Катарда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Катарда ислам latin yazuında])
Доха шәһәрендә урнашкан Борылмалы мәчет. Төнлә култык ягыннан күренеше

Катарда ислам (гарәп. الإسلام في قطر‎) — Катар территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Катар халкының (2 млн 881 мең кеше) 77,50 % ы (1 млн 566 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,10 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам – Катарның дәүләт дине. Катар, Согуд Гарәбстаны белән беррәттән, мөселман дөньясындагы ике сәләфи дәүләтенең берсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам дине гарәп илләре буенча VII гасырда таралган. Ислам килгәнче, Катар һәм Бәһрәйн халкы мәҗүси диндә булган. 628 елда Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең тарафдары Әл-Галә Әл-Хәдрәмине тарихи Бәһрәйн идарәчесе Мөнзир Әт-Тамими янына юллаган, аны ислам динен кабул итәргә өндәгән. Мөнзир Мөхәммәднең тәкъдимен кабул итә һәм Бәһрәйн һәм Катарның барлык гарәп һәм фарсыларының исламга күчүе турында игълан итә.

VII гасыр ахырына Катар җирендә яшәгән күпчелек христианнар йә ислам динен кабул иткән, йә башка урыннарга күчеп киткән.

Катар мөселманнары баштагы чорда хариҗиләр(ингл.) булган. Хариҗиләр беренче хәлифләр Әбу Бәкер белән Гомәрне генә таныган (Госман, Гали ибне Әбү Талиб һ. б. хәлифләрне танымаганнар)[2].

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә мәчете. Әл-Вәкра(ингл.)

Катар — ислам (сәләфи(ингл.) агымы) дәүләт дине һәм халыкның күпчелеге мөселман булган ил.

Катар — иммигрантлар төзегән дәүләт. Катар гражданнары (гарәпләр) халык санының 11,6 % ын, Катар ватандашы булмаган халык – ил халкының 88,4 % ын тәшкил итә: башка гарәпләр 13 %, һиндләр 24 %, непаллар 16 %, филипиннар 11 % (250 мең), шулай ук Бангладеш һәм Шри-Ланкадан килүчеләр 5 %. Илгә чит илләрдән (нигездә, Көньяк Азия Һәм Америкадан) ир-ат эшчеләр күп килү сәбәпле, хатын-кызлар халыкның нибары 25 % ын гына тәшкил итә[3]. Соңгы елларда эшкә килгән Непал һ. б. илләрнең мөселманнары Катарда үз дини якташлык җәмгыятьләрен булдыра[4].

Катарның рәсми теле — гарәп теле, инглиз теле икенче тел буларак киң кулланыла.

Катарда яшәүче халыкның 70-75 % ы мөселманнар, христианнар — 13,8 %, һинд дине вәкилләре — 13,8 %, буддачылык тарафдарлары — 3,1 %, халык динендәгеләр 1 %, яһүдләр 1 %, башка диндәгеләр — 0,7 %[5].

2013 ел ахырында илдә 1848 мәчет теркәлгән.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Flickr - omar chatriwala - The State Mosque.jpg
Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчете. 2010 ел

Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчетеКатар башкаласы Доха шәһәрендә урнашкан мәчет. Рәсми рәвештә Катар дәүләт мәчете исемен йөртә. 2011 елда төзелеш тәмамланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]