Норвегиядә ислам
Норвегиядә ислам (норв. Islam i Norge) — Норвегия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Норвегия халкының (5 378 мең кеше) 5, 70 % ы (142 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Христианлыкның төрле формаларыннан соң, Ислам — Норвегиядә киң таралыш алган икенче дин. Норвегия мөселманнарының күпчелеге — сөнниләр, шулай ук шигыйлар да бар. Мөселманнарның 55 % ы Осло һәм Акерсхус фюлькесында яши. Күпчелек Норвегия мөселманнары — иммигрантлар, аларның иң зур төркеме — пакистанлылар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1260 елда Норвегиягә Тунис илчелеге килү факты теркәлеп калган. Әмма илдә мөселман халкы XX гасырның икенче яртысына кадәр сизелерлек күп булмаган. Башка Көнбатыш Европа илләренә караганда Норвегиягә мөселман илләреннән иммиграция соңрак башлана, ХХ гасырның 60 нчы елларында көчәя. Беренче тапкыр Норвегиядә мөселманнар саны 1980 елда теркәлгән һәм 1 006 кеше тәшкил иткән. Бу сан — мәчетләрдә теркәлгән мөселманнар саны гына. 1990-еллар ахырында ислам тарафдарларынынң саны буенча Норвегиядә католик чиркәвен узып киткән. 2010 елда Швециянең Эребру шәһәре мөселманы Согуд Гарәбстаны акчасына Тромсёда мәчет төзергә теләгән, әмма Норвегия хөкүмәте, Согуд Гарәбстанында дин иреге булмауны сылтау итеп, рөхсәт бирмәгән.
Мәчетләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Норвегиянең беренче мәчете Ослода Ислам мәдәни үзәгендә 1974 елда ачылган. Аны пакистанлылар Копенгагенда урнашкан Ислам мәдәни үзәге ярдәмендә оештырган. Мөселман өммәтенең тиз үсүе белән мәчетләрнең саны арта бара.
Мөселманнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2000 елда якынча 500 норвегияле ислам динен кабул иткән. Калган мөселманнар — чит илләрдән килгән беренче яки икенче буын иммигрантлар.
Килгән иле | Сан (2008 ел) |
---|---|
Пакистан | 30 134 |
Сомали | 27 881 |
Гыйрак | 21 795 |
Босния һәм Герцеговина | 15 649 |
Иран | 15 134 |
Төркия | 15 003 |
Дингә яңа килүчеләр | 900 - 1000 |
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- COHABITATION ENTRE CHRÉTIENS ET MUSULMANS EN NORVÈGE(фр.)
- Норвегия Ислам мәдәнияте үзәге сайты(норв.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания (Англия, Төньяк Ирландия, Уэльс, Шотландия) • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Россия Федерациясе • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |