Катар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Катар
دولة قطر
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Бәйсезлек 1971 елның 3 сентябре (Бөекбританиядән)
Идарә итү формасы Абсолют монархия
Рәсми тел Гарәпчә
Башкала Доха
Әмир Хамад бин Халифа аль-Тани
Премьер-министр Хамад бин Джабер аль-Тани
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

11 437 км²
9,5%
Халык саны
– Барлыгы
– Тыгызлык

~1 409 000 (2009 ел) кеше
123,2 кеше/км²
Акча Катар риялы
Вакыт UTC +3
Пәрәвәз домены .qa
Телефон коды 974

Катар (гарәпчә قطر рәсми атамасы (гарәпчә دولة قطر, Дәүләт Катар) – көньяк-көнбатыш Азияда урнашкан дәүләт (әмирлек). Ул Гарәп ярымутравының төньяк-көнчыгышындагы Катар ярымутравын алып тора. Согуд Гарәбстаны белән көньякта чиктәш, башка бар яктан да Фарсы култыгы сулары белән юыла. Төньяк-көнбатышта Бәһрәйн утраулары белән, көньяк-көнчыгышта – БГӘ белән диңгез чиге бар. Башкаласы булып Доха шәһәре тора.

Катар – Русия һәм Ираннан соң дөньяда табигый газ экспорты буенча өченче урында тора, шулай ук бик күп нефть һәм нефтьтан эшләнгән әйберләр дә экспортлый. ОПЕК әгъзасы.

VII гасырдан башлап Гарәп хәлифәлегенә керә. 13-14 гасырларда Бәһрәйн әмирләре кулында; XVI г. башында – португаллар хакимлеге, аннары Госманлы Дәүләте идарәсе астында. 191671 елларда Бөекбритания протектораты астында.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү]

2003 елның 29 апреленда кабул ителгән Конституция буенча Катар – Абсолют монархия.

Әмир бер үк вакытта дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы булып тора. Аның хакимияте шәригать кануннары белән чикләнгән.

Илдә 35 әгъзалы Мәҗлес Шурасы (гарәпчә مجلس الشورى, Мәҗлис әш-Шура) эшли.

Административ бүленеш[үзгәртү]

Катар муниципалитетлары

Катар 10 муниципалитетка бүленгән (гарәпчә بلديات – бәләдият).

Муниципалитет Мәркәз Мәйдан, км² Халык (2004), кеше
1 Әд-Доха Доха 158,71 338 760
2 Әл-Җувария Аль-Джувария 622,74 2 282
3 Әл-Җумалия Әл-Җумалия 2 611,70 13 085
4 Әл-Хор Әл-Хор 1 001,44 31 611
5 Әл–Вакра Әл–Вакра 777,31 31 009
6 Әр-Райян Әр-Райян 893,48 272 583
7 Җариян-әл-Батна Өмме-Баб 3 906,53 6 308
8 Әш-Шамаль Әр-Рувәйс 902,11 5 400
9 Өмме-Саләл Өмме-Саләл 470,37 31 975
10 Мәсаид Мәсаид 176,68 9 870

Халык[үзгәртү]

Халыкның 40% гарәпләр. Шулай ук Пакистан чыгышлы (18 %) кешеләр, Һиндстаннан (18 %), Ираннан (10 %) һәм башка гарәп илләреннән кешеләр яши. Рәсми тел – гарәпчә, инглиз теле киң кулланылышта. Дәүләт динеислам (сөнни), иранлылар – шигыйләр.

Табигать[үзгәртү]

Илнең бөтен территориясе диярлек – чүл. Су аз, нигездә диңгез суын тоссызландыру юлы белән табыла.

Икътисад[үзгәртү]

Илдә нефть һәм газ тотрыклы рәвештә чыгарыла. Заманча инфраструктура бар. Бюджет профицитта. Ләкин ил чит ил эшчеләренә бәйле һәм барлык чималны да тыштан кертә.

Чыганак[үзгәртү]

http://ru.wikipedia.org/wiki/Катар