтафына бүгенге көн өчен гадәти булмаган амплуалы хоккейчылар керә. Мәсәлән, ровер (ингл. rover — сукбай, зимагур) — көндәшләр капкасы янында гына уйнау хокукы булган һөҗүмче.

Шайба (алка) уенга башкача кертеп җибәрелгән. Казый алканы бозга куйган һәм тиешле боерык биргәннән соң гына читкә киткән. Еллар узу белән генә шайбаны ата башлыйлар.

Озак вакытлар дәвамында көч кулланып уйнау бары тик саклану зонасында гына рөхсәт ителә. 1970 елдан гына мәйданчыкның бар җирендә дә көч кулланырга мөмкин дип табыла.

Иң зур үзгәрешләрнең берсе 2001 елда ясала: «кызыл сызык кагыйдәсе» кире кагыла. Уенчының, бу кагыйдә буенча, саклану зонасыннан атылып, урта зонаны узган алканы кабул итәргә хокукы булмый. Мондый яңарышлар уенны хәрәкәтлерәк, үткенрәк һәм карарга кызыграк итү өчен кертелә.

Мәйданчык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданчык тигез боз өслекле турыпочмаклыктан гыйбарәт. Мәйданның озынлыгы 56-61 м, киңлеге —30 м (Төньяк Америка мәйданчыклары таррак).

Мәйданчык 1,20-1,22 м озынлыклы, кырыйлары түгәрәкләнгән (радиусы-7-8,5 м) бортчык белән әйләндереп алына. Тышкы (капка артындагы) бортын 4 м ераклыкта, аркылыга кызыл капка сызыклары үткәрелгән. Бу сызыкларга параллель рәвештә (алардан 10 м ераклыкта) зәңгәр сызыклар билгеләнгән, алар мәйданчыкны өч зонага бүлә: саклану зонасы, урта зона һәм һөҗүм итү зонасы. Урта сызык мәйданчык аркылы үткәрелә һәм аны ике тигез өлешкә бүлә. Мәйданчыкның үзәгендә (урта сызыкта) үзәк нокта билгеләнә, бу ноктада һәрбер период башында һәм капка алынганнан соң, алка атыла. Алканы ату нокталары шулай ук ике якта, капкадан 6 м ераклыкта, һәм урта зонада, зәңгәр сызыклардан 1,5 м ераклыкта билгеләнгән. Капка янындагы алка ату нокталары (яки ахыргы алка ату нокталары) һәм үзәк нокта тирәсендә радиусы 4,5 м булган әйләнә үткәрелгән.

Боз өстендә, казый өстәле янында, радиусы 3 м булган ярымтүгәрәк рәвешендәге махсус зона билгеләнгән: ул казый мәйданчыгы дип атала. Баш казый башка казыйларга нәрсәдер хәбәр иткәндә яки алар белән теге яки бу уен моменты турында киңәшләшкәндә, хоккейчыларның бу зонада булырга хокукы юк.

Капка һәм капка мәйданчыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Капка рамы ике вертикаль терәктән һәм аларны тоташтыручы кызыл төстәге горизонталь өрлектән гыйбәрәт. Капканың биеклеге (боз өслегеннән өрлеккә кадәр) 122 см, киңлеге (эчке озынлыгы) 183 см.

Вертикаль терәкләрдә штырьлар (кире чыкмасын өчен очы сырлы итеп эшләнгән кадаклар) бар, алар капкаларның бер урында торуына булышлык итәләр. Капканы бозга катырып кую тыела. Сакланучы команда уенчысы капканы юри урыныннан кузгатса, аңа штраф салына. Капка алдында кызыл сызык белән капка мәйданчыгы билгеләнә (гадәттәтә ул ярымтүгәрәк рәвешендә була). Капка мәйданын чикләүче сызыклар аның бер өлеше булып санала.

Кәшәкә һәм шайба (алка)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алка (шайба)

Шайба резинадан эшләнгән кара төстәге каты яссы дисктан гыйбарәт. Алканың биеклеге 1 дюйм (2,54 см), диаметры 3 дюйм (7,62 см), авырлыгы 156-170 г.

Шайба уенга бары бер юл белән — атып кертелә. Кагыйдә буенча, шайба бозга төшеп җитмичә, уенчыларның аңа кагылырга хокукы юк.

Кәшәкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уенчы һәм капкачы кәшәкәләре

Хоккей кәшәкәсе ыргак һәм саптан (таяктан) тора. Аның үкчәсеннән (сап белән ыргакның тоташкан урыныннан) сабының башына кадәр озынлыгы 163 см, үкчәдән ыргак башына кадәр 32 см. Сапның максималь киңлеге 3 см, калынлыгы 2,5 см. Ыргакның киңлеге 5 см дан да ким һәм 7,5 см дан да озынрак булмаска тиеш. Капкачы кәшәкәсе ыргагының һәм сабының максималь киңлеге 9 см, үкчәсенеке —11,5 см. Аның ыргагы башка уенчылар кәшәкәсе ыргагыннан киңрәк кенә түгел, озынрак та —39 см. Кәшәкәләр агачтан һәм башка материаллардан эшләнә. Аларның теләсә кайсы урыны изолента белән чорналырга мөмкин.

Ыргак бөгелешенең тирәнлеге 1,5 см дан артмаска тиеш. Уенчы стандартка туры килмәгән зурлыкта кәшәкә кулланса, аңа штраф салына. Еш кына рефери (баш казый) кәшәкәне каршы як командасы таләбе буенча үлчи. Әгәр стандартлардан читкә чыгу күзәтелсә, гаепле уенчыга кече штраф салына.

Сынган кәшәкә белән уйнау тыела. Уенчы, кәшәкәсенең барлык сынган өлешләрен бозга ташлаганнан соң гына, уенын дәвам итә ала.

Уенчының экипировкасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уенчының экипировкасына (кәшәләрдән кала) тимераяклар, махсус кием (униформа) һәм саклагыч амуниция (хоккейчының кәшәкәдән һәм кием-салымнан башка кирәк-яраклары)

Хоккей униформасы свитер, хоккей шортигы һәм шлемнан гыйбарәт һәм (шлем шулай ук саклагыч вазифаны үти). Уенчының свитеры һәм шортигына номер языла. Ул кабул ителгән зурлыкта һәм кием төсенә контраст төстә булырга тиеш. (Кайбер уенчы-үзләренә гадәти булмаган номер алырга яратканга, ИИХФ махсус чик-кертергә мәҗбүр була: хоккейчыларның номерлары 1 дән 99 га кадәр төрләнә ала.) Свитерның артына уенчының фамилиясе дә языла. Капитан кигән свитерның алгы ягына «С» хәрефе (ингл. captain — капитан), ә ярдәмчеләрнең свитерларына «А» хәрефе (ингл. assistant — ассистент) төшерелә. Әгәр көндәш командаларның киемнәре төсләре белән охшаш булса, һәм бу уен процессында буталчыклык китереп чыгарса (мәсәлән, гол кертүче яисә кагыйдә бозучыны билгеләгәндә), «хуҗа» команда рефери таләбе буенча формасын алыштырырга тиеш. Формадагы бертөрлелек кагыйдәсе уенчыларның шлемнарына да кагыла, бары капкачы гына башка уенчыларныкына охшамаган төстәге шлем кия ала.

Хоккейчының саклагыч амунициясе шлем, перчаткаларны һәм шулай ук форма өстеннән киелә торган тез саклагычларны, терсәк саклагычларны, калканны (кечкенә шчит) һ.б. үз эченә ала. ИИХФ исеме астында үткәрелә торган матчларда уенчылар халыкара стандартларга туры килә торган һәм кагыйдә буенча дөрес итеп каптырылган саклагыч шлемнар киеп уйнарга тиеш. Хоккейчы уен вакытында мәйданчыкка каптырылмаган каешлы шлем киеп чыкса, аңа кече штраф салына.

Голкипер (капкачы) экипировкасына битне тулысынча каплый торган капкачы битлеге, форма өстеннән аякка киелә торган (киңлеге 30 см дан узмаган) калканнар, перчатка-тозак һәм голкиперның кәшәкә тоткан кул чугын каплый торган калкан (блин) керә. Калкан һәм тозакның киңлеге 21 см дан, ә биеклеге 42 см дан артмаска тиеш.

