Җәйге Универсиада 2013

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәйге Универсиада 2013 latin yazuında])
XXVII Җәйге Универсиада
XXVII Летняя Универсиада
XXVII Summer Universiade
Уздыру урыны:

Татарстан байрагы Россия байрагы Казан

Оешма төре:

Бөтендөнья студент-яшьләр спорт ярышлары

Рәсми теле:

инглиз, француз, рус

Җитәкчеләр
Ачучы

Россия байрагы

Ябучы

Россия байрагы

Нигезләү
Ачылу

6 июль 2013 ел

Ябылу

17 июль 2013 ел[1]

Катнашучы илләр: 170 тирәсе

Спорт төрләре: 27

Катнашучы спортсмен: 13000 тирәсе

Медалләр: 327


Җәйге Универсиада 2013 — 2013 елда Казанда үткән универсиада.

XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада — 2013 елгы бөтендөнья студент-яшьләрнең спорт ярышлары. Җәйге Универсиадаларның иң төньяктагы башкаласы Казан шәһәрендә (Татарстан, Россия) үтте. Универсиада дәвамында 300-дән артык медаль комплекты уйнатылды — бу үзенә карата бер рекорд[2].

Шәһәрне сайлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елның 31 маенда Универсиада Казанда үтәчәк дигән карар Халыкара университетлар спорты федерациясенең (FISU) Брүссел шәһәрендә үткәрелгән тавыш бирүе белән кабул ителгән иде. Бу ярышны үзләрендә уздыру хокукына Казаннан тыш Испанияның Виго һәм Көньяк Кореяның Куаңҗу шәһәре дәгъва кылган иде. Казан шәһәре Идарә итүче комитетның 27 әгъзәсенең 20 тавышын алды. Бу вакыйгага кадәр Казан 2011 елгы Универсиаданы уздыру хокукы өчен көрәштә Кытайның Шэньчжэнь шәһәрен алга уздырды[3].

Казандагы Универсиаданың әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Универсиаданың презентациясендә (2008 ел)
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Универсиаданың ачылу тантанасында
Универсиада авылы
Ишкәкле спорт төрләре үзәге
медальләр

Универсиада объектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспорт инфраструктурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Универсиада символлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Универсиада символлары логотип, эмблема һәм талисманнан гыйбарәт.

Универсиада логотибында латин әлифбалы U хәрефе язылышына охшаш элементлар булырга тиеш. Бу — Халыкара студентлар спорты федерациясе үткәргән бөтен чаралар символикасына булган таләп. 2013 елгы Универсиада логотибы вертикаль буенча сузылган дүртпочмак формасында эшләнгән. Әлеге дүртпочмакны инглиз телендә язылган Универсиада, Казан, Универсиаданы үткәрү елы, Россия һәм Халыкара студентлар спорты федерациясенең биш йолдызы формалаштыра.

Универсиада эмблемасы латин алфавитындагы U хәрефе һәм 5 континентны символлаштыручы төрле төстәге йолдызлардан тора. Шулай ук Универсиада эмблемасы Бөтендөнья студентлар уеннарының ак әләмендә дә бар. 2013 елгы Универсиада эмблемасы нигезендә — традицион татар орнаменты элементы булган лалә чәчәге. Чәчәк ул — җәй атрибуты, яшьлек һәм үсеш, бәхет-шатлык символы.

Бүген мәгънәви эчтәлеге шактый баеган милли орнамент халык иҗатында мөһим роль уйнваын дәвам итә.

Казан Универсиадасының талисманы — Юни кушаматлы канатлы ак барс малае. Канатлы ак барс — Татарстан Республикасының милли символы. Ул Татарстан гербында да урын алган.

Спорт төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елгы Җәйге Универсиаданың спорт программасына Универсиада тарихында беренче тапкыр 27 спорт төре кертелде. Аларның 13 мәҗбүри спорт төрләре, шуннан тыш Казан программага рекордлы санда өстәмә спорт төрләре тәкъдим итте (14: бокс, ату, синхрон йөзү, академик ишү, байдаркаларда һәм каноэларда ишү, самбо, спорт көрәше, билбау көрәше, шаһмат, авыр атлетика, регби-7, чирәмдәге хоккей, бадминтон, пляж волейболы).

