Ангина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ангина latin yazuında])
Ангина
Сурәт
Саклык белгечлеге семейная медицина[d], инфектология[d] һәм оториноларингология[d]
Симптомнар ялкынсыну[1] һәм озноб[d][1]
Дәвалануда кулланыла торган дару Азитромицин[d][2][3], cefdinir[d][2], Диритромицин[d][2], Кларитромицин[d][2][3], ceftibuten[d][2], cefpodoxime proxetil[d][2], Феноксиметилпенициллин[d][3], Ибупрофен[3], Клиндамицин[d][3], cefpodoxime[d][4], (E)-cefprozil[d][5], cefdinir[d][6], cefaclor[d][7] һәм cefditoren pivoxil[d][8]
ICD-9-CM 474.00[1][9]
ICPC 2 идентификаторы R76
NCI Thesaurus идентификаторы C116006[1] һәм C116006[9]
 Ангина Викиҗыентыкта

Ангина, кискен тонзиллит, тамак шешү (лат. angina — буылу) — тамак һәм аеруча аңкау миндалиналарының (бадәмнарының) шешүе белән билгеләнгән йогышлы авыру[10]; кискен яки дәвамлы йогышлы авыру, йоткылыкның лимфа дүңгәләге, аңкау миндальләренең ялкынсынуы. Аны бактерияләр (В-гемолитик стрептококклар, стафилококклар һәм аларның төрле кушылмалары), вируслар, кандида төрендәге гөмбәчекләрнең кокклар белән берләшүе, кайсы чагында башка микроорганизмнар китереп чыгара.

Тамак төбе авыртуы бар вакытта да табибка күренер өчен сәбәп микән?

Күп вакытта аны өйдәге чаралар белән җиңеп була. Тик һәрбер очракта түгел. Дәвалану өчен җитди дарулар алырга җыенганчы, диагнозны ачыкларга кирәк. Диагноз мәсьәләсендә табиблар булышса, тагын да әйбәтрәк. Әгәр авыру симптомнарын, үзенчәлекләрен белсәгез, хәлегезнең авырлыгына карап, кайбер нәтиҗәләрне үзегез дә ясый аласыз.

Әгәр «әллә ни куркыныч булмаган» фарингит (йоткылыкның лайлалы тышчасы һәм лимфоид тукымасы ялкынсынуы) белән авырыйсыз икән, йоткылыкның лайлалы тышчасы кызарып чыга, шешенә; тамак төбе кымырҗый, әйтерсең лә анда төер утырган тойгы туа; йөткерәсе килә, ләкин коры йөткерүдән соң хәл җиңеләйми, тәндә бик югары булмаган температура булуы, хәлсезлек сизелә.

Болай авырганда, бер йотым җылы чәй эчсәгез, яисә ашасагыз, хәлегез бераз яхшырып китәргә мөмкин. Йоткылыкны җылы ромашка, тырнак гөл, меңъяфрак төнәтмәләре белән чайкарга була, ләкин корыту үзенчәлегенә ия имән кайрысы, шалфей үсемлекләрен кулланырга ярамый.

Тамак төбенә антисептиклы спрей сиптерергә, авыз эчендә фалиминт, стрепсилс кебек даруларны кабып-суырып тотарга мөмкин.

Монда искә алынган дәва ысулларын ничек тә үтәргә тырышырга кирәк, ник дигәндә, йоткылыкның ялкынсынуы тирәнрәк төшеп, дәваланмаган фарингит — хроник фарингитка, ә аннан ларингит (бугаз ялкынсынуы), трахеит (һава үтү көпшәләре—трахеяләр ялкынсыну), хәтта хроник брон­ хитка да әйләнергә мөмкин.

Ангина булуыннан шикләнәсезме? Бу чир белән авырганда, сезнең тамак төбегез генә авыртмый, бөтен организмыгыз газаплана. Авырып киткән очракта, тамак төбенең ике ягында урнашкан аңкау миндальсыман бизләре зарарлана; тамак төбендә ак яки пычрак-соры төстәге кунык, югары температура (38 градустан югары), йотканда һәм ашаганда җәфалый торган авырту; интоксикация (агулану) симптомнары бик нык сизелә; хәлсезлек, мускуллар сызлау, баш авыртуы интектерә; муендагы лимфа төеннәре үсәләр һәм авырталар. Мондый вакытта табибка ашыгырга кирәк.

