Венесуэла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Боливар Венесуэла Җөмһүрияте
República Bolivariana de Venezuela
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Башкала Каракас
Президент Николас Мадуро
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су
916 445 км²
Халык саны 29 335 489 кеше


Болива́р Венесуэ́ла Җөмһүрияте́ (исп. República Bolivariana de Venezuela, «кечкенә Венеция») – Көньяк Американың төньягында урнашкан дәүләт.

Венесуэла президентлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венесуэла Көньяк Америка кыйтгасының төньяк өлешендә урнашкан һәм Колумбия, Гвиана һәм Бразилия белән чиктәш Латин Америка дәүләте.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венесуэла территориясе 912 050 кв. км били.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венесуэланың башкаласы - Каракас. Иң эре шәһәрләр: Каракас (2100 мең кеше), Маракайбо (1300 мең кеше), Валенсия (1 100 мең кеше), Браксимете (750 мең кеше). Венесуэла - 21 штат, 1 федераль территория, федераль округ һәм федераль биләмәләр составында федерация.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венесуэла - җөмһүрият. Дәүләт башы һәм хөкүмәт - президент. Канун бирүче орган - ике палаталы Милли конгресс (депутатлар палатасы һәм сенат).

Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венесуэла территориясе өч төп ландшафт зонасын кертә: илнең көньягында Гвиана яссы таулыгы (территориянең 45%-ы), төньякта Андларның таулы районы (иң биек нокта - Боливар пигы - диңгез дәрәҗәсе өстеннән 5007 м) һәм үзәк өлештә Ориноко елгасы поймасы (Венесуэла мәйданының өчтән берен били). Кариб бассейны илләре белән чиктәш районда дүртенче зонаны аерып чыгалар - Кариб Кордильерлары.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җире эчендә шактый нефть, табигый газ, алтын, алмаз, тимер рудасы, бокситлар запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климатның хөкем сөрүче типлары - тропик һәм субэкваториаль. Майдан декабрьга кадәр яңгырлар фасылы дәвам итә, алар кайвакыт озакка сузылучы (5-7 көн) характер ала. Январьдан майга кадәр Венесуэла территориясе өстеннән антициклоннар хөкем сөрә торган вакыт һәм коры һава торышы була. Урта еллык температура күрсәткечләре: Гвиана калыккан җире өчен: +27°С уртача еллык явым-төшемнәр дәрәҗәсе 1500 мм булганда; Ориноко поймасы өчен +28°С уртача еллык явым-төшемнәр 1200-1800 мм булганда; Кариб Кордильерлары, мәсәлән, диңгез дәрәҗәсе өстеннән 1623 м биеклектә урнашкан Мерида өчен +19°С явым-төшемнәр 1800 мм булганда.

Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ориноко елгасы бассейны ил территориясенең 70%-ын су белән тукландыра.