  1. Баскетбол
  2. Судагы поло
  3. Волейбол
  4. Дзюдо
  5. Җиңел атлетика
  6. Өстәл теннисы
  7. Йөзү
  8. Суга сикерү
  9. Спорт гимнастикасы
  10. Теннис
  11. Фехтование
  12. Футбол
  13. Нәфис гимнастика
  14. Бокс
  15. Көрәш
  16. Билбау көрәше
  17. Академик ишкәк ишү
  18. Байдарка һәм каноэда ишкәк ишү
  19. Пляж волейболы
  20. Ату спорты
  21. Авыр атлетика
  22. Чирәмдәге хоккей
  23. Самбо
  24. Синхрон йөзү
  25. Регби-7
  26. Бадминтон
  27. Шаһмат

Катнашучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадада 162 илдән якынча 10 500 кеше катнаша. Россия такымы 663 спортчыдан тора, шул исәптә 51 кеше — Татарстаннан.

Медальләр бәйгесе[4][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урын Ил Гомуми саны
1 Россия 155 75 62 292
2 Кытай 26 29 22 77
3 Япония 24 28 32 84
4 Көньяк Корея 17 12 12 41
5 Беларусь 13 13 14 40
6 Украина 12 29 36 77
7 АКШ 11 14 15 40
8 КАҖ 7 3 4 14
9 Италия 6 17 21 44
10 Австралия 6 4 6 16
11 Литва 6 1 3 10
12 Польша 5 9 16 30
13 Франция 5 9 12 26
14 Алмания 4 6 9 19
15 Азәрбайҗан 4 5 7 16
16 Кытай Тайбэе 4 4 7 15
17 Бразилия 4 3 4 11
18 Маҗарстан 4 2 9 15
19 Казакъстан 3 11 16 30
20 Монголия 3 6 16 25
21 Чехия 3 6 7 16
22 Үзбәкстан 2 7 10 19
23 Таиланд 2 7 6 15
24 Канада 2 5 9 16
25 Төрекмәнстан 2 3 9 14
26 Кыргызстан 2 2 8 12
27 КХДҖ 2 2 2 6
28 Исраил 2 1 1 4
29 Төркия 2 5 7
30 Румыния 2 4 6
31 Португалия 2 2 4
32 Армения 1 5 4 10
33 Иран 1 5 3 9
34 Мексика 1 4 6 11
35 Словакия 1 3 2 6
36 Куба 1 2 2 5
37 Бөекбритания 1 1 4 6
38 Австрия 1 3 4
39 Бельгия 1 1 2
40 Ботсвана 1 1
40 Америка Виргин утраулары 1 1
40 Филипин 1 1
43 Молдова 2 11 13
44 Таҗикстан 2 3 5
45 Сербия 1 8 9
46 Болгария 1 3 4
46 Ямайка 1 3 4
48 Гөрҗистан 1 2 3
48 Латвия 1 2 3
50 Аргентина 1 1 2
50 Испания 1 1 2
52 Финляндия 1 1
52 Индонезия 1 1
52 Һиндстан 1 1
52 Ирландия 1 1
52 Кения 1 1
52 Мадагаскар 1 1
52 Сенегал 1 1
59 Малайзия 3 3
60 Нидерландлар 2 2
60 Швейцария 2 2
62 Албания 1 1
62 Чили 1 1
62 Кот-д’Ивуар 1 1
62 Хорватия 1 1
62 Эстония 1 1
62 Греция 1 1
62 Яңа Зеландия 1 1
62 Словения 1 1
62 Венесуэла 1 1
Барлыгы: 353 351 461 1165

FISU байрагы эстафетасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 Универсиада волонтёрлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Волонтёрлар белән мәгьлүмат пункты

Универсиада чорында 20 мең волонтер хезмәтләр күрсәткән. Аларның күпчелеге диярлек студентлар. Волонтерларның 15 меңе Татарстан егетләре һәм кызлары, 4 мең 500 — Россиянең 50-дән артык югары уку йортларыннан сайлап алынды. Калган 500 чит ил гражданнары.[5]

2013 Универсиада финанс чыгымнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белгечләрнең әйтүенә караганда, 2009 елдан башлап яңа спорт корылмалары төзүгә, элеккеләрен тәртипкә китерүгә, юл-транспорт инфраструктурасын яңартуга һәм Универсиадага әзерлеккә кагылышлы башка мәсьәләләрне хәл итүгә 228 миллиард сум акча тотылган. Аның 67 миллиардын федераль, 81 миллиардын республика бюджеты биргән. Ә 80 миллиард сумы — инвесторлар акчасы.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]