Әр-Рази

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әр-Рази latin yazuında])
Әр-Рази
Туган телдә исем Әбу Бәкер Мөхәммәт ибн Зәкәрия әр-Рази
Туган 865(0865)
Рей, Иран
Үлгән 925(0925)
Рей, Иран
Милләт фарсы
Ватандашлыгы Иран Иран
Һөнәре табиб

 Әр-Рази Викиҗыентыкта

Әр-Рази, Әбу Бәкер Мөхәммәт ибн Зәкәрия әр-Рази (гарәп. ابوبكر محمّد زکرياى رازى‎, 865, Рей, Иран925, шунда ук) — күренекле фарсы энциклопедияче–галиме, табиб, алхимик, фәйләсуф. Европада латинлаштырылган Разес (Rhazes) исеме белән билгеле. Әр-Разиның күп кенә хезмәтләре X-XIII гасырларда латин теленә тәрҗемә ителгәннәр. Алар Көнбатыш Европа табиблары һәм алхимиклары тарафыннан танылган. Әр-Разины «табибларның атасы» дип йөрткәннәр.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Европа күзаллавында Әр-Рази
«медицина китабы»ның соңгы бите

Әбу Бәкер Мөхәммәт ибн Зәкәрия әр-Рази Бөек Фарсы иленең Тәһран янындагы Рей шәһәрендә туган. Персиянең үзендә, хәзерге Үзбәкстан һәм Таҗикстан җирләрендә урнашкан борынгы шәһәрләрдә укып, төпле белем алган, метафизика, философия, шигърият, алхимияне үзләштергән. Яшьтән үк металларны кыйммәтләндерүче «эликсир» табу тәҗрибәләре үткәргән. Утыз яшендә Багдадка медицина фәнен өйрәнергә киткән. Оста куллы табиб буларак танылу алган. Рей шәһәрендә, Багдадта клиника белән җитәкчелек иткән.

Әр-Разиның философия, этика, теология, логика, медицина, астрономиия, физика һәм алхимия фәннәре буенча язган 184 әсәре билгеле, шуларның 61 е хәзерге заманга кадәр сакланып килгән.

Беренчеләрдән булып, чәчәк авыруы (рус. оспа) белән кызамыкны (рус. корь) танырга, күп кенә химик матдәләрне, шул исәптән алкоголь белән керосинны аерырга өйрәнгән. Эдвард Гранвиль Браун аны «беренче һөнәри табиб булган», дип саный. Медицина өлкәсендә гарәп телендә язылган төп китаплары — «Әл-Хәви» (медицина фәне буенча китап) һәм 10 томлык «Мансурга багышланган медицина энциклопедиясе». Латин теленә тәрҗемә ителгәч, алар берничә гасыр буе табиблар өчен өстәл китабы булып торган. Әр-Рази шулай ук хастаханәләр төзү, моның өчен урын сайлау турында тәкъдимнәрен язып калдырган. Табибларның берәр юнәлеш буенча махсуслашуын яклап, берничә китап язган («Бер табиб бар авыруны да дәвалый алмый»). Медицина ярдәме күрсәтү һәм ярлыларның бер-берсенә ярдәм итүе кирәклеге турында да хезмәтләре калган («Медицина табибы булмаган кешеләр өчен»).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хусам Диб. Путеводитель по Исламу. Презентация книги «Путеводитель по Исламу» (Muhammad Pocket Guide)(үле сылтама). М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]