Гваделупада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гваделупада ислам latin yazuında])
Гваделупада ислам
Дәүләт  Франция
Административ-территориаль берәмлек Гваделупа
Бу мәкалә Ислам турында
Гваделупа физик картада

Гваделупада ислам (фр. Islam en Guadeloupe, гарәп. الإسلام في جوادلوب‎) ― азчылык дине. Pew тикшеренү үзәге мәгълүматы буенча, 2009 елда Гваделупада 2 000 гә якын мөселман яшәгән, бу сан ил халкының (446 мең кеше, 2019 елга) 0,4 % ын тәшкил итә[1]. Гваделупаның мөселман ассоциациясе җитәкчесе департаментта 2500―3000 мөселман яшәвен хәбәр итә [2]. Мөселманнарның саны арта бара.

Гваделупа — Үзәк Америкада Кариб диңгезе бассейнында урнашкан Франция провинциясе (Франциянең диңгез арты территориясе). Гваделупада христианнар күпчелекне тәшкил итә ― 96 % (шуның 80 % ы – католиклар, азрагы – протестантлар), атеистлар – 2,5 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, Растафари, маронитлар һ. б.) ― ~2 %.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Франциянең Гваделупаны колонизацияләве 1635 елда башлана, ә 1674 елда Гваделупа Франция составына керә. Илдә күпчелек христианнар, әмма бу анда ислам юк дигән сүз түгел. Ислам дине Гваделупада 1940-еллардан тарала башлый. Мөһаҗирләрнең күбесе Кариб диңгезе бассейнының икътисади яктан көчсезрәк илләреннән Гваделупаның авыл хуҗалыгы секторында эшләү өчен күченеп килгән.

Ислам җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гваделупада ике мөселман җәмгыяте гамәлдә:

  • Гваделупаның мөселман ассоциациясе (Guadeloupe Muslim Association), 2015 елда төзелгән, җитәкчесе – Хабиб Н'Дау (Habib N'Daw).
  • Гваделупаның Әхмәдия җәмгыяте (Jamaat-e-Ahmadiyya Guadeloupe), 2016 елда 5 әгъза катнашында төзелгән. Беренче дәгъватчы – Локман Әхмәд Баджва Сәхиб (Luqman Ahmad Bajwa Sahib) [3].

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990-еллар башында төбәктә беренче мәчет төзү идеясе тәкъдим ителә, проекты төзелә, әмма эш ярты юлда туктатыла. Аннары мөселманнар 60 кв. метр мәйданлы фатирны гыйбадәт кылу урыны (мәчет) итеп файдалана. Гваделупаның мөселман ассоциациясе тарафыннан идарә ителүче әлеге мәчет бүлмәсе 50 намаз укучыга исәпләнгән, җомга намазына килүчеләрнең барысын да сыйдырып бетерә алмый.

2015 елда оешкан Гваделупаның мөселман ассоциациясе Гваделупада махсус мәчет бинасы төзелешен башлауны максат итә, әмма Гваделупаның мөселман җәмгыяте аз санлы булу сәбәпле, мәчет төзегәндә җитди финанс кыенлыклары белән очраша. [4].

Хәзерге вакытта Гваделупада Райзетта (Raizet) һәм Гранд-Кампта (Grand-Camp) ике мәчет бар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. RELIGIONS IN GUADELOUPE, archived from the original on 2018-10-23, retrieved 2022-02-09 
  2. Ramadan : Le mois sacré de l'islam a débuté. Guadeloupe la 1ère(фр.)
  3. Luqman Bajwa. Quran Exhibition Guadeloupe. alhakam.org, 07.06.2019(ингл.)
  4. Muslim Guadalupe Sulap Apartemen Jadi Masjid. republika.co.id, 01.01.2018