Халыкара кагыйдәләр буенча 20 яшькә кадәр уенчыларның барысы да .махсус битлекләр киеп уйнарга тиеш (аларны еш кына «битлекчеләр» дип тә атыйлар). Мондый битлекләрне индивидуаль рәвештә зуррак яшьтәге хоккейчылар да кия ала.

Уен барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хоккей матчы чиста уен вакытының 60 минутын — араларында 15 минутлык тәнәфесе булган 20 минутлы 3 периодны үз эченә ала. Уен вакытын казый-хронометрист саный. Һәр периодтан соң көндәшләр капкаларын алыштыралар. Командалар матч дәвамында берәр тайм-аут (ингл. timeout — тәнәфес) алырга мөмкин: бу төп яки өстәмә вакытта, бары тик уен туктап торганда гына эшләнә.

Ярышлар регламенты буенча, уен тигез исәпкә бетә алмаса, 5, 10 яки 20 минутлык өстәмә период — овертайм (ингл. overtime — эш сәгатеннән соң булган вакыт) билгеләнә. Уен беренче голга (хоккей жаргонында — «көтелмәгән үлем») кадәр дәвам итә. Кайбер ярышларда, әгәр овертаймда да җиңүче ачыкланмаса, ничья билгеләнә, һәм көндәшләр берәр очко ала (төп вакытта җиңү яулаган команда 3, овертаймда отканы 2 очкога лаек була, төп вакытта җиңелгәннәр бер очко да алмый). Дөнья чемпионатларында (плей-офф стадиясендә) мондый очракта матчтан соң буллитлар сериясе атыла. Стэнли куᴨысы ярышларында исә овертаймда уен һәрвакыт беренче голга кадәр дәвам итә (бу вакытта өстәмә периодларның саны да, матчның гомуми озынлыгы да исәпкә алынмый).

Команда саcтафы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәр командадан матчка егерме икегә кадәр хоккейчы (егерме уенчы һәм ике капкачы) тәкъдим ителә ала.

Уен вакытында мәйданчыкка һәр командадан алты хоккейчы чыга (әгәр бер яки берничә уенчыга штраф салынган булса, мәйданчыктагы партнерларның саны биштән яки дүрттән артмаска тиеш). саcтафның саны бозылган очракта, командага кече эскәмия штрафы (эскәмиядә 2 минут утыру) салына.

Казыйлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баш казый

Уен барышын боз өстендә рефери (яки баш казый) һәм аның ике ярдәмчесе күзәтеп тора. Алар униформа (кара чалбар һәм аклы-каралы буйлы свитер), тимераяклар кияләр, ә күптән түгел генә әлеге киемнәргә кара төстәге хоккей шлемы да өстәлде. Рефери, гомумән, уен барышын контрольдә тота. Аның карары хәлиткеч була. Казыйның ярдәмчеләре проброс (ыргытып тидерә алмау), «уеннан тыш» халәтне һәм хоккеистчыларның яки алканың теге яки бу зонада урнашуы белән бәйле төрле уен моментларын билгелиләр (рефери ярдәмчеләрен инглизчә нәкъ шулай атыйлар да: linesmen — сызыктагы кешеләр).

Казый бригадасына шулай ук капка алынуын билгели торган ике казый (һәр яктан берәү); уенның исәбен билгели торган казый (бер яки ике ярдәмчесе белән); казый-хронометрист, казый-информатьıp, штраф салынган уенчылар эскәмиясендәге казыйлар, шулай ук уенны видеога төшерүне тәэмин итүче казый керә. Капка алыну белән бәйле бәхәсле ситуациядә рефери, хәлиткеч карар чыгару алдыннан, уен видеоязмасының кирәкле фрагментын карый ала.

Матч вакытында команда капитаны яки аның берәр ярдәмчесе генә (алар бу вакытта штраф салынган уенчылар эскәмиясендә утырмасалар) казый белән бәхәскә керә ала.

Капканың алынуы баш казый тарафыннан билгеләнә. Гол саналсын өчен, алка ян-як беркетмәләр арасындагы капка сызыгын тулысынча кисеп үтәргә тиеш.

Алка капкага һәр очракта да һөҗүм итүче уенчы кәшәкәсеннән кермәскә мөмкин. Әгәр ул, уенчының атуыннан соң, кайсыдыр партнерның тимераягына тиеп капкага керсә, гол санала. Ә хоккейчы алкага аягы белән юри типсә, гол исәпкә алынмый.