Ангина — кискен рәвештә башланып китә торган инфекцияле авыру, миндальсыман бизләрнең һәм йоткылыктагы лимфа-аденоид тукыма­ ларның ялкынсынуы белән характерлана. Инфекция гадәттә организмга авыру белән аралашканда керә, башка юллары да булырга мөмкин. Бу очракта авыру кузгатучы стрептококклар һәм стафилококклар борын куышлыкларындагы хроник ялкынсыну учакларында бик озак вакыт калып, организмда «йокымсырап» торалар, шуңа күрә иммунитетлары көчсезләнгән кешеләргә авырып китәр өчен аякларын салкын суда чылату да җитәргә мөмкин. Ангина яки салкын тиеп авырып китү үзләрен бик тиз сиздерәләр.

Авыруны берничә төргә: катараль, фолликуляр, лакунар һәм флегмоналы ангинага аерып карыйлар. Катараль ангина булганда ялкынсыну про­ цессы миндальсыман бизнең лайлалы тышчасын зарарлый. Чир тамак төбе кытыкланып торудан һәм анда кибү тойгысыннан башланып китә.

Йотканда авырту бер тәүлек эчендә барлыкка килә. Аннан гомуми хәл­ сезлек, баш авырту, температура күтәрелүе күзәтелә. Зурларда ул аз гына күтәрелсә, балаларда 38-39 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Табибка күренгәндә, ул — миндальсыман бизләрнең уртача зурайганлыгын, аларга якын тукымаларның лайлалы тышчасы кызарып торуын билгели ала.

Фолликуляр һәм лакунар ангиналар бер үк авыруда бергә очрыйлар һәм аерым-аерым сирәк күзәтеләләр. Ангинаның бу формалары үзләренең бик кискен башланып китүләре белән бүтәннәреннән аерылып тора. Бала­ ларның температурасы 40-41 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Авырулар калтырауга, гомуми хәлсезлеккә, баш авыртуга зарлана. Капшап караганда казналык асты лимфа төеннәре үскән була һәм сизелерлек авырта. Аңкау- ; дагы миндальсыман бизләр зурая һәм кызарып чыга. Эренле фолликуляр ангинаның лакуналары (батынкы урыннары) сары-ак куныклр белән капланса, лакунар ангина дип шикләнергә урын бар.

Флегмоналы ангина югарыда санап киткән ангиналар фонында мин- | дальсыман бизләрнең хроник ялкынсынулары вакытында барлыкка килә | һәм үлекле ялкынсыну белән характерлана. Күп вакытта процесс бер якта | гына була. Авыруларны йөткергәндә көчле авырту, тавыш карлыгу, чәйнәү мускуллары спазмнары борчый. Авырганда кайбер гомуми симптомнар да 8 булырга мөмкин. Табиб нәрсәләргә игътибар итә: лайлалы тышчаларның кызарып чыгуы һәм йомшак тукымаларның шешенүе, миндальсыман биз­ ләрдә эренле ялкынсыну, һәм бу ялкынсыну төрле катлауланулары — отит, йөрәк авырулары, бөерләр, буын авырулары барлыкка килү белән куркыныч.

Ангина — йогышлы авыру, сырхауны дәвалаганда моны искә алу зарур.

Табиб кына авыруның төрен белеп, дөрес дәва билгеләргә мөмкин.

Бактерияле ангина булса, антибиотиклар кулланырга туры киләчәк. 4 Ангина вируслы булса, антибиотиклар ярдәм итмәячәк, ә киресенчә, зыян китерүләре бар. Күп вакытта организм вируслы ангинаны үзе җиңә.

Мондый вакытта авыруларга өй режимы сакларга һәм халык дәвалау ысулларын да кулланырга кирәк. Болар нигездә күп итеп җылы су, кура җиләге, бал белән чәй эчүдән, авыз-тамак төбен чайкаудан гыйбарәт.

Әгәр дә ангина еш булып торса, ялкынсыну процессы дәвамлы формага (хроник тонзиллит) күчә, йә башка төрле авыру башланырга мөмкин.

