Кызамык
Кызамык (рус. Корь, лат. Morbilli) — кешенең кискен йогышлы авыруы.
Аны тудыручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
РНК‑лы Morbillivirus төре вируслары; түбән температураларда берничә ай буе яшәргә сәләтле, югары температура, кояш яктысы, дезинфекция чаралары тәэсирендә һәлак була. Вакцина эшләнмәгән мәктәпкәчә яштәге балаларның 100 % аны йоктыра ала. Авыру һава аша йога; тудыргычлары тын алу юлларының лайлалы тирәсеннән регионар лимфа төерләренә тарала, шунда үрчи, аннары канга үтеп аны һәм эчке әгъзаларны, үзәк нерв системасын һ.б. зарарлый. Инкубация чоры 9-17 көн.
Төп симптомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Интоксикация, йөткерү, күзнең лайлалы тирәсе гиперемиясе, авызның лайлалы тиреләрендә специфик чабыртма, тән тиресендә тимгелле‑бөртекле чабыртма барлыкка килүе һ.б. Диагностикалау өчен эпидемиологик, клиник һәм лаб. эзләнү мәгълүматлары файдаланыла. Медикаментоз дәвалау, диета.
Өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Пневмония, ларингит, энцефалит һ.б.
Искәртү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Актив һәм йоклаган иммунлаштыру.