Польшада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Польшада ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Варшава мәчете

Польшада ислам (пол. Islam w Polsce) — Польша территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Польша халкының (37 846 мең кеше) 0,02 % ы (6 796 кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Польшада мөселманнарның күбесе сөнниләр. Польшада ислам, беренче чиратта, Липка татарлары тарихы белән бәйле, чөнки аларның күбесе, үз гореф-гадәтләрен һәм дини ышануларын саклаган хәлдә Речь Посполитада төпләнеп, яңа ватаннарына хезмәт итә башлаган. Мөселманнарның татар булмаган этник төркемнәре Польшада 1970-еллардан гына күзәтелә башлаган, хәзер дә алар илдәге мөселман азчылыгын тәшкил итә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Араз. Липка татарларының өстен катлавы гербы
Липка татарларының Боһоники авылы мәчете
Төп мәкалә: Липка татарлары

Польшада ислам дине даими нигездә XIV гасырда ныклап урнаша. Польшада ислам, беренче чиратта, Липка татарлары тарихы белән бәйле. Беренче татар (Липка татарлары) авыллары хәзерге Польша җирендә XIV гасырда барлыкка килә. XIII гасырда монгол яуларында да мөселманнар катнаша, әмма әлеге хәрбиләрнең биредә төпләнеп калуы яки Польша халкының ислам диненә күчерелүе турында ил тарихында бернинди мәгълүмат та сакланмаган.

Шул ук вакытта мөселман гарәп илләреннән сәүдәгәрләрнең хәзерге Польша җиренә беренче поляк дәүләтен нигезләүче кенәз Мешко I(ингл.) (Mieszko I, 935—992) заманында ук килгән булуларын археологик казынулар вакытында күп санлы гарәп акчалары табылу дәлилли[2].

XIV гасырда килгән татар кабиләләре Бөек Литва кенәзлеге җирләрендә урнашкан. Ялланган кыю сугышчыларга биредә төпләнеп калуда бөек кенәзләр Гедимин, Альгирдас һәм Кестутис ярдәм иткән. Туктамыш гаскәренең бер өлеше, Нугай әмиреннән җиңелгәннән соң, Бөек Литва кенәзлегенә китәргә мәҗбүр булган. Литвада, Малороссиядә һәм хәзерге Көнчыгыш Польшада урнашкан татарларга сөнни ислам динен саклау рөхсәт ителә, моның өчен алар хәрби хезмәт үтәргә тиеш була. Баштагы чорда татарларның Польшада урнашуы вакытлыча гына була, аларның күбесе хезмәт итү вакыты тәмамланганнан соң, туган җирләренә әйләнеп кайта. Ләкин XIV гасыр ахырында бөек кенәз Витовт (татарлар аны Ваттад, ягъни «мөселманнарның сакчысы» дип атаган) һәм аның абыйсы король Владислав Ягайло(ингл.) татарларны Польша–Литва–Тевтон чик буе җирләрендә даими нигездә урнаштыра башлыйлар.

Польша җирендә, башка күп кенә Төньяк һәм Көнбатыш Аурупа илләреннән аермалы буларак, ислам XIV гасырдан билгеле. Балтыйк диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр сузылган Бөек Литва кенәзлеге көньякта мөселманнар яшәгән җирләрне дә үз эченә ала. XV гасырда Бөек Литва кенәзлегенә вассал буларак өч татар кенәзлеге оеша: Мансур кенәзлеге, Җагалдай ханлыгы һәм Курск төмәнлеге. XV гасыр башында бөек кенәз Витовт хакимияте заманында мөселманнар Литва җиренә күчеп утыра. Әмир Идегәй Туктамыш ханны җиңгәннән сон, Туктамышның улы Җәләл-әд-Дин үзенең гаскәре белән Литвага күчкән. Литва бөек кенәзе Витовт үзенең дәүләтендә татарларга яшәргә рөхсәт биргән.

Грюнвальд сугышыннан соң, татарларга Бөек Литва кенәзлегендә җир биләү хокукы һәм мәчетләр төзергә рөхсәт бирелгән. Татарлар Литваның (1569 елдан Речь Посполита) чикләрен саклаган. 15571558 елларда Польшада мәчетле 100 татар авылы булган.

