Финляндиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Финляндиядә ислам latin yazuında])
Финляндиядә ислам
Дәүләт  Финляндия
 Финляндиядә ислам Викиҗыентыкта
Ислам гыйбадәтханәсе, Ройхувуори районы, Һелсинки

Финляндиядә ислам (фин. Islam Suomessa) — Финляндия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Финляндия халкының (5 532 мең кеше) 2,70 % ы (150 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — Финляндиянең рәсми танылган диннәреннән берсе. Финляндия мөселманнарының күпчелеге — сөнниләр. Финляндиядәге 800 кешелек зур булмаган татар җәмгыяте Скандинавия илләрендә иң борынгы мөселман азчылыгы булып тора. Финляндия – Европада, Австриядән кала, исламны кануни таныган икенче дәүләт.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Финляндия татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнардан беренче булып татарлар 15701595 елларда рус армиясенең хәрби экспедицияләре белән Финляндия җиренә аяк баса. 1809 елда Финляндия, Швеция кул астыннан чыгып, автоном өлкә буларак, Россия империясе составына керә. Финляндиядә барлыкка килгән рус хәрби гарнизоннарында (Выборгта, Свеаборгта) татар хәрбиләре дә хезмәт итә. XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында Финляндиядә төпләнеп калган татарларның бабалары чыгышлары буенча Түбән Новгород губернасының Сергач өязе авылларынннан чыккан (мех, киемнәр һәм тукымалар сатучы) сәүдәгәрләр һәм коммерсантлар була. Алар 1870 белән 1920 еллар арасында, Финляндия Россия империясенең бер өлеше булган вакытта, илдә төрле сәбәпләр аркасында төпләнеп калган[2]. Фин татарлары Финляндия җиренә Россия империясендә билгеләнгән хәрби хезмәт вакытын үтәгән солдатлар һәм сәүдәгәрләр сыйфатында килгән. Соңрак аларга аларның гаилә әгъзалары да кушылган. Татарлар яңа Ватаннарында яшәү һәм дәүләт төзелеше шартларын танып, титул милләтенең телен өйрәнү зарурлыгын аңлап, фин телен һәм швед телен өйрәнгән. Татарларның яңа яшәү мохитенә интеграцияләнүенең мөһим шарты — тотрыклы уртак элемтәләр барлыкка килү һәм иҗтимагый берләшмәләр булдыру, аларда татар милләте вәкилләре психологик һәм социаль яклау тапкан һәм соңыннан әлеге берләшмәләр милли яңарыш, мәдәният, тел, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү базасына әверелгән[3].

Финляндия мөселман җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Фин Кенәзлегендә Ырынбур Диния идарәсенә караган беренче ислам җәмгыяте 1836 елда Выборгта оештырылган. 1915 елда «Һелсингфорс мөселманнарының хәйрия җәмгыяте» булдырылган. Финляндия РСФСРдан бәйсезлек алгач, 1923 елда «Дин иреге турында» канун кабул итә. Шул канунга таянып, Финляндиянең зур булмаган татар җәмгыяте 1925 елда Һелсинкидә беренче ислам җәмгыятенә (Финляндиядә яшәүче татарларның ислам җәмгыятенә) — «Исламия» Финляндия ислам җәмгыятенә (фин. Suomen Islam-seurakunta) нигез сала. Бу — Төньяк Европа илләрендә (Скандинавия илләрендә) иң беренче һәм иң борынгы мөселман җәмгыяте[4]. 1925 елның 24 апрелендә Финляндия татарларының ислам җәмгыяте рәсми статус ала һәм Финляндиянең дини оешмалары реестрында рәсми теркәү үтә. Финляндия – Көнбатыш Европаның, Австриядән соң, исламны кануни таныган икенче дәүләте.

19251962 елларда Финляндия ислам җәмгыяте имамы булып Вәлиәхмәт хәзрәт Хәким хезмәт итә. Җәмгыять үз сафларына илдәге татар азчылыгын (һәм төрекләрне) генә кабул иткән. 1960 елда Һелсинкида татар мөселман җәмгыяте бинасы төзелеп бетә, анда мәчет, китапханә, уку сыйныфлары, административ офислар бар[5].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр ахырыннан Финляндиядә мөселманнар саны иммигрантлар хисабына арткан. 1999 елда илдә 20 меңгә якын мөселман яши (бәяләүләр буенча), 2010 елда аларның саны 45 меңгә кадәр арткан (ил халкының 0, 7 % ы). 2015 елда ислам дине, тарафдарлары саны буенча православларны узып китә һәм, лютераннардан калышып, икенче урынга чыга. 2050 елга Финляндиядә 190 меңгә якын мөселман (ил халкының 3,4 % ы) яшәячәк дип фаразлана.

2007 елның сентябрендә Абдулла Тамми тарафыннан Финляндия ислам фиркасе (Suomen islamilainen puolue) төзелгән [6].

Мөселманнар аралашу теле буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдә 20 дән артык ислам җәмгыяте оешкан. 2010 елда илдә эшләп килгән 40 мәчетнең 10сы Һелсинкида булган (алар арасында — Татар мәчете, Пакистан мәчете, Төркия мәчете һ. б.). Һелсинкида Ханасаари районында зур мәчет төзелешен финанслауны Бахрейн король гаиләсе үз өстенә алырга теләк белдерә, ләкин мәчет төзелми кала[7][8].

Татарлар тарафыннан төзелгән Ярвәнпә мәчете озак вакытлар дөньяда иң төньяктагы мәчет булган.

Ярвәнпә мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярвәнпә мәчете
Төп мәкалә: Ярвәнпә мәчете

Финляндия татарларының үз мәчете — Ярвәнпә мәчете бар. 19201930 елларда 2-3 мең кеше яшәгән Ярвәнпәгә беренче татарлар килеп урнашкан. 1935 елда татарлар халыктан акча җыеп, җир ала һәм мәчетне төзи башлый, әмма сугыш башлану сәбәпле, төзеп бетерә алмыйлар. Мәчет 1943 елда төзелеп бетеп ачыла. Икенче бөтендөнья сугышы чорында мәчет бинасы Эстониядән килгән гаскәриләр өчен яшәү урыны буларак кулланылган. Сугыштан соң Ярвәнпәдә татарларның саны күбәя, мәчеттә намазлар укыла, дини мәҗлесләр оештырыла. Ярвәнпә мәчете Финляндиядә бердәнбер манаралы мәчет булган. 2009 елда Корбан бәйрәменә мәчет яңартылган. Мәчеткә татарлардан тыш, төрекләр, Косово албаннары һәм башка Балкан мөселманнары йөри[9].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]