Словениядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Словениядә ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Словениядә ислам (словен. Islam v Sloveniji) — Словения территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Словения халкының (2 078 мең кеше) 3,60 % ы (74 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1916 елда Лог шәһәрчегендәге мәчет

ИсламСловениядә тарафдарлары саны буенча христианлыктан соң икенче урындагы дин. Словениянең 2 миллионнан артык халкының 3, 60 % ын мөселманнар тәшкил итә. Тарафдарлары саны буенча ислам католик диненнән соң икенче дин саналса да, ил территориясендә бер генә мәчет тә булмый. Илдә бердәнбер кечкенә мәчетне 1916 елда Лог шәһәрчегендә Босния мөселманнары төзегән булган. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, мәчетне җимергәннәр[2].

Словениядә мөселманнар саны 1960 һәм 1970-елларда Югославиянең башка республикаларыннан күченгән эчке мигрантлар исәбенә кисәк арта.

Оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Словениядә берничә ислам дини оешмасы эшли: Словения Ислам җәмгыяте (словен. Islamska skupnost v Republiki Sloveniji) һәм Словениянең мөселман берләшмәсе (словен. Slovenska muslimanska skupnost). Ике оешма да хәнәфи мәзһәбе кысаларында эшли[3].

Мөселманнар милләте буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт Саны (кеше) Процент
Босниялеләр 38,923 73.64 %
Албаннар 5,237 11.03 %
Словеннар 1,506 3.17 %
Чегәннәр 868 1.83 %
Каратаулылар 634 1.33 %
Македониялеләр 507 1.07 %
«Югославлар» 55 0.12 %
Серблар 53 0.11 %
Хорватлар 30 0.06 %
Маҗарлар 8 0.02 %
Пакистанлылар 8 0.02 %
Башкалар 2306 4.86 %
Барлыгы (2002 ел) 47,488 100 %

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Любляна мәчете

2004 елда Любляна муниципалитеты мәчет төзелешенә рөхсәт биргән, әмма халыкның католик өлеше протесты аркасында төзелешне берничә елга кичектерергә туры килгән[4]. Любляна мәчете — Словения ислам җәмгыятенең, мәчет төзелешенә каршы көчләрне җиңеп, күпьеллык тырышлыгы нәтиҗәсендә төзелгән мәчет. Төркия дин эшләре вакыфы (Diyanet) мәчет төзү өчен биш миллион евро торган җир участогы сатып алуда ярдәм күрсәткән. Төзелеш бәясе 12 миллион евро тәшкил итә. Әлеге сумманың 70% ын Катар әмиренең ислам фонды каплый[5][6].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]