Индонезия
|
Байрак
| |
| Шигарь | Wonderful Indonesia |
|---|---|
| Башкала | Джакарта |
| Халык саны | 275 439 000 (халык санын бәяләү, 2021) |
| Нигезләнгән | 17 август 1945 |
| Рәсми тел | индонезия теле |
| География | |
| Мәйдан | 1,904,570 км² |
| Координатлар | 2°S 118°E |
| Сәясәт | |
| Башкарма орган | Индонезия хөкүмәте |
| Канун чыгару органы | Халык консультатив җыелышы |
| Дәүләт башлыгы исеме | Индонезия президенты |
| Дәүләт башлыгы | Прабово Субианто |
| Башлык исеме | Индонезия президенты |
| Хөкүмәт башлыгы | Прабово Субианто |
| 0°0′0″N 0°0′0″E | |
| Диннәр | Ислам, Протестантлык, Католицизм, Һинд дине, Буддачылык, Конфуцийчылык |
| Икътисад | |
| ТЭП | $1 186 505 million (2021), $1 319 100 million (2022) |
| Акча берәмлеге | Индонезия рупиясе |
| Эшсезлек дәрәҗәсе | 6% (2014)[1] |
| Туу күрсәткече | 2.04 (2021) |
| КПҮИ | 0.705 (2021)[2] |
| Яшәү озынлыгы | 69.191 ел (2016)[3] |
| Пенсия яше | 58 яшь |
| Джини коэффициенты | 37.9 (2021)[4] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | сул |
| Челтәр көчәнеше | 127 вольт, 230 вольт |
| Телефон коды | +62 |
| ISO 3166-1 коды | ID |
| ХОК коды | INA |
| Интернет домены | .id |
Индоне́зия (индон. Indonesia), рәсми атама — Индоне́зия Җөмһүрияте (индон. Republik Indonesia) — Көньяк-көнчыгыш Азиядә иң зур дәүләт, мәйданы буенча дөньяда 16нчы урында. Зонд архипелагы утрауларында урнаша һәм иң зур утрау дәүләте булып санала. Халык саны буенча дөньяда дүртенче урында. Бай тарихлы дәүләт.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үз бердәмлеге өчен Индонезия Нидерландларның колониаль эшчәнлегенә рәхмәтле булырга тиеш. Нидерландлар архипелаг утрауларның күпчелеген үз хакимлеге астында җыйган.
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Индонезия — мөселманнар саны буенча дөньяда беренче урында тора, чөнки индонезиялеләрнең 87 % тан артыгы үзләрен 2010 елгы халык санын алу буенча мөселман дип игълан иткән. Кайсыбер аерым утрауларда башка дин вәкилләре дә бар. 9,87 % — христианнар, 1,69 % (3 млн 528 мең кеше) — һинд дине вәкилләре, 0,72 % — буддачылык тарафдары һәм 0,56 % — башка диннәр вәкилләре. Индонезия Конституциясе рәсми рәвештә ислам, протестантлык, Рим католик динен, буддачылыкны, һинд динен һәм конфуцианлыкны гына таный.
Башкала
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башкаласы ― Джакарта. Башкаланы төзелеп килүче Нусантара шәһәренә күчерү планы тормышка ашырыла.

Индонезия җитәкчелегенең башкаланы күчерү турындагы карары Джакартада халыкның артык күбәюе, бу мегаполисның инфраструктура һәм экология проблемалары белән мотивацияләнә. Грунт нигезенең масштаблы деформацияләре нәтиҗәсендә Джакартаның елына 25 сантиметр тизлек белән су астына китүен раслаган фәнни тикшеренүләр игътибарга алынган: әлеге тенденция сакланып калса, һәрхәлдә, якындагы ике-өч дистә ел эчендә шәһәрнең яртысына су басу куркынычы яный [5] .
Яңа башкаланы төзү планнары 2019 елда игълан ителгән, шәһәр төзелеше эшләре 2021 елда башланган. Яңа башкала исеме рәсми рәвештә 2022 елның гыйнварында расланган.
Провинцияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ Константин Волков. Столица Индонезии уходит под воду катастрофическими темпами. Российская газета, 29.08.2019











































