Әгәр алка капкага сакланучы команда уенчысына бәрелеп кергән, яки ул аны ничектер үзе керткән икән, гол санала. Алка капкага югары күтәрелгән кәшәкә белән атылса, яки, алка кергәнче, капка урыныннан кузгалса, гол исәпкә алынмый.

Һөҗүм итүче команда уенчысы, алка кергәнче, көндәшләр капкасы мәйданчыгында торса, гол саналмый.

Кагыйдә бозу очраклары һәм штрафлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хоккейда еш күзәтелә торган кагыйдә бозу очраклары:

  • көндәшне этү (шулай ук кәшәкә белән төртү һәм бортка этү);
  • алкасыз уенчыга һөҗүм итү (көч кулланып уйнау бары тик алканы хәзерге вакытта контрольдә тоткан уенчыга карата гына рөхсәт ителә, шул ук вакытта аңа каршы икедән дә артык адым ясарга ярамый), шулай ук капкачыга һөҗүм итү (хәтта капкадан ераккарак китсә дә, аңа тию кагыйдә бозу булып санала);
  • аяк чалу, көндәшне кул белән тотып туктату, эләктереп алу, арттан һөҗүм итү;
  • көндәшкә сугу (мәсәлән, терсәк белән);
  • югары (җилкәдән югары) күтәрелгән кәшәкә белән уйнау, кәшәкә белән сугу, шулай ук сынган яки стандартка туры килмәгән кәшәкә белән уйнау;
  • алканы кул белән тоту, алка өстенә юри егылу;
  • тупас уйнау, сугышу;
  • спорт нормаларына һәм дисциплинага туры килмәгән тәртип.

Кагыйдәләр буенча түбәндәге җәзалар каралган: кече штраф, кече эскәмия штрафы, зур штраф, дисциплина нормаларына туры килмәгән тәртип өчен бирелә торган штраф, матч ахырына кадәр уеннан чыгарылу һәм штрафной (буллит) ату.

Кече штрафка тартылган хоккейчы чиста уен вакытының 2 минутына мәйданчыктан чыгарыла, һәм бу вакытта аны (әгәр ул травма алмаса) башка уенчы алыштыра алмый. Кагыйдәне капкачы бозган икән, ул уен мәйданыннан чыгарылмый, аның өчен партнерларының берсенә штраф салына, һәм команда сан ягыннан азрак саcтафта уйный. Көндәш команда гол кертсә, штрафка тартылган уенчы мәйданчыкка вакытыннан алда чыга.

Кече эскәмия штрафы конкрет уенчыга түгел, ә кагыйдәне бозган өчен, командадагы уенчыларның барысына да салына (мәсәлән, сан ягыннан саcтафны бозу). Кече штрафны «түләү» өчен, тренер капкачыдан башка теләсә нинди уенчыны сайлый ала.

Беренче зур штрафка тартылган уенчы (капкачыдан кала һәркем) чиста вакытның 5 минутына уеннан чыгарыла, бу вакытта аны берәү дә алыштыра алмый. Кабатланган зур штраф (бер уен эчендә) автомат рәвештә гаепле уенчының матч ахырына кадәр уеннан чыгарылуына китерә, һәм аның командасы 5 минут азчылыкта уйный.

Уен ахырына кадәр уеннан чыгарылган хоккейчы киенү бүлмәсенә кереп китә. Ул, ялгыш гамәле ярышлар үткәрү буенча җаваплы оешма тарафыннан тикшерелгәнче, команданың алдагы уеннарында катнаша алмый.

Уенчы кагыйдәне бозган вакытта, аның 2 (яки 2 дән күбрәк) партнеры штрафка тартылучылар эскәмиясендә утырса, аңа кичектерелгән штраф салына. Кагыйдә буенча, мәйданчыкта һәрбер командадан кимендә 3 уенчы (капкачыдан башка) булырга тиеш. Шуңа күрә бу очракта гаепле уенчы мәйданчыктан чыгарыла, аны, элегрәк штрафка тартылган партнерларның кайсы да булса берсенең штраф вакыты беткәнче, башка уенчы алыштырып тора.