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үсемлекләрнең типы районнан районга үзгәрә. Ориноко поймасында - ул сельва, түбәнге ярус лианалар һәм өске катнаш урман джунглисы. Венесуэланың эчке районнарында сельваны саванна алмаштыра, Кордильер районында - 1000-2000 м биеклеккә җитүче яфраклы урман.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны – 29 335 489 кеше (2011). Халыкның биштән бер өлеше Венесуэланың башкаласында, Каракаста яши. Иң тыгыз халык урнашкан район илнең үзәк яр буе районы, анда Каракас, Маракай, Валенсия шәһәрләре бар. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Венесуэлага Европа илләреннән якынча 1 млн испан, итальян, португалияле кеше күчкән. Аклар халыкның 21%-ын тәшкил итә, метислар - 67%, негрлар - 10%, индеецлар - 2%. Венесуэланың дәүләт теле - испан теле. Индеецлар якынча 40 төрле группа телләрендә сөйләшә.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венесуэлалыларның күпчелеге Рим-Католик Чиркәве тарафдарлары. Мәҗүси культлар цивилизациядән ерак кабиләләр арасында саклана.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венесуэла җирен күргән беренче европалылар Колумб кораблары диңгезчеләре булган. Җирле кешеләр белән беренче очрашу 1498 елның августында, Пария ярымутравының көньяк ярлары буенда булган. 1499-1500 елларда Алонсо де Охеда илнең бөтен яр буе буйлап сәяхәт ясаган. Парагуана ярымутравына җиткәч, испан диңгезчеләре аларга итальян Венециясен охшаткан субайлардагы йортлардан зур бистә күргәннәр. Алар күрше култыкны шулай атаганнар да - "Venezuela", бу испанчадан "кечкенә Венеция" дигәнне аңлата. Соңрак бу атама Пария һәм Гуахира ярымутраулары арасында бөтен Кариб диңгезенең көньяк ярына таралган, ә соңыннан илнең кыйтга өлешенә дә. Европалыларның Венесуэла территориясендә беренче торак пункты - Нуэво-Толедо 1520 елда Себастьян де Окампо тарафыннан нигезләнгән. 1528 елда бурычларын каплар өчен император Карл V Венесуэланың зур өлешен Вельзерлар немец банкирлар йортына биргән. Испаннарга алмашка Венесуэлага немец алтын эзләүчеләр төркемнәре килә башлаган, аларның төп максаты булып илнең эчке өлкәләрендә ышану буенча булган Мета һәм Омагуа шәһәрләре булган. 1556 елда Вельзерларның җирләрне үзләштерү хокуклары юкка чыгарылгач, колонизацияне испаннар дәвам иткән. Алтын һәм затлы ташларга ярлы Венесуэла җирләре шикәр камышы, тәмәке, какао үстерү өчен бик яхшы булып чыккан. Сулы чирәмнәре белән саванна мал-туар үстерү өчен зур мөмкинчелекләр тудырган. Икътисадта бу юнәлешләр Венесуэла өчен колониаль чорның беренче ике гасыр дәвамында төп булган. 1730 елда Венесуэланың Ла-Гуайра портына Венесуэла белән сәүдә бәйләнешләрен үстерү өчен испан хөкүмәте тарафыннан булдырылган Гипускоан компаниясенең беренче кораблары килгән. 1800 елда Каракаста 8 чиркәү, 5 монастырь һәм 1500 дән 1800 гә кадәр тамашачы кертә торган "Колисео" ачык күк астындагы театр булган. Отышлы географик урнашуы сәбәпле Венесуэла мәдәният үсешендә уңышларга ирешкән. Монда үз музыка мәктәбе барлыкка килгән, ул Чакао Мәктәбе булган, аны критиклар "Венесуэла музыка могъҗизасы" дип атаганнар. XIX гасырның 30 еллары башында Венесуэла бәйсез дәүләт статусына ия булган. XX гасыр башына кадәр Венесуэла үзара граждан сугышлары чиратын кичергән. Венесуэла территориясендә нефть чыганаклары ачу белән һәм аларны үзләштерү башлану белән тиз темплар белән илнең икътисады үсә башлаган. 1920-нче еллар ахырында Венесуэла нефть экспорты буенча дөньяда беренче урыннарның берсендә булган. Нәкъ менә нефть чыгару һәм эшкәртү Венесуэлага ахыр чиктә эчке икътисади халәтен тотрыкландырырга ярдәм иткән. Нефтьтан кала, Гвиана яссы таулылыгы чикләрендә бокситлар, алтын, ярым затлы ташлар чыгарыла. Җанга исәпләнгән керемнәр буенча хәзерге заманда Венесуэла Латин Америкасы илләре арасында беренче урыннарның берсен алып тора.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венесуэла икътисадының нигезе - нефть сәнәгате. Нефть чыгаруның төп районнары - Маракайбо күле, Кариб диңгезенең шельфы. Шулай ук табигый газ, тимер рудасы, ташкүмер, алтын, алмазлар чыгаралар. Иң үсеш алганнар - нефть эшкәртү, химик һәм нефтехимик сәнәгать, кара металлургия, автотөзелеш. Эре азык-төлек, текстиль сәнәгате. Авыл хуҗалыгында эре җирбиләүчелек хөкем сөрә. Төп авыл хуҗалыгы культуралары: кукуруз, ногыт борчаклылар, кофе, какао, шикәр камышы. Хайванчылыкта - эре мөгезле мал-туар, сарыклар һәм кәҗәләр үрчетү. Тропик агач әзерләү. Балыкчылык. Экспортның 90%-ы - нефть һәм нефть продуктлары. Акча берәмлеге - боливар.

Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнгать һәм архитектура. Каракас. С. Боливарга һәйкәл; беренче ел колонизациясе җир тетрәве тарафыннан җимерелгән чиркәү урынында кафедраль собор (1641); Креол музее; Колониаль сәнгать музее; Хәзерге сәнгать музее (иң яхшы Венесуэла рәссамнарыннан башка музей экспозициясенә Миро, Шагал, Лежер һәм Пикассо рәсемнәре керә); Милли сәнгать галереясы (400 гә якын испан чоры авторлары эшләре һәм испан яулауларына кадәр индеец халыкларның сәнгатен күрсәтүче археологик табылмалар); Нәзек сәнгатьләр Музее, изге Роза часовнясы (монда 1811 елның 5 июленда Венесуэланың бәйсезлеге игълан ителгән); изге Франциск чиркәве (бай инкрустацияләнгән алтаре өчен мәшһүр); Пантеон (Пантеон авышлы өслекләре 1830-ынчы елларда С.Боливар тормышыннан күренешләр күрсәтүче Тито Салас рәсемнәре белән бизәлгән); Капитолий биналары комплексы; Ботаник бакча.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О. Родин, Т.М.Пименова