Француз Гвианасы
Байрак
| |
Шигарь | Fert Aurum Industria ![]() |
---|---|
Башкала | Кайенна |
Халык саны | 285 133 (1 гыйнвар 2020, Җанисәп) ![]() |
Сәгать кушагы | UTC−03:00 |
Рәсми тел | француз теле |
География | |
ИҖБ | Франция |
Мәйдан | 83,534 км² |
Координатлар | 3.99886°N 52.99994°W ![]() |
FR-GF ![]() | |
Хөкүмәт башлыгы | Родольф Александр |
![]() | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | евро |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[1] тип D,[1] CEE 7/5[1] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[1] |
Телефон коды | +594 |
ISO 3166-1 коды | GF |
Интернет домены | .gf |
Гвиана (еш кына Француз Гвианасы (фран. Guyane Française) дип атала) – Франциянең диңгез арты территорияләреннән иң эресе. Көньяк Американың төньяк-көнчыгышында урнашкан. Административ үзәге – Кайенна шәһәре. Көнбатышта Суринам белән, көньякта һәм көнчыгышта Бразилия белән чиктәш, төньякта һәм төньяк-көнчыгышта Атлантик океан сулары белән юыла.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1499 – Гвиана испаннар тарафыннан ачыла, ләкин аларның игътибарын җәлеп итми.
- 1604 – беренче француз колонистларының урнашуы. Алар плантация хуҗалыкларына эшче көч буларак негрларны китерәләр.
- 1848 – Франциядә коллык юкка чыгарыла.
- 1852 – Гвиана Франциянең сөрген җиренә әйләндерелә.
- 1855 – алтын чыганаклары табыла.
- 1946, 19 март – Гвиана Франциянең диңгез арты департаментына әйләндерелә.
- 1964 – экваторга якынлыгы аркасында Гвианада Франциянең космодромы төзелүе турында карар кабул ителә.
Сәяси корылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Француз президенты департамент белән идарә итүче префектны билгели.
Гвианы халкы Франциянең парламенты булган Милли Ассамблеяга ике депутат һәм бер Франция сенаторын сайлыйлар.
Җирле хакимиятне Гвиана халкы сайлап куючы Генераль Шура (19 әгъза) һәм Җирле Шура (34 әгъза) башкара.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Департаментның халкы яр буенда урнашкан тар җир тасмасында яшиләр. Эчке территорияләр нигездә кешесез.
Халыкның яртысыннан артыгы – мулатлар (креоллар). Алардан соң сан буенча ак кешеләр (12%), һиндстанлылар, кытайлар, негрлар һәм индеецлар бара.
Диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гвианада христианнар күпчелекне тәшкил итә (48 % ― католиклар, 15 % ― протестантлар, Йәһвә шаһитлары ― 3,7 %, башка христианнар), атеистлар – 9 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, вуду һ. б.) ― ~5 %. Мароннар һәм кайбер индеец кабиләләре үз диннәрен тота [3].. Гвиана Франциянең бер өлеше һәм француз департаменты булып торса да, аерым режим белән файдалана. 1905 елда кабул ителгән «Чиркәү һәм дәүләтне бүлү турындагы закон» элеккечә үк Гвианада кулланылмый. Католик дине дәүләт дине булып исәпләнә, католик руханиларына бюджеттан акча түләнә.
Табигый ресурслар һәм икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Алтын, бокситлар, нефть, ниобий, тантал запаслары бар, ләкин бокситлар гына табыла, шулай ук аз күләмдә алтын һәм тантал (индивидуаль рәвештә).
Территориянең 90%тан артыгы урманнар белән капланган.
Шикәр камышы үстерелә, тулысынча диярлек ром җитештерүгә китә. Шулай ук бананнар, дөге, маниока, цитруслар үстерелә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ Rapport annuel 2009 IEDOM Guyane. IEDOM. 12 August 2010 тикшерелгән.
- ↑ French Guiana Population 2022 (Demographics, Maps, Graphs)