Эстониядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эстониядә ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Таллинн мәчете урнашкан бина

Эстониядә ислам (эст. Islam Eestis) — Эстония территориясендә ислам дине. Мөселманнар илдә дини азчылыкны тәшкил итә: 2000 елда 1 400 дән артык мөселман исәпләнгән. Эстония халкының (1 325 мең кеше) 0,14 % ы (1 508 кеше) — ислам дине тарафдары (2020)[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эстониядә табылган Исламның алтын гасыры тәңкәләре (дирһәм)

Мөселманнар (сөнни татарлар) Эстляндия губернасында (хәзерге Эстония җирендә), Төньяк сугышыннан (17001721) соң ил территориясе Россия империясе составына кергәч, барлыкка килә. Россия флотында бик күп татарлар хезмәт иткән. XVIII гасыр башында Таллиннда Татари («Татар») урамы, Татар бистәсе, матрослар өчен биналар, казармалар һәм хәтта мәчет булган.

Мөселманнар Таллиннда XIX гасыр уртасыннан, хәзерге Түбән Новгород өлкәсе территориясеннән татар сәүдәгәрләре килә башлагач, даими нигездә урнаша.

1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Эстониядә 109 татар яшәгән. XX гасыр башына Таллиннда татарлар саны 2 000 тирәсе булган. Дини бәйрәмнәр уздыру өчен татарлар Рус базарында (хәзерге Виру мәйданы) Янгын каланчасын арендага ала торган була. ХХ гасыр башында мөселман җәмгыятенә сәүдәгәр Сибгатулла Мегдевил зур ярдәм күрсәтә: Таллиннда мөселман зираты ачу өчен җир кишәрлеге сатып ала. Аның вафатыннан соң (1939), эстон гәҗитләре «Татар короле үлде!» - дип язып чыга. 1950-еллар башында зират юк ителгән.

1928 елда Эстония Ислам җәмгыятенә нигез салынган.

1934 елда Эстониядә 170 мөселман яши, шуларның 166 ы татар булган.

1940 елда Таллиннда мөселман дини берләшмәсе теркәлү узган. Совет чорында татар мөселман җәмгыятенең эшчәнлеге туктатыла. Дәүләт тарафыннан һәртөрле дини эшчәнлек тыелу сәбәпле, мөселманнар ярымяшерен рәвештә җыелалар. Татар мөселман җәмгыятенең төрле чорлардагы рәисләре: Зиннәтулла Сәйфуллин, Гаярь Зарипов, Тимур Сәйфуллин, мулла — Хәсән Мортазин (19131997).

1995 елда Эстониянең «Идел» татар мәдәни үзәге оеша. Шул ук елда 13 кешлек төркем, җәмгыятьтән аерылып чыгып, үз оешмасын төзегән.

Бәйсез Эстониядә рәсми рәвештә беренче мәчет Нарвада ачыла. Үзара җыелган акчага Нарва мөселман җәмгыяте Кирик 2 адресы буенча урнашкан бинаны сатып ала. Таллинда бу максатлар өчен мөселманнар Кан урамындагы бинаны арендага алган.

2009 елга кадәр Таллинн шәһәре мөселманнары җомга намазларын һәм башка мөселман бәйрәмнәрен үткәрү өчен Кадриорг паркы янындагы фатирга җыела торган була.

Эстония Ислам үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Таллинн мәчете

2009 елдан Эстония мөселманнары «Turath» мөселман үзәгенә (Keevise 9) җыела. Өч катлы бинаны Таллиннан исемен әйтергә теләмәгән бай мөселман сатып алган һәм дин кардәшләренә бүләк иткән. Бина производство максатлары өчен элеккеге «Мотор» заводы һәм аэропорт арасында төзелгән[2].

Эстония Ислам үзәгендә (эст. Eesti Islami Kogudus) Коръән, гарәп теле, дин нигезләре өйрәнелә, тарих, мәдәният, Ислам этикасы буенча лекцияләр үткәрелә. Махсус программа буенча белем алучы балаларга аерым игътибар бирелә[3].

«Turath» ислам үзәге җитәкчесе — 2002 елдан Эстония мөселманнары мөфтие шәех Илдар хәзрәт Мөхәммәтшин. Аңа кадәр Эстония мөселманнарының дини тормышы белән 18 ел Хәсән мулла Мортазин җитәкчелек иткән.

Таллинн шәһәре мөселман җәмгыятенә, татарлардан тыш, азәрбайҗаннар, башкортлар, үзбәкләр, төрекмәннәр, кыргызлар, казакълар һ. б. төрки халыклар вәкилләре керә. Соңгы вакытта мөселман җәмгыятенә Эстониягә даими яшәргә килгән гарәпләр, төрекләр, шулай ук ислам динен кабул иткән эстоннар, руслар һ. б. кергән[4].

2008 елда Шарҗә әмире шәех Солтан III бине Мөхәммәд әл-Касыйми(ингл.) Таллиннда мәчет төзү өчен акча бирергә риза була, ләкин Таллинн мэриясе мәчет төзү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирүне хәл итә алмый. Таллинн турында еш кына «Евросоюзның бүгенге көнгә кадәр махсус төзелгән мәчете булмаган соңгы башкаласы» дип әйтелә.

Мөселманнар милләте буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эстониядә яшәүче мөселманнар, нигездә, сөнни-татарлар һәм шигый-азәрбайҗаннар.

Таблицада Эстония мөселманнарының милләтләр буенча саны күрсәтелгән (2000 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча)[5].

Милләт Кеше
Татарлар 2582
Азәрбайҗаннар 880
Башкортлар 152
Үзбәкләр 132
Казакълар 127
Лезгиннар 121

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Эстониядә Ислам мәдәният үзәге ачылды. JAM-DC.ru, 8.10.2010(рус.)
  3. Иман Ханум. Turath (Мирас) ислам мәдәният үзәге. As-Salam (Балтийский мусульманский вестник), 2009, № 1 (ноябрь)(рус.)
  4. Кадрия Гәрәева. Мусульмане в Эстонии. As-Salam (Балтийский мусульманский вестник), 2010, № 3 (гыйнвар), 1-2нче битләр
  5. Population by ethnic nationality, mother tongue and citizenship (ингл.)