XIX гасырда һәр татар авылында мәчет эшләгән. Имамнар Бакчасарайдагы Таврия Диния нәзаратенә буйсынган.

Хәзер Литва татарлары дип аталган татарлар, вакыт узу белән, үз туган телләрен югалткан, әмма алар Ислам динен үз диннәре буларак саклап калган[3].

XVIXVII гасырларда Польша татарларына, нигездә, Нугай һәм Кырым татарлары өстәлә тора. Шуннан алып 1980-елларга кадәр Польшада мөселман дине, беренче чиратта, татарлар белән ассоциацияләнә. XVII гасырда 8 млн халкы булган Речь Посполита җирендә 15 000 тирәсе мөселман татар исәпләнгән.

Польша белән Госманлы империясе арасында барган күп санлы сугышлар нәтиҗәсе буларак, липка татарларының шляхта буларак бирелгән күп өстенлекләре бетерелә, диннәрен тотуда чикләүләр кертелә, мәсәлән, булган иске мәчетләрне ремонтлау һәм яңаларын төзү тыела. Шуларны сәбәп итеп, Госманлы империясе солтаны Мәхмәт IV ктоыртуы буенча, 1672 елда Липка татарлары Польша хөкүмәтенә каршы восстаниегә(ингл.) күтәрелгән. 1679 елда татарларның элекке өстенлекләре, дин тоту иреге кире кайтарылган. Әлеге фетнә турында үзе дә липка татары булган язучы Генрик Сенкевичның «Пан Володыевский» (Pan Wołodyjowski) трилогиясендә яктыртылган [4].

XX гасыр башына Липка татарлары Польша җәмгыятенә кушылып бетә диярлек. Рим католик чиркәвенә караган поляклар белән Америкага күчеп китүчеләре дә күп була. Бруклинда (Нью-Йорк штаты) липка татарлары хәзер дә гамәлдә булган үз мәчетләрен булдырган.

19191920 елларда барган Совет-поляк сугышында(ингл.) Польша армиясендә хезмәт итүче ике татар офицеры (полковник Мацей Байрашевский һәм капитан Давид Янович-Чайнский) җитәкчелегендә татар кавалерия полкы (сугыштан соң эскадрон) Польша ягыннан торып көрәшә. Бу кавалерия эскадроны татар хәрби формированиеләре традицияләрен дәвам итә һәм XX гасырда Польша-татар җәмгыятенең иң күренекле казанышларыннан берсе була.

Польша бәйсезлеге торгызылган чорда, мөселман татарларның саны 6 мең тирәсе була (1931 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча). Алар, нигездә, Вильно, Новогрудок һәм Белосток воеводалыкларында яшәгән. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, Липка татарларының күпчелеге Польша чикләреннән читтә, нигездә, Литва ССР һәм Белоруссия ССРда (аеруча Белоруссия ССР башкаласы Минскида) кала. Аз санлы булуына карамастан, татар мөселман җәмгыяте Польшаның иң билгеле милли азчылыкларыннан берсе булып тора. 1917 елда төзелгән Мөселман дини ассоциациясе мөселман динен һәм дини йолаларны саклауга юнәлтелә.

1938 елда Польшада 17 мәчет һәм 2 дога кылу йорты эшләгән.

Сугыштан соң, күпчелек татар авыл җирлекләре Советлар Берлеге республикаларына кертелә, дүртесе генә Польшада кала (Боһоники, Кружиняна, Жарки һәм Студзианка). Татарларның шактый өлеше соңрак Польша ягына күчә һәм Польшаның көнчыгышында (күпчелек Белостокта һәм якын-тирә шәһәрләрдә), Көнбатыш һәм Төньяк Польшада (Гданьскида һәм Гожув-Велькопольскида) урнаша. 1971 елда мөселман дини берләшмәсе яңадан торгызыла. 1991 елдан Польша мөселманнары җәмгыяте дә актив эшли. 1992 елда Польша татарлары ассоциациясе торгызыла.

2002 елгы халык санын алуда 447 кеше татар милләтеннән булуын күрсәткән. 2011 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Польшада 1 916 татар исәпләнә (шул исәптән, 1 251 кеше катнаш милләттән). Соңгы елларда Беларусиядән Липка татарларының Польшага күченүе сизелерлек арткан.

2010 елның ноябрендә порт шәһәре Гданьскида Польша Ислам лидеры Дариуш Ягайлога һәйкәл ачылган, анда ил президенты Бронислав Коморовски, шулай ук Польша һәм чит илләрдән татар вәкилләре катнашкан.

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гданьскида татарлар нигезләгән мәчет

1970 һәм 1980-елларда Польшага Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африканың мөселман илләреннән студентлар укырга килә. Укып бетергәч, кайберләре Польшада төпләнеп кала башлый. Алар Варшавада, Белостокта, Гданьскида (татар җәмгыяте төзегән), Вроцлав, Люблин, Познаньда мәчетләр һәм гыйбадәтханәләр төзи. Быдгощ, Краков, Лодзь, Ольштын, Катовице, Ополеда намаз бүлмәләре булдыра[5].

1989 елдан башлап, Польшага башка иммигрантлар-мөселманнар да килә. Элеккеге Югославиядән килгән төрекләр һәм башка этник славян мөселманнары сизелерлек зур төркемнәр хасил итә. Ислам җәмгыятендә Бангладеш, Әфганстан һәм башка илләрдән килгән зур булмаган төркемнәр, шулай ук Чечня качаклары да бар. Гыйрак, Иран, Бәһрәйн, Ливаннан килгән шигый мөселманнарның аерым мәчетләре юк, әмма алар атна саен җомга намазларына һәм зур Ислам бәйрәмнәренә җыела. Шулай ук җирле халык арасыннан исламга күчүчеләр күренә.

2013 елда мөселманнарга хәләл мал бугазлау тыела. 2014 елның декабрендә илнең Конституция суды әлеге тыюны юкка чыгарса да, хайваннарны яклау оешмалары әлеге теманы әледән әле күтәреп тора.

Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет урнашкан Познань ислам мәдәнияте үзәге

1913 елда Польша татары Константин Халецки Варшавада хәйрия җәмгыяте төзегән. Җәмгыятьнең максаты — авыр хәлгә калган татарларга ярдәм кулы сузу.

1925 елда Вильна шәһәрендә Бөтенпольша мөселман съезды үткәрелә, анда Польша һәм Литва Югары мөфтияте төзелә. Якуб Шинкевич - сайланган беренче мөфти. Польшада гомер итүче татарлар бүгенге көндә Польша татарлары берлеге рәисе Иосиф Конопацки тирәсенә тупланган.

Сөнни ислам тарафдарлары булган Липка татарларының Польша җөмһүриятендә мөселман дини берлеге (Muzułmański Związek Religijny w Rzeczypospolitej Polskiej) белән исламның ваһһабичылык тарафдарлары булган мөһаҗирләр оештырган Польша җөмһүриятендә мөселман лигасы (Liga Muzułmańska w Rzeczypospolitej Polskiej) арасында каршылык барлыкка килгән.

Шигыйлар мөселман азчылыгын тәшкил итә һәм Мөселман берлеге җәмгыяте (Stowarzyszenie Jedności Muzułmańskiej) төзегән. Җитәкчесләре — Рафал Әхмәд Бергер[6].

Польша Республикасы мөфтие — Томаш Мицкевич (Tomasz Miśkiewicz).

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Кружиняна мәчете

Кружиняна мәчете — Польшадагы гамәлдәге биш мәчетнең борынгысы. Польша тарихы һәйкәле (2012 елдан). Хәзерге бина XVIII гасыр ахырында төзелгән. 2010 елның мартында мәчеттә Бөекбританиянең тәхет варисы Уэльс шаһзадәсе Чарльз булып киткән[7]

Мәчетне карап торучы (opiekun meczetu) — Җәмил Гембицки (Dżemil Gembicki).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]