Бермуда утрауларында ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бермуда утрауларында ислам latin yazuında])
Бермуда утрауларында ислам
Дәүләт  Бөекбритания
Административ-территориаль берәмлек Бермуда утраулары
 Бермуда утрауларында ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Гамильтонда(ингл.) Мөхәммәд мәчете. 1975 елда ачылган

Бермуда утрауларында ислам (ингл. Islam Islam in Bermuda, гарәп. الإسلام في برمودا‎) ― азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең 2009 елгы хисабы буенча, Бермуда утрауларында 1000 мөселман исәпләнә, алар ил халкының (71 750 кеше, 2020 елга) якынча 1 % ын тәшкил итә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бермуда утрауларында мөселманнар 1900-еллардан бирле билгеле. Борынгы тарих буенча, исламның Бермуда утрауларына үтеп керүе Африкадан Төньяк Америкага баручы Британия пассажир корабы батканда башлана[1]. Исән калганнар Бермуда утрауларында сыену урыны тапкан. Ислам бирегә ике тапкыр килгән, икесе дә Африкадан башланган. Мөселманнар дини йолаларны үти алмаган, шулай итеп ислам йогынтысы бөтенләй азайган[1].

Ислам җәмгыяте дәүләт тарафыннан 1975 елда гына танылган. Халык санын алу мәгълүматы мөселманнарның санын 600 кеше дип бирә, бу ил халкының 1 % ыннан да ким. Мөселманнарның 50 % ы ― Африкадан һәм Кариб диңгезе бассейны илләреннән күчеп килгәннәрнең нәселе, ислам динен яңа кабул иткән җирле халык вәкилләре, калганнары – Тринидадтан, Пакистаннан, Һиндстаннан, Бангладештан, Шри-Ланкадан, Индонезиядән, Малайзиядән, Мароккодан, Босниядән һ. б. илләрдән күчеп килүчеләр[2].

Бермуда утрауларында яшәүче диндарларның абсолют күпчелеге христианнар[3] (46,2 % ы протестантлар: англикан чиркәве тарафдарлары – 15,8 %), католиклар – 14,5 %, диннәрен билгеләмәгәннәр ― 6,2 %, атеистлар ― 17,8 % (2010 елгы халык санын алу буенча). Йәһвә шаһитлары — 2011 елга 1,3 %, Ислам дине тарафдарлары – 1 % , башкалар – 3,9 %.

Ислам оешмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гамильтонда(ингл.) Бермуда утрауларының күпчелек ислам үзәкләре урнашкан[4].

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елда Гамильтонда Мөхәммәд мәчете (Muhammad Mosque) төзелгән [5]. Мәчет төп гыйбадәт залыннан, башлангыч дини белем бирүче мәктәптән, имам кабинетыннан һәм җәмәгать үзәгеннән торган дүрт катлы бинада урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы – 669 кв. М., җир кишәрлегенең мәйданы ― 3 772 кв.м. [6].

Ислам уку йорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гамильтонда Мөхәммәд мәчете каршында башлангыч дини белем бирүче мәктәп эшли[7].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bashori, Agus H.. «Islam di Pulau Bermuda». al-Umm 2 (12): 70-73.. ISSN 2302-7401.
  2. Muslim Community in Bermuda(ингл.)
  3. Religions in Bermuda | PEW-GRF. Globalreligiousfutures.org. әлеге чыганактан 2018-01-04 архивланды. 2022-02-05 тикшерелгән.
  4. al-Ahari, Muhammed Abdullah (1999). "The Caribbean and Latin America". in Westerlund, David. Islam Outside the Arab World. London: Routledge. pp. 446-447. ISBN 0-7007-1124-4. 
  5. Masjid Muhammad, Hamilton, Bermuda.
  6. Masjid Muhammad, Hamilton, Bermuda(ингл.)
  7. (ингл.) Clara Muhammad Schoold, Bermuda