Ибраһим Хәлфин
Ибраһим Хәлфин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ибраһим Исхак улы Хәлфин |
Туган | 20 апрель 1778 Казан |
Үлгән | 12 гыйнвар 1829 (50 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | мәгърифәтче |
Эш бирүче | Казан Император университеты |
Җефет | I-Хәбибә Искәндәр кызы II — Хәбибҗамал Гобәйдуллина |
Балалар | уллары Салих (1802), Шаһингәрәй (1807), Шаһәхмәт (1813), Арсланбәк (1824) |
Ата-ана |
|
Ибраһим Хәлфин (Ибраһим Исхак улы Хәлфин, рус. Ибрагим Исхакович (вариант: Исаевич) Халфин) – мәгърифәтче, татар теле укытучысы. Дворян. Титулярный советник (1814). Коллежский асессор (1824). Атаклы Хәлфиннәр нәселеннән.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанда 1778 елның 20 апрелендә обер-әфисәр Исхак Хәлфин гаиләсендә туган. Сәгыйть Хәлфин оныгы.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1800 елдан I Казан ирләр гимназиясендә татар теле укытучысы.
- 1812 елдан Казан император университеты (1804 елда ачыла) лекторы.
- 1823 Казан император университетының көнчыгыш телләре адъюнкт-профессоры. Казан университетында эшләгән беренче татар галиме. Татар теленнән башка төрек һәм гарәп телләре укыта. Көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә эзләнүләр алып бара. Үзе укыткан фәннәр буенча дәреслекләр җитмәү (дөресрәге, булмавы) аны дәреслекләр язарга һәм тәрҗемә итәргә этәрә. «Татар теленең әлифбасы һәм этимологиясе» дәреслеген, студент П. Юнаков белән «Кыскача Россия тарихы һәм географиясе», санау сәнгате дәреслеген әзерләп, бастырып чыгара.
- Татар халкын рус һәм Европа мәдәниятенә тартуда И. Хәлфиннең өлеше зур. Казан гимназиясе һәм университетында узган тантаналы чараларга, театр тамашаларына татарларны даими чакыра.
Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә эзләнүләр алып бара. Кулъязма чыганакларны тикшерә. Казан университеты профессоры, көнчыгыш телләре белгече Х. Френ белән иҗади дуслык урнаштыра. Х. Френ тәкъдиме белән И. Хәлфин Европа ориенталистлары (Көнчыгышны өйрәнүчеләр) хезмәтләре белән таныша, үз чиратында, Х. Френга көнчыгыш телләреннән дәресләр бирә. Хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Казан басмаханәсендә Әбелгазый Баһадур-ханның атаклы «Төркиләрнең шәҗәрәсе» дөнья күрә. И. Хәлфиннең текстологик мөхәррирлегеннән соң атаклы тарихи ядегәрлекне Россия һәм чит ил ориенталист-галимнәре куллана башлый. Үз хезмәтләре дә бар. Әлеге китаплар озак еллар бердәнбер дәреслек һәм киләчәктә яңа дәреслекләр төзүдә нигез булып торган. И. Хәлфин хезмәтләре Европаның атаклы төрки тел белгечләре Сильвестр де Саси, А. Давиде, Парч, Шпулер, Чарльз Рей, алман тарихчысы Йозеф Гаммер-Пургештель, Америка галиме Отто Рериг тарафыннан билгеләп үтелгән.[1] (рус.)
Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар әлифбасы (рус. «Букварь, этимология и лексикон татарского языка») (1805).
- Татар грамматикасы (рус. «Азбука и грамматика татарскаго языка с правилами арабскаго чтения, преподаваемыя в Императорской Казанской гимназии») (1809) – I Казан ирләр гимназиясе директоры И.Ф. Яковкин соравы буенча язылган. Ачылганнан соң Казан император университетының рус типографиясендә 1 200 данәдә басылган беренче китап.
- «Әхвәле Чыңгызхан вә Аксак Тимер» (1819) (рус. Жизнь Чингиз-хана и Аксак-Тимура, с присовокуплениями разных отрывков, до истории касающихся, кои все слова для обучающихся расположены по алфавиту) (1822) – император Александр I авторны алтын балдак белән бүләкли.[2]
- Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Җиңел укыла торган татарча, төрекчә хикәяләрне русчага, тарихи рус хикәяләрен татарчага тәрҗемә итә.[3]
Басмаханә цензоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан гимназиясендә Азия басмаханәсе ачылгач, аның цензоры булып тора. И. Хәлфин катнашында беренче 3 елда барлыгы 31 мең данә татарча һәм гарәпчә мөселман китаплары нәшер ителә. 1806 елда рекорд куела: 27 мең данә төрле исемдәге китап (Коръән, Һәфтияк, Иман шарты, әлифба, грамматика һ.б.) басып чыгарыла. Чит ил кешеләре Россиядә мөселман халкының басма сүз белән ирекле эш итүенә шаккаталар.[4] .
Милке[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанда бер катлы агач йорты, сабын кайнату заводы булган. Хатыны Хәбибҗамал исеменә теркәлгән җирләре белән 10 крестьян исәпләнгән.
Дворянлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нәселе Казан губернасының дворяннар шәҗәрә китабының 3- бүлегенә Казан дворян депутат җыены билгеләмәсе белән 1830 елның 20 августында кертелә, Герольдия указы белән 1858 елның 18 февралендә раслана.[5]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарлардан беренче укытучы һәм беренче студент(рус.)
- Ибраһим Хәлфин Тurklib.ru сайтында(рус.)
- Генеалогия тикшеренүләре үзәге сайты(үле сылтама)(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ И.И. Хәлфин «Республика Татарстан» газетасында, archived from the original on 2015-03-16, retrieved 2015-05-23
- ↑ «Казанские ведомости», 2003 ел, 20 октябрь
- ↑ А.Н. Кононов. История изучения тюркских языков в России. Ленинград, 1972.
- ↑ «Деятель», 1898, №2.
- ↑ Казанское дворянство. Казан, 2001.