Төньяк Македониядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк Македониядә ислам latin yazuında])
Төньяк Македониядә ислам
Дәүләт  Төньяк Македония
 Төньяк Македониядә ислам Викиҗыентыкта
Чуар мәчет (Тетово)

Төньяк Македониядә ислам (мак. Исламот во Македонија) — Төньяк Македония территориясендә ислам дине. ИсламТөньяк Македониянең XV гасырдан бирле традицион диннәренең берсе. Македония мөселманнары, нигездә, хәнәфи мәзһәбендәге сөнни исламда. 2002 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, республикада 674 мең мөселман (ил халкының өчтән бере — 33,3 %ы) яши[1][2]. Ислам тарафдарлары саны буенча (православиедән кала) илдә икенче урында тора. Нигездә, албанлылар, шулай ук төрекләр, чегәннәр, македониялеләр, славяннар (торбәшләр, гораннар, бошнаклар) ислам динендә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Македония картасында диннәр (2002): ислам ( яшел), православие (зәңгәр)

Ислам хәзерге Төньяк Македония территориясендә XIV—XV гасырларда Госманлы империясе киңәю белән киң таралыш ала. Урта гасырларда Сербия Госманлы империясенә кушылганнан соң, ил халкының яртысына кадәр ислам динен тота. Күп кенә славяннар, чегәннәр һәм албаннар ислам динен кабул итә, шулай ук көнчыгыштан бирегә төрекләр һәм башка мөселман халыклары күченеп килгән. XIX гасырда көньяк славяннарны Госманлы империясе хакимиятеннән азат итү барышында күп кенә мөселман-мөһаҗирләр Төньяк Македониядән киткән, әмма албан халкының табигый артуы зур булу мөселманнарның саны кимүне булдырмый кала алган.

Мөселманнар саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Төньяк Македония территориясендә мөселманнарның өлеше 1904 елдан 1961 елга кадәр кимегән, ләкин мөселман гаиләләре арасында туучылар саны югары булу сәбәпле, 2002 елда 33,33 %ка җиткән. 2002 елгы халык санын алу нигезендә, 0-4 яшьлек балаларның 46,5 %ы мөселман булган[3]. 2010 елда мөселманнар ил халкының 39,3 %ын тәшкил иткән[4][5]. 2030 елга мөселманнар өлеше халыкның 40,3 %ына кадәр җитәргә мөмкин, фаразлаулар буенча, илдә 2050 елга Ислам иң эре дин булачак[6].

Ел Мөселманнар саны Мөселманнар өлеше
1904 634 000[7] 36,76%
1912 384 000[7] 33, 47%
1921 269 000[7] 31,43%
1948 314 603[7] 27,29%
1953 388 515[7] 29,78%
1961 338 200[7] 24,05%
1971 414 176[7] 25,14%
1981 546 437[7] 28,62%
1991 611 326[7] 30,06%
1994 581 203[7][8] 30,04%
2002 674 015[3][7] 33,33%
2010 808,512 39.3%[4][5]

Мөселманнар милләте буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ил халкының 25 %ын һәм мөселман халкының күп өлешен тәшкил иткән албан мөселманнары, нигездә, илнең көнбатышында яши. Ил халкының гомуми саныннан 4 % тәшкил иткән төрекләр бөтен ил буенча таралган. Чегән-мөселманнар, нигездә, эре шәһәрләрдә көн күрә. Боснияле мөселманнар Скопьеда яши. Македонияле мөселманнарны Төньяк Македониянең төньяк өлешендә очратып була.

Урын Милләт Саны
1 албаннар 509,083
2 Төрекләр 77,959
3 Чегәннәр 53,879
4 Македониялеләр 40,000-100,000
5 Босниялеләр 17,018

Мөселман оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар Төньяк Македониянең ислам дини берлеге (мак. Исламската верска заедница во Македонија) дини оешмасына берләшкән. Әлеге берлеккә илнең барлык шәһәрләрендәге 600 мәчет карый. Ислам дини берлеген Рәис-үл-голәм һәм аның 13 мөфтие җитәкли.

Дәүләт Төньяк Македония мөселман халкының тагын бер дини оешмасын — Төньяк Македониянең бәкташилар берлеген рәсми төстә таныган. Әлеге берлек Бөтендөнья бәкташи ислам берлегенең филиалы булып тора, аның штаб-фатиры Тиранада урнашкан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.stat.gov.mk/publikacii/knigaX.pdf
  2. BBC - Macedonia
  3. 3,0 3,1 Census of Pupulation, Households and Dwellings in the Republic of Macedonia, 2002, p. 518
  4. 4,0 4,1 "Religious Composition by Country, 2010-2050" 2017 елның 2 август көнендә архивланган. in: Pew Research Center, Retrieved 10 November 2016
  5. 5,0 5,1 Republic of Macedonia 2018 елның 16 май көнендә архивланган., in: Pew-Templeton Global Religious Futures, Retrieved 10 November 2016
  6. The Future of World Religions: Population Growth Projections, 2010-2050 (2 April 2015).
  7. 7,00 7,01 7,02 7,03 7,04 7,05 7,06 7,07 7,08 7,09 7,10 Kettani, Houssain (2010). Muslim Population in Europe: 1950 – 2020. International Journal of Environmental Science and Development vol. 1, no. 2, p. 156. 17 November 2016 тикшерелгән.
  8. Coughlin, Kathryn M. (2006). Muslim Cultures Today, A Reference Guide. Greenwood Press, Westport, Connecticut, London. p. 16. https://books.google.de/books?id=UlaBw3MUGBEC&pg=PA16&lpg=PA16&dq=Macedonia+1994+581,203+Muslims&source=bl&ots=BBEnC1fihm&sig=RmdsgdfZMHIILXyYEwWZ0Liuj6c&hl=de&sa=X&redir_esc=y#v=onepage&q=Macedonia%201994%20581%2C203%20Muslims&f=false.