Шулай ук һәр ике якның да кагыйдә бозу очрагы теркәлергә мөмкин. Ул «гадәти» кагыйдә бозудан уенчы-көндәшләрнең икесенә дә штраф салынуы белән аерылып тора. Гаеплеләр, берәр команда гол керткән очракта да, штраф вакыты беткәнче, бозга чыга алмый.

Штрафной (буллит) түбәндәге очракларда билгеләнә:

  • саклана торган команданың уенчысы, көндәшенә гол керттермәскә теләп, махсус рәвештә капканы күчерсә (әгәр моны капкачы түгел, ә башка уенчы эшләсә, аңа да өстәмә рәвештә зур штраф салына);
  • уенчы (капкачыдан кала), үз капкасы мәйданчыгында торган килеш, юри алка өстенә ятса, аны кулына алса;
  • сакланучы команда уенчысы үзенең саклану зонасында кәшәкәсен (яки аның сынган өлешен) юри алка өстенә ташласа;
  • капкачы белән бергә-бер чыккан уенчыга сакланучы команда уенчысы гол керттермәс өчен һөҗүм итсә (яки екса);
  • матч бетәргә 2 (яки азрак) минут кала штрафка тартылган уенчылар эскәмиясендә кимендә ике уенчысы утырган команда сан ягыннан саcтафын бозса.

Казый сигналы буенча буллит атучы уенчы алканы үзәк ноктадан көндәшләре капкасына туктамыйча алып бара һәм капкага кертергә тырыша.

Буллит вакытында капканы бары тик капкачы гына саклый. Штрафной атыла башлаганчы, ул капка мәйданчыгыннан чыгарга тиеш түгел. Буллит атучы уенчы алкага кагылгач, голкипер капканы рөхсәт ителгән теләсә нинди юл белән саклый ала. Алка атылганнан соң, буллит төгәлләнгән булып санала. Уенчы капка терәкләренә, ян бортка яки капкачыга бәрелеп кире килгән алкага кабат суга алмый.

Әгәр көндәшләр белән тигез саcтафта уйнаучы (яки мәйданчыктан уенчылары күбрәк булган) команда хоккейчысы ниндидер юл белән алканы мәйданчыкның үз зонасыннан икенче команданың капка сызыгы артына җибәрсә, уен туктатыла. Алка уенга ахыргы алка ату ноктасында, кагыйдәне бозган команда ягында кертелә.

Уенчы алканы, үз зонасыннан җибәреп, көндәшенең капкасына кертсә, гол санала, һәм бу очракта проброс билгеләнми.

Әгәр, сызык янында торучы казый фикеренчә, каршы як командасы уенчысы (голкипердан кала), мөмкинлеге булып та, алканы, ул капка сызыгын кисеп үткәнче, тота алмаса, проброс билгеләнми, һәм уен туктатылмый.

«Уеннан тыш» халәт турындагы кагыйдә күп очракта хоккей тактикасын билгели. Бу кагыйдә буенча һөҗүм итүче хоккейчылар һөҗүм итү зонасына алкадан алда керә алмыйлар. Зәңгәр сызыкка карата хоккейчының позициясе аның кәшәкәсе буенча түгел, ә тимераякларына карап билгеләнә. Әгәр уенчының ике тимераягы да зәңгәр сызык артында, һөҗүм итү зонасында икән, ул «уеннан тыш» санала.

«Уеннан тыш» халәт — хоккейда передача (пас бирү) белән бәйле бердәнбер чикләү.

Ярышлар формуласы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хоккей турнирлары ике схема (әйләнмә һәм уеннан төшеп калу) буенча үткәрелә.

Әйләнмә схема буенча барлык командалар бер-берсе белән билгеле бер санда матчлар үткәрә: җиңүче барлык уеннарда җыелган очколар санына карап билгеләнә. Хоккей буенча СССР беренчелегендә озак еллар дәвамында нәкъ шулай уйныйлар.

Уеннан төшеп калу схемасын шулай ук «кубоклы» схема яки «плей-офф» дип атыйлар. Катнашучы командалар парларга бүленә. Парларның җиңүчеләре ярышның киләсе этабына үтә, анда командалар (жирәбә яки алдан билгеләнгән ярыш схемасы буенча) яңадан парларга бүленә, һәм бу финалга — җиңүче билгеләнгәнгә кадәр шулай дәвам итә. Ярымфиналда җиңелгән командалар өченче урын өчен үзара ярыша.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]