Днестр буе Молдавия Республикасында ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Днестр буе Молдавия Республикасында ислам latin yazuında])
Днестр буе Молдавия Республикасында ислам
Дәүләт  Днестр буе Молдован Җөмһүрияте
 Молдова
Урын Приднестровье[d]

Днестр буе Молдавия Республикасында ислам (рус. Ислам в Приднестровской Молдавской Республике) ― Ислам Днестр буе Молдова Республикасында илнең тарафдарлары иң аз санлы булган диннәренең берсе, анда халыкның күпчелеге православие динен тотучылар яки атеистлар[1]. Әмма XIX гасыр башына кадәр ислам динен Госманлы хакимиятнең Днестрның сул ярындагы үзәге Бендер булган төбәктәге халыкның күпчелек өлеше тоткан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төбәктә Исламның таралу тарихы 1538 елның августында төрек солтаны Сөләйман I Кануни (1494―1568) Молдавия кенәзлеген[d] тар-мар иткәннән соң башлана. Көнчыгыштан кыргый далаларга ачык булган Днестрның сул ярында яшәүче азсанлы калган славян-молдаван халкы буйсындырыла. Тигин шәһәре, шулай ук аңа якын 18 авыл, Бендер[d] исеме астында Төркия райясына әверелә (райя ― турыдан-туры Госманлы администрациясенә буйсынган территория). Элекке цитадель[2] урынында атаклы Госманлы империясе архитекторы Синан (1489―1588) Бендер ныгытмасы[d] дип аталган камилрәк ныгытма төзи. Урта гасырларда госманлы Бендер ныгытмасы төбәктә ислам таралу үзәге булып торган. Аның диварлары янәшәсендә 200 елдан артык җирле мөселманнарның нигезен тәшкил иткән Буҗак татарлары урнаша.

1789 елда, чираттагы рус-төрек сугышы[d] вакытында, кенәз Потемкин[d], камалышта булган шәһәрнең барлык мөселман халкына йортларын, милек һәм терлекләрен сату мөмкинлеге биреп, шәһәрне ташлап китәргә рөхсәт итә. Мөселманнарның күпчелеге Добруҗага китеп, мөһаҗир була. Шул ук елда төзелгән картада ныгытма территориясендә урнашкан дүрт мәчетне күрергә мөмкин [3]. Бендер Россия империясе кулына рәсми рәвештә 1812 елда гына күчә.

2001 елда Молдованың көнчыгышындагы Днестр буе төбәгендә КГБ (яшерен полиция) мөселманнардан сорау алуы турында хәбәр ителә [4].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]