Нәфис гимнастика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәфис гимнастика latin yazuında])
2000 елгы Сидней Олимпия уеннарындагы Греция нәфис гимнастларының төркем чыгышы
Нәфис гимнастиканың олимпик пиктограммасы

Нәфис гимнастикаспорт төре, корал кулланып (сикергеч, кыршау, туп, чукмар, тасма) яки бер әйберсез музыка уйнавы дәвамында төрле гимнастик һәм бию күнегүләрен ясау.

Ул балеттан музыка, хореография элементларын алган. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче спортчылар шуңа күрә ритмны тоярга, музыканы аңларга тиеш. Аларның хәрәкәтләре нәфис, һәр хәрәкәт аерым мәгънәгә ия. Ә спорттан исә нәфис гимнастика акробатика, гимнастика элементларын алган. Шуңа күрә спортчылар җитез, сыгылма, түзем һәм көчле дә булырга тиеш. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүчеләргә ике юнәлештә – эстетика һәм спорт – үсеш алырга туры килә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]