Казакъстанда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казакъстанда ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Казакъстанда ислам (каз. Қазақстандағы ислам) — Казакъстан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Казакъстан халкының (18 551 мең кеше) 70,20 % ы (13 158 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — Казакъстанда гамәлдә булган иң зур дин: ил халкының 70,2 % ын мөселманнар тәшкил итә. Этник казакълар — күбесенчә Хәнәфи мәзһәбе сөнни мөселманнары. Шулай ук илдә аз санда шигыйлар һәм әхмәдияләр дә яши. Географик күзлектән караганда, Казакъстан дөньяның мөселман күпчелеге яшәүче иң төньяк иле булып тора. Казакълар ил халкының яртысыннан артыгын тәшкил итә, мөселман җәмгыятенә үзбәкләр, уйгырлар һәм татарлар керә. Ислам беренче тапкыр ил территориясенә (көньяк төбәкләренә) VIII гасырда гарәпләр аша килгән[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәмәниләр дәүләте (819–999)
Караханилар дәүләте

Ислам хәзерге Казакъстан җирләренә VIII гасырда, гарәпләр Үзәк Азиягә килеп җиткәч, үтеп кергән. Ислам башта Төркистанның көньягында урнашкан, аннары акрынлап төньякка таралган. 875—999 елларда Урта Азиядә хакимлек иткән Сәмәни әмирлеге(рус.) чорында Тараз тирәсендә яшәүче халык ислам динен кабул итә. X гасырда Караханиләр дәүләтендә(ингл.) ислам дәүләт дине итеп игълан ителгән. XIV гасыр ахырында Алтын Урдада яшәүче татарлар һәм башка Урта Азия кавемнәре арасында ислам дине киң тарала. Исламны Алтын Урда ханнары Бәркә (1255—1266) һәм [[Үзбәк [fy|Үзбәк]] (1312—1340) кабул итә. Төбәктәге төрки телле халыклар арасында ислам дине таралышына ясәвия тәрикатына нигез салган Хуҗа Әхмәт Ясәви зур өлеш керткән.

XV гасыр урталарында ислам Казакъ ханлыгының дәүләт диненә әверелә. XVIII—XIX гасырларда Россия империясе эзлекле рәвештә Казакъстан һәм Урта Азия территорияләрен яулап ала бара. Патшабикә Екатерина II татар муллаларын казакълар һәм төбәктәге башка мөселман халыклары арасында үз йогынтысын тарату өчен куллана.

Күкчәтауның беренче мәчете

XIX гасырның 60нчы елларына кадәр Төркистан һәм Дала крае мөселманнары Уфадагы Мөселман дини җыенына (Ырынбур мөселман диния нәзарәте) карый. 1868 елга кадәр Төркистан һәм Дала краенда мәчет имамнары булып бары тик татарлар гына хезмәт итә[3]. Руханиларның абруе үсү һәм дини хакимиятнең бер халык (татарлар) кулында туплануы Россия империясенең дәүләт мәнфәгатьләренә туры килми. Шуңа бәйле рәвештә патша администрациясе тарафыннан дин мәсьәләләрен җайга салучы һәм далада Исламның таралуына каршы торуга юнәлдерелгән берничә нигезләмә чыгарыла. «Кыргызларның дини эшләре белән идарә иту турындагы вакытлы положение» нигезендә (1868, 1885 еллар) казакъ халкы Ырынбур мөселман диния нәзарәте кул астыннан чыгарылган һәм җирле хакимият карамагына тапшырылган. Көнбатыш Себер һәм Ырынбур крае казакъ-мөселманнары гомуми гражданнар идарәсенә һәм аның аша РИ Эчке эшләр министрлыгына буйсындырыла. Ырынбур мөселман диния нәзарәтенә үз эшчәнлеген Төркестан краена тарату тыела (1880 елның 4 мартындагы боерык)[4]. Мәчет төзү, муллалар сайлау кебек мәсьәләләрне губернаторлар һәм хәрби башлыклар алып бара. Казакъларның никах һәм гаилә эшләре руханилардан алына һәм халык судына буйсындырыла. Мәчетләр төзү һәм муллалар саны катгый чикләнә.

Верный. Татар мәчете

Инкыйлабатан соң кабул ителгән «Чиркәүне дәүләттән аеру турындагы Декрет» һәм хакимиятнең дингә карата сәясәте совет чорында мөселман руханиларының һәм Ислам диненең барлык торышын тамырдан үзгәрткән. 1923 елда Уфада үткән II Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составына Казакъ казыяты кертелә. Шулай итеп, республикада беренче мөстәкыйль дини оешма — Казакъстан мөселманнары казыяты барлыкка килә. 1926 елда Казакъстанда 55 мөхтәсибәт теркәлгән.

1943 елда штаб-фатиры Ташкентта булган Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте (каз. Орта Азия және Қазақстан мұсылмандарының діни басқармасы, рус. САДУМ) оештырыла. Казакъстан мөселманнары казыяты Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтенә кертелә. 1943 елда ССРБ хөкүмәте мөселман халкы булган эре шәһәрләрдә мәчетләр ачарга рөхсәт итә. 1946 елдан Казакъстанның беренче казые, Алматы шәһәре имамы итеп Үскәмәндә туган, Казан мәдрәсәсен тәмамлаган, татар милләтеннән Габделгаффар Шәмсетдинов (1884—1953) билгеләнә. 1952 елда Казакъстан казые вазыйфасына 1890 елда Акмола өлкәсенең Малтабар авылында туган, Хәлиф Әхмәт Госанулы мәдрәсәсен тәмамлаган Садуакас Гыйльмани билгеләнә. 1972—1979 елларда казый вазыйфасында 1932 елда Омск өлкәсендә туган, Бохарада «Мир-Араб» мәдрәсәсендә, Димәшкъ университетының шәригать факультетында белем алган Жакия хаҗи Бейсенбайулы була[5].

Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елда Казакъстан казыяты Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте составыннан чыгарыла һәм бәйсез Казакъстан мөселманнары мөфтиятенә нигез салына, аннары ул Казакъстан мөселманнарының Диния нәзарәте (каз. Қазақстан мұсылмандары діни басқармасы) итеп үзгәртелә. 1990 елның 12 гыйнварында Казакъстан мөселманнарының I корылтаенда Диния нәзарәте мөфтие итеп Ратбек хаҗи Нысанбаев сайлана. Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Алматыда ислам институты ача. Казакъстан мөселманнарының 2000 елның июнь июнендә узган III корылтаенда Югары мөфти итеп Габсаттар хаҗи Дербисалиев сайлана[6].

2013 елның 19 февралендә Казакъстан мөселманнарының VII чираттан тыш корылтаенда Маямеров Ержан Малгажыулы Югары мөфти итеп сайлана.

2017 елның 8 декабрендә узган Казакъстан мөселманнарының VIII корылтаенда Серикбай Сатыбалдыулы Ораз(рус.) Югары мөфти итеп сайлана.

2020 елның 7 февралендә Нур-Солтанда узган Казакъстан мөселманнарының чираттан тыш IX корылтаенда Югары мөфти итеп 1977 елда туган, Ташкент ислам институтын тәмамлаган Наурызбай хаҗи Таганулы сайлана[7].

1991 елда, Казакъстан бәйсезлек алганда, республикада нибары 68 мәчет исәпләнә. 2000-еллар башында аларның саны 1 652 гә җиткән, ә 2011 елның 1 гыйнварына Казакъстанда 2 756 мәчет булган. 2012 елның 19 июнендә «Казакъстан мөселманнарының Диния нәзарәте» республика дини берләшмәсе теркәлгән һәм 2 228 мәчет әлеге берләшмәнең филиаллары сыйфатында яңадан теркәлү үткән[8].

2017—2020 елларда Югары мөфти Серикбай Сатыбалдыулы Ораз

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъстанда, нигездә, казакълар, үзбәкләр, уйгырлар, дунганнар, таҗиклар, кыргызлар, төрекмәннәр, татарлар, башкортлар, Төньяк Кавказ халыклары, азәрбайҗаннар (күбесенчә шигыйлар) Ислам динен тота. Ислам дине казакъ халкы тарафыннан этник үзенчәлекнең состав өлеше буларак кабул ителә. Казакъ халкының төп өлеше үзләрен мөселман дип саный һәм теге яки бу дәрәҗәдә ислам йолаларының бер өлешен генә булса да үти. Казакъстанда дөньяның бай мөселман дәүләтләре ярдәме белән Ислам мәгариф учреждениеләре челтәре булдырылган. Дәүләт хакимияте Ислам белемен контрольдә тотарга омтыла: 2011 елдан илдә «Ислам белеме» белгечлеге буенча дәүләт стандарты барлыкка килә.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар мәчете нигезендә төзелгән[9] Алматы үзәк мәчете

1890 елда Верныйның Татар бистәсендә яшәүче татарлар шәһәрдә беренче мәчетне — Татар мәчетен төзегән[10].

1930-елларда бинасы милли азчылыклар өчен клуб булып хезмәт иткән, сугыштан соң универсам төзегәндә сүтелгән Татар мәчете урнашкан урында 1993 елда шәһәрнең үзәк мәчетенә нигез салынган. Төзелеш эшләре 1999 елда гына тәмамланган. Проектның авторлары: архитекторлар С. К. Баймагамбетов, Ж. Н. Шарапиев, К. Жарылганов; конструктор К. Р. Толебаев.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]