Бөекбританиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөекбританиядә ислам latin yazuında])
Бөекбританиядә ислам
Дәүләт  Бөекбритания
 Бөекбританиядә ислам Викиҗыентыкта
1977 елда төзелгән Лондон җәмигъ мәчете
Байтүл-Футу мәчете — Көнбатыш Аурупада иң зур мәчетләрнең берсе
1889 елда төзелгән Шаһ Җиһан мәчете — Британиянең иң борынгы мәчете

Бөекбританиядә ислам (ингл.  Islam in the United Kingdom) — Берләшкән Корольлек территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Бөекбритания халкының (67 886 мең кеше) 6,30 % ы (4 130 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам хәзерге Бөекбританиядә диннәр арасында тарафдарларының саны үсеше тизлеге һәм әһәмияте буенча икенче урында тора. Берләшкән Корольлектә мөселманнарның күпчелеге сөнни ислам тарафдары (илдәге мөселманнарның 75 % ы), шулай ук шигыйлар (5 %), әхмәдияләр (1 %) дә бар. Мөселманнарның күбесе Көньяк Азиядән (аерым алганда, Бангладеш, Пакистан һәм Төньяк Һиндстаннан) килгән иммигрантлар яки иммигрант нәселе. Башка мөселманнар — Якын Көнчыгыш, Әфганстан, Малайзия һәм Сомали, шулай ук Нигерия, Уганда Һәм Сьерра-Леоне кебек Африка илләреннән күчеп килгән икътисади һәм сәяси мөһаҗирләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мерсия короле Оффаның алтын манкусы.VIII гасыр

Ислам диненең Берләшкән Корольлек территориясендә VIII гасырдан билгеле булуына дәлил булып, 757796 елларда Мерсия короле булган Оффаның(ингл.) Габбасиләр хәлифәлеге(ингл.) динарына охшатып үз акчасын (алтын манкус) суктыру факты тора.

Урта гасырлар мөселман галимнәренең (Әр-Рази, Әбу Гали ибн Сина, Әбү Вәлид бине Рөшд һ. б.) фәлсәфәгә, медицинага һ. б. фәннәргә караган гыйльми хезмәтләре, латин теленә тәрҗемә ителгәч, Англия галимнәре арасында яхшы билгеле булган.

Мөселман маврлар(ингл.) XVI гасыр драматурглары Джордж Пил (George Peele) һәм Уильям Шекспир иҗатына сизелерлек йогынты ясаган. Аларның кайбер әсәрләрендә (Джордж Пилның «Алькасарда көрәш» һәм У. Шекспирның «Венеция сәүдәгәре», «Тит Андроник» һәм «Отелло») мавр персонажлар бар.

XVI гасырда Төньяк Африка, Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия мөселманнары Лондонда дипломат, тәрҗемәче, сәүдәгәр, музыкант булып эшләгән.

Елизавета I — XVI гасыр ахырында мөселман илләре белән сәяси берлекләр һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган беренче Британия монархларының берсе була. 1578 елда Госманлы империясе солтаны Морат III белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла.

1707 елда Шотландия белән берлек төзегәнче, Англиядә аз санлы мөселманнар яшәгән. XVIII гасырда Британиягә килгән беренче зур төркем мөселман ир-атлар Һиндстан субконтинентыннан (нигездә, Бенгалия регионыннан) Британия Көнчыгыш - Һиндстан компаниясендә эшләү өчен ялланган ласкарлар (диңгезчеләр) була, аларның күбесе биредә төпләнеп кала һәм җирле хатын-кызларга өйләнә. Беренче мөселман җәмгыятьләре дә Британиянең портлы шәһәрләрендә оеша.

1911 елда Британия империясе составында 94 миллион мөселман халкы булган[2].

1920 елларга Британия империясе дөньядагы мөселман халкының яртысын үз эченә ала. Британия Һиндстан армиясенең 400 меңнән артык мөселман солдаты Британия өчен сугыша, 62 060 ы сугышта үлә. Ярты миллион мөселман солдаты Британия өчен Икенче бөтендөнья сугышында нацистларга каршы көрәшә[3].

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң элеккеге Британия колонияләреннән, нигездә, Һиндстан, Пакистан һәм Бангладештан, мөселман мигрантлары килү көчәя. Илнең хөкүмәте һәм бизнес илне торгызу өчен мөселманнарны җәлеп итә. Һиндстаннан һәм Пакистаннан килгән табиблар сәламәтлек саклау хезмәтен оештыруда төп рольне уйный[4].

Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

18891908 елларда Бөекбританиядә иң борынгы мөселман оешмасы — Британия мөселманнары ассоциациясе эшләп килә[5].

1996 елда ил мөселманнарының бердәм вәкиллекле органы — Бөекбритания мөселманнары шурасы (Muslim Council of Britain) оештырыла, ул хөкүмәт тарафыннан танылган. 2018—2020 елларда генераль сәркатип — Һарун Хан (Harun Khan), Британиянең бу вазифаны биләгән беренче мөселманы. 1990 еллар уртасында Бөекбританиядә 839 мәчет һәм 950 төрле мөселман оешмасы исәпләнгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]