Андоррада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андоррада ислам latin yazuında])
Андоррада ислам
Дәүләт  Андорра

Андоррада ислам (кат. L'Islam a Andorra, фр. Islam en Andorre) — Андорра кенәзлеге территориясендә ислам дине.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Андорра кенәзлеге җирләренә мөселманнар беренче тапкыр 700-елларда аяк баскан. Андорра күп гасырлар дәвамында католиклар иле генә булган. Әлеге хәл Андорра хакимнәренең (кенәзләренең) берсе католик чиркәве вәкиле — Урхел епискобы булу белән бәйле. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң илдә башка дин вәкилләре дә урнаша башлаган.

Андорраның барлык халыкы — 76 177 (2019). Андорра Конституциясе ватандашларына дин иреге һәм дини эшчәнлек иреген гарантияләсә дә, ул католик чиркәвенә өстенлек бирә, Андорра административ яктан да католик чиркәү приходлары буенча бүленгән[1][2].

АКШта 2006 елда игълан ителгән Дин иреге турында халыкара доклад (ингл. International Religious Freedom Report 2006) нигезендә, Андорра халкының күбесе (88,2%) — католиклар. Андоррада 1 000—2 000 Төньяк Африкадан (Мәгърибтән) килгән мөселман яши һәм алар илдә иң зур мөселман төркеме булып тора[3][4]. Мөселманнар, нигездә, ике төркемгә бүленгән, аларның берсе — сөнниләр, икенчесе — сәләфиләр(рус.).

Мөселманнар саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Андорра ислам җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Андоррада махсус төзелгән мәчет юк. Ил хөкүмәте, очсызлы җир кишәрлекләре булмауны сылтау итеп, мәчет өчен җир бүлеп бирүдән баш тарта.

Андорра мөселман җәмгыятенең Ислам мәдәни үзәге һәм берничә гыйбадәт бүлмәсе бар. Ислам җәмгыятенә күпчелек Марокко гарәпләре, төрекләр, пакистанлылар керә. Мәдәни үзәктә 50гә якын студент гарәп теле өйрәнә. Ислам мәдәни үзәгенең мәйданы намаз уку һәм мәдәни чаралар үткәрү өчен кечкенә булганлыктан, 2003 елда Андорра ислам җәмгыяте имамы Мөхәммәд Рагиг (Mohamed Raguig) епископ Жоан Марти-и-Аланиска(исп.) (Урхел епискобы, бер үк вакытта, 1971-2003 елларда Франция президенты белән берлектә Андорра идарәчеләренең берсе) мәчет төзү өчен чиркәү җирләреннән кишәрлек бүлеп бирүне яки мәчет итеп файдалану өчен чиркәү эчендә бина бирүне сорап мөрәҗәгать итә[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]