Албан теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Албан теле
Үзисем:

Gjuha shqipe

Илләр:

Албания байрагы Албания
Косово байрагы Косово
ИталияFlag of Italy.svg Италия
РумынияFlag of Romania.svg Румыния
Монтенегро байрагы Каратау
Македония байрагы Македония
СербияFlag of Serbia.svg Сербия

Күзәтүдә тора:

Албания фәннәр академиясе

Сөйләшүчеләр саны:

~8, 5 млн кеше

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

латин

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

алб 030

ISO 639-1:

sq

ISO 639-2:

alb һәм sqi

ISO 639-3:

sqi

Албан теле (үзатамасы Gjuha shqipe [ˈɟuha ˈʃcipɛ]) — албаннарның теле. Албания һәм Косово җөмһүриятләренең рәсми теле. Шулай ук Македониядә, Юнанистанда (Грециядә), Төркиядә, Италиядә, Болгариядә, Сербиядә, Украинада (Одесса өлкәсендә) һ.б. илләрдә кулланыла. Албан телендә сөйләшүчеләрнең гомуми саны — ~8,5 млн кеше, шуның эченнән Албаниянең үзендә ~3, 8 млн кеше (2008).

Албан теле таралышы

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Албан теле һинд-аурупа телләре гаиләсенең палеобалкан телләре төркеменең иллирия телләре төркемчәсенә карый. Ләкин башка бер телгә дә ошамаган булу сәбәпле, аерымланып (изоляциядә) тора һәм махсус монотөркемчә хасил итә. Балкан ярымутравының юкка чыккан борынгы һинд-аурупа телләре — палеобалкан телләренең дәвамчысы буларак, албан теле чыгышы (генетикасы) белән, бигрәк тә, хәзер юкка чыккан иллирия теленә һәм мессап теленә якын; фракия теле белән дә элемтәләре бар.

Диалектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тоска һәм гегга диалекты таралышы. XIX г.

Албан теленең таралу ареалы ике төп диалект өлкәсенә: көньяк (тоска) һәм төньяк (гегга) диалектларына бүленә. Диалектлар, үз чиратында, күп санлы сөйләшләргә таркала. Диалектлардагы аерымлык күбесенчә фонетика, морфология, лексика өлкәләренә карый.

Фонетика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Албан телендә 7 сузык һәм 29 тартык аваз бар. Албан консонантизмының үзенчәлеге — тел уртасы dh [θ] һәм th [ð] авазлары, көчсез әйтелешле l һәм r, көчле әйтелешле ll һәм rr, тел уртасы q һәм gi авазлары; с [с], ç [č], x [dz], xh [dž] аффрикатлары булуда.

Албан телендә сүзләрдә басым көчле, даими, гадәттә, сүздә арттан икенче иҗеккә төшә.

Грамматик төзелеше буенча албан теле синтетик-флектив төзелешле телләргә керә.

Сүз төркемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем сүз төркеменә 3 род булу (ир-ат, хатын-кыз, урта), 4 төрләнеш (склонение) төре, 6 килеш (Иялек килеше белән Чыгыш килеше тәңгәл килә), исемнең билгеле һәм билгесез формасы, препозитив һәм постпозитив артикльләр булу хас.

Фигыль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фигыльнең 2 төрле төрләнеше (спряжение), 6 төрле юнәлеше (наклонение), 3 гади һәм 5 катлаулы вакыт формалары бар.

Сан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

një — бер dy — ике
tre — өч katër — дүрт
pesë — биш gjashtë — алты
shtatë — җиде tetë — сигез
nëntë — тугыз dhjetë — ун
njëmbëdhjetë- унбер dymbëdhjetë — унике
trembëdhjetë — унөч katërmbëdhjetë — ундүрт
pesëmbëdhjetë — унбиш gjashtëmbëdhjetë — уналты
shtatëmbëdhjetë — унҗиде tetëmbëdhