Любляна мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Любляна мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Любляна мәчете
словен. Ljubljanska mošeja
Džamija Ljubljana 3.jpg
Ил Словения
шәһәр Любляна, Kurilniška 18
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре манаралы мәчет
Нигезләүче Катар
Төп даталар:
2013 (төзелеш башланган)
Халәте гамәлдә

Любляна мәчете (словен. Ljubljanska mošeja), Ислам дини-мәдәни үзәге (словен. Islamski versko-kulturni center) — Словения башкаласы Любляна шәһәренең Бежиград районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет, шулай ук мәдәни үзәк комплексы. Словения ислам җәмгыятенең, мәчет төзелешенә каршы көчләрне җиңеп, күп еллык тырышлыгы нәтиҗәсендә төзелгән мәчет.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Словениядә ислам

Словениянең 2 миллион халкының якынча 2,5% ын мөселманнар тәшкил итә. Тарафдарлары саны буенча ислам католицизмнан соң икенче дин саналса да, ил территориясендә бер генә мәчет тә булмый. Илдә бердәнбер кечкенә мәчетне 1916 елда Лог шәһәрчегендә Босния мөселманнары төзегән булган. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, мәчетне җимергәннәр [1].

Словениядә мөселманнар саны 1960 һәм 1970-елларда Югославиянең башка республикаларыннан күченгән эчке мигрантлар исәбенә кисәк арта.

Мәчет төзелешенә каршылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Словения ислам җәмгыяте беренче тапкыр мәчет төзергә рөхсәтне 1969 елда сорый, әмма рөхсәт бирелми. 1990-елларда мәчет төзелеше мәсьәләсе яңадан күтәрелә. Әлеге тәкъдим ультрамилләтчел көчләрнең мәчет төзелешенә каршы берләшүенә китерә. 2003 ел ахырында Любляна шәһәр шурасы мәчет төзүне тыю турында муниципаль референдум үткәрергә омтылыш ясый. 2004 елның июлендә, «Референдум дини азчылыкның хокукларын кыса», дигән нәтиҗә белән[2] илнең Конституция суды тарафыннан референдум уздыру омтылышы кире кагылган[3].

2004 елда 350 000 еврога 2 800 м2 мәйданлы җир участогы сатып алу планлаштырыла, ләкин 2008 ел ахырында төзелеш икенче урынга күчерелә. 2008 елның декабрендә мәчет төзелешенә каршы көчләр мәчетнең төзелеше проектында каралган биеклеге 40 метр булачак манарасын төзетмәү турында икенче референдум оештырырга омтыла. Любляна мэры Зоран Янкович(ингл.) референдум үткәрүгә кискен каршы булуына карамастан[4], илнең Конституция суды башлап йөрүчеләргә референдум өчен кирәкле имза җыюны тыймый. Илнең сәяси фиркаләре мәчет төзелешенә төрле карашта була: Словения либерель демократлары, Зарес фиркасе мәчет төзү яклы, Словения социаль демократлары, Словения пенсионерларының демократик фиркасе, Словения демократик фиркасе битараф булсалар, Словения милли фиркасе кискен каршы тора.

Мәчетне төзү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркия дин эшләре вакыфы (Diyanet) мәчет төзү өчен биш миллион евро торган җир участогы сатып алуда ярдәм күрсәткән.

2013 елның сентябрендә булачак комплекс урынында беренче нигез ташын салу тантанасы уза. Тантанада Словения премьер-министры Аленка Братушек(ингл.), Катар хөкүмәте министры катнаша[5]. Төзелеш ноябрь аенда башлана һәм өч елга якын дәвам итәр дип уйланыла[6]. Ислам дини-мәдәни үзәге дизайны берничә тапкыр үзгәртелә, шул ук вакытта корылманың максималь күләме һәм манара биеклеге бәхәсләшү предметы булып кала. Төзелеш бәясе 12 миллион евро тәшкил итә. Әлеге сумманың 70% ын Катар әмиренең ислам фонды каплый[7][8].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең үз мәйданы 4 000 квадрат метр. Комплекска китапханә, сыйныф бүлмәләре (мәдрәсә), госеллханә, шулай ук кабинетлар һәм имам бүлмәләре керә. Мәчет гөмбәзенең биеклеге — 18 метр, манара биеклеге — 40 метр, гыйбадәт бүлмәсе түшәменең биеклеге — 11 метр. Үзәк җитәкчесе — мөфти Нәҗәд Грабус (Nedžad Grabus).

Мәчет берьюлы 2 000 кешене сыйдыра, ишегалдында өстәмә рәвештә 600 кешегә урын бар[9].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]