Шуны да әйтеп китми булмый, ангина авыруын беренче карашта дәвалау җиңел күренсә дә, бу бер дә алай «гади авыру» түгел. Бу чир вакытында, бигрәк тә югары температурагыз да булса, табибка күренү бик мөһим.

Хәтерегездә тотыгыз!

Антибиотикларны нәкъ табиб билгеләгән күләмдә һәм табиб кушкан вакыт аралыгында эчәсе. Сез инде үзегезне терелгән кебек, яхшы сизсәгез дә, даруларны кабул итүне туктатмаска кирәк. Ни өчен дисәгез, йөрәк һәм бөерләр ангина микробларының (стрептококк) мишене булып тора.

Бактериаль ангинадан нәтиҗәле 10 көн дәвалану ревматизм һәм гло- мерулонефриттан (ике бөер йомгакчыгы да ялкынсынуы) коткарып кала ала.

Табиб сезгә йөрәккә электрокардиограмма һәм кан һәм сидек анализлары ясатырга (авырганнан соң кабат) киңәш итәргә мөмкин.

Тагын бер мөһим момент: ангина дифтерия, скарлатина, грипп, коклюш, кайбер яман шеш авыруларының симптомы да булып тора.

Ангинаны өйрәнү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ангина билгеләре Гиппократ (Б.Э.К. 5-4 йөзләр), Цельс (1 гасыр), Әбүгалисина (11 гасыр) хезмәтләрендә үк тасвирланган. Медицинада бактериологик тикшеренү ысулларын гамәлгә кертү ангинаны, микробларга һәм авыруның барлыкка килү урынына карап, түбәндәге формаларга бүленү мөмкинлеге бирә: катараль, лакунар, фолликуляр, фибриноз, некротик, флегмоноз, септик һ.б. Ангина киң таралган авырулар төренә керә. Ангина белән балалар һәм 30-40 яшьтәге кешеләр еш авырый. Авыру чыганагы булып сәламәт, ләкин ангина бактерияләре йөртүчеләр һәм аның көчәеп киткән вакытындагы авырулар санала. Авыру китереп чыгаручы микроблар һава-тамчылар юлы белән тарала. Йогышлы авыруның барышы организмга читтән кергән микроблар санына һәм организмның саклану механизмының активлыгына бәйле. Авыруга каршы иммунитет юк. Микроблар бүлеп чыгарган күп санлы токсиннар йөрәкне, бөерләрне, үзәк нерв системасын, ишетү органнарын һ.б. зарарлый.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау өчен антибиотиклар, фаготерапия, гамма-глобулинотерапия, фитотерапия ысуллары кулланыла. Махсус профилактика —стафилококклы анатоксин, стафилококклы фага (авыз һәм борын куышлыгын савыктыру) ысулы белән В.Е. Григорьев һәм Р.Г. Исхакова тәкъдим иткән схема буенча алып барыла (Казан медицина академиясе, 1989). Профилактикасы үзенчәлекле - авыручыларны үз вакытында аерып дәвалау, бактерия йөртүчеләрне ачыклау һәм лайлалы тышчаларны савыктыру: борын эчен корт җилеме кушып ясалган вазелин, авыз куышлыгын В.Е. Григорьев, Р.Г. Исхакова методикасы (1989) буенча корт җилеменең спирттагы эремәсе белән эшкәртү. Аларның методикасы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы приказына кертелә һәм гамәли медицинада кулланыла, бу исә авырулар саны кимүгә китерә; бу ысул белән дәвалау-савыктыру 3-5 елга гарантия бирә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Турьянов М.Х., Царегородцев А.Д. Инфекционные болезни. М., 1998; Справочник-путеводитель практикующего врача: 2000 болезней от А до Я. М., 1999.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Disease Ontology — 2016.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 NDF-RT
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  4. Inxight: Drugs Database
  5. Inxight: Drugs Database
  6. Inxight: Drugs Database
  7. Inxight: Drugs Database
  8. Inxight: Drugs Database
  9. 9,0 9,1 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.
  10. Русско-башкирский толковый словарь медицинских терминов (М.К.Азнабаев, 2007)