Таулы Карабах Җөмһүрияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Таулы Карабах Җөмһүрияте,
Арцах Җөмһүрияте[1]
әрм. Լեռնային Ղարաբաղի Հանրապետություն, Արցախի Հանրապետություն[1]
Flag of Nagorno-Karabakh.svg Таулы Карабах Җөмһүрияте гербы
Байрак Герб
Һимн: «Арцах гимны»
Nagorno-Karabakh Republic (orthographic projection).svg
Бәйсезлекне игълан итү 2 сентябрь 1991 (Азәрбайҗан ССРдан)
Рәсми тел әрмән теле[2]
Башкала Степанакерт[3]
Иң эре шәһәр Степанакерт
Идарә итү формасы Катнаш республика[4]
Президент
Премьер-министр
Бако Саакян
Араик Арутюнян
Мәйдан
• Барлыгы

~ 11 500[5][6][7][8] км²
Халык саны
• Бәя (2013)
Халык тыгызлыгы

146 600[9] кеше
13 кеше/км²
ТЭП
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

426 млн.[10] $
3 000 $
Акча берәмлеге карабах драмы, фактик рәвештә әрмән драмы кулланыла
Телефон коды +37447
Сәгать поясы +4[11]

Әлеге объектның координаталары: 39°52′00″т.к. 46°43′00″кч.о. / (G)

Nagorno karabakh republic.png

Таулы Карабах Җөмһүрияте, Арца́х Җөмһүрияте (әрм. Լեռնային Ղարաբաղի Հանրապետություն, Հանրապետություն Արցախ,әзәр. Dağlıq Qarabağ Respublikası, tat.lat. Tawlı Qarabax Cömhüriäte) — 1992 елның 6 гыйнварында үз бәйсезлеген игълан иткән танылмаган дәүләт.

Тарих[үзгәртү]

Тарихи әрмән чыганакларында Урта гасырларда Арцах (Таулы Карабахның борынгы әрмән исеме) әрмән җире булган диелә. Азәрбайҗан чыганакларында исә Таулы Карабах — борынгы әзәри җире диелгән.

  • XVI гасырдан соң — Карабах аерым ханлык була.
  • 1805 — Карабах ханлыгын Русия империясе басып ала.
  • 1813 — Карабах Русиягә керә.
  • 1918Азәрбайҗан демократик җөмһүрияте төзелә. Әрмән җөмһүрияте Карабахның әрмән җире булуын белдерә.
  • 1923Азәрбайҗан эчендә Таулы Карабах исемле автоном өлкә төзелә.
  • 1988 — Таулы Карабах Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан Югары шураларына өлкәне Азәрбайҗан республикасыннан Әрмәнстан республикасына тапшыруны сорый. Бакы каршы чыга. Таулы Карабах һәм Ереванда протест чаралары үтә.
  • 1991 — Таулы Карабахта узган референдумда халыкның 99.98 %-ы өлкәнең Азәрбайҗаннан тулы бәйсезлек алуы өчен тавыш бирә. Азәрбайҗан рәсмиләре референдум нәтиҗәләрен танымый һәм өлкәне автономия хокукыннан мәхрүм итә. Сугыш башлана. Азәрбайҗан гаскәрләре өлкәне үз контролендә тотарга тырыша. Аларга каршы Ереван һәм чит илләрдәге әрмән диаспоралары үз көчләрен җибәрә.
  • 1991 — Таулы Карабах бәйсезлеген игълан итә. Cугышта 30 меңләп кеше һәлак була, миллионнан артык кеше торган җирләрен ташлап китә.
  • 1992 — Таулы Карабах низагын чишү өчен Минск төркеме төзелә. Төркемдә Русия, Франция һәм АКШ рәислек итә.
  • 1994Русия, Кыргызстан һәм БДБ дәүләтләренең парламентара мәҗлесе ярдәмендә сугышны туктату турында «Бишкәк» килешүе имзалана.


Моны да карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Таулы Карабах Җөмһүрияте Конституциясе — 1 маддә (әрм.)
  2. Таулы Карабах Җөмһүрияте Конституциясе — 15 маддә
  3. Таулы Карабах Җөмһүрияте Конституциясе — 16 маддә
  4. Конституция НКР — 99 маддә, п.1
  5. НКР — Общая информация
  6. Г. Аветисян, М. Агаджанян, Л. Андриасян, А. Аршакян, О. Асрян, Г. Бояхчян, А. Егиазарян, Г. Исагулян, А. Мелконян, С. Минасян, Н. Паносян, В. Саркисян, Р. Сафрастян. Нагорно-Карабахская Республика. Становление государственности на рубеже веков.. — Ереван: «Институт политических исследований» ГНКО, 2009. — бит 37. — 4 с.
  7. Общая характеристика Нагорно-Карабахской Республики
  8. Согласно ст. 142 Конституции НКР, до восстановления целостности государственной территории Нагорно-Карабахской Республики и уточнения границ публичная власть осуществляется на территории, фактически находящейся под юрисдикцией Нагорно-Карабахской Республики.
  9. Данные на 1 января 2013 года из «Демографического сборника Нагорно-Карабахской Республики, 2012 г.» стр. 6.
  10. Об этом заявил на пресс-конференции 27 января вице-премьер, министр финансов Нагорно-Карабахской Республики Спартак Тевосян
  11. Нагорный Карабах отказывается от перехода на летнее время