Тире

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Тире (лат. cutis) — кешенең яки хайваннарның тән катламы[1] — катлаулы биологик әгъза[2]. Биологиядә — умырткалы хайваннарның тышкы катламы.

Тире организмга чит матдәләр һәм җисемнәр, башка организмнар, артык дымның үтеп иңүеннән һәм механик зарарланудан саклый. Тиренең тән температурасын көйләү, кибүдән саклау кебек организмны саклау функциясе бар. Тире матдәләр алмашу процессында катнаша. Тиредә бик күп сизү рецепторлары урнашкан (авырту, температура, басым). Тире зурлыгы буенча иң зур әгъза[3]. Зур кешенең тән япмасы мәйданы 1,5—2,3 м2 җитә[4], массасы буенча 4-6 %, ә гиподерма белән гомуми массаның 16-17 % тәшкил итә[5].

Тире төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Koja.jpg
Тән япмасының киселеше
Кешенең эпидермис һәм тире дерма төзелеше.

Тән япмасы эпидермис, дерма һәм тире асты май клетчаткасыннан тора (гиподерма).

  • Эпидермис биш кат эпидермаль күзәнәкләрдән тора. Бу катламда мөгез тәңкәләр, каурыйлар, тырнаклар, тояклар, куыш мөгезләр, төкләр барлыкка килә. Тирегә төс тапшыручы пигмент күзәнәкләре, күп санлы бизләр эпидермиста урнашкан. Бүленүче күзәнәкләр эпидермисның аскы өлешен барлыкка китерә. Өске өлештә күзәнәкләр үлә һәм акрынлап чыга.
  • Дерма, ягъни чын тире. Бу катламда капиллярлар, нерв төеннәре, кан һәм лимфа тамырлары, чәч төбе, тиренең мөгез катламы, май һәм тир бизләре урнашкан.
  • Гиподерма ягъни тире асты клетчаткасы — тиренең иң төптәге катламы. Бу катламда организм запаска калдырган май кузәнәкләре була. Май катламы тышкы тәэсирдән саклый һәм җылылык тота.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кожа в толковом словаре Ожегова. С. И. Ожегов, Н. Ю. Шведова. 1949—1992.
  2. Кожа в статье Малой медицинской энциклопедии. — М.: Медицинская энциклопедия. 1991—96 гг. на dic.academic.ru
  3. Быков, 2001
  4. Самусев, Липченко, 2002
  5. Медицинская энциклопедия.