Чәчәк (авыру)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Чәчәк авыруыкеше һәм хайваннарда була торган йогышлы авыру. Ул агулану, бизгәк тоту, тиредә һәм лайлалы тышчаларда үзенчәлекле бетчәле-үлекле тимгелләр барлыкка килү белән үзенчәлеке. Тимгелләр ахырда шадрага әйләнәләр.

Чәчәккә каршы вакцинация табу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу авырудан меңнәрчә балалар һәм олы кешеләр үлгән, терелгәннәре гомерләре буена чәчәк шадрасы белән ямьсезләнгәннәр, сукыр яки чукрак калганнар. Табиблар бу куркыныч авыру белән көрәшү юлларын белмәгәннәр. Инглиз табибе Э.Дженнер игътибар белән эпидемияләрнең үтүен күзәткән. Ул эпидемия вакытында авыру кешеләр арасында яшәгән, авыруны тәрбияләгән бик күп кешеләрнең үзләре авырмыйча калуларын очраткан. Бу кешеләрдән сорашып, аларның кечкенә чагында чәчәк белән авырып, соңыннан терелүләре турында белгән. Шулай итеп, элек кеше чәчәк белән авырган булса, ул киләчәктә инде бу авыру белән авырмаячак. Күрәсең, бу кешедә авыру вакытында ниндидер агуга каршы матдәләр барлыкка килә, дигән фикергә килгән Дженнер. Дженнер бала канына чәчәк белән элек авырган кеше канын күчереп карарга булган. Бу сынауны сигез яшьлек Джон исемле малай өстендә үткәрергә була. Джонның кулына табиб тирән булмаган эз (җәрәхәт) ясаган һәм элек чәчәк белән авырган хатыннан алынган кан тамызган. Алты көннән соң Джон авырый башлаган. Тырналган эз кызарган, шешкән һәм малай кызыша башлаган. 3 көннән соң Джон терелгән.

Бу уңыштан соң, Дженнер тагын да кыюрак тәҗрибә ясый. Бер айдан соң Джонга икенче прививка ясаган. Инде ул тырнап ясалган җәрәхәткә чәчәк белән каты авыручының бер тамчы үлеген керткән. Ләкин бу юлы инде Джон, берни булмагандай, рәхәтләнеп чабып, уйнап йоргән. Димәк, беренче прививкадан соң авыруны җиңел генә үткәрү, Джонны каты авырудан саклап калган.[1]

Бу авыруны тудыручы микробларның үрнәкләре лабораторияләрдә генә саклана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хисамов З.Б., Яфрак белән яфрак сөйләшә бит58