Гваделупа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гваделупа latin yazuında])
Пляж.

Гваделупа (Француз телендә: La Guadeloupe, Гваделупа креол телендә: Gwada яки Gwadloup, Америнд телләрендә: Karukera) ул Кариб утрауларында Франциянең диңгезарты территориясен формалаштыручы архипелаг.[1] Ул кеше тора торган алты утраудан Бас-Тер, Гран-Тер, Мари-Галан, Ла Дезирад һәм Иль де Сент, шулай ук күп кеше яшәми торган утраулардан һ.б. тора.[2] Ул АнтиГва һәм Барбудадан һәм Монтсерраттан көньякта һәм Доминикадан төньякта урнашкан. Аның башкаласы булып көньяк-көнбатыш ярда Бас-Тер тора, шулай да иң зур шәһәр булып Лез Абим һәм төп шәһәр булып Пуэнт-а-Питр тора.[1] Башка диңгезарты департаментлардан аермалы буларак ул Франциянең интеграль өлеше булып тора. Төбәккә элек Сен Бартелеми һәм Сен Мартен кергән, алар Гваделупадан 2007 елда 2003 ел Гваделупа автономия референдумыннан соң чыккан. Рәсми тел булып Француз теле тора; шулай ук Антиль Креол телендә дә сөйләшәләр.[1][3]

Диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гваделупада христианнар күпчелекне тәшкил итә ― 96 % (шуның 80 % ы – католиклар, азрагы – протестантлар), атеистлар – 2,5 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, Растафари, маронитлар һ. б.) ― ~2 % [4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Encyclopedia Britannica - Guadeloupe. 27 July 2019 тикшерелгән.
  2. CIA World Factbook (2006) - Guadeloupe. 27 July 2019 тикшерелгән.
  3. CIA World Factbook (2006) - Guadeloupe. 27 July 2019 тикшерелгән.
  4. RELIGIONS IN GUADELOUPE, archived from the original on 2018-10-23, retrieved 2022-02-09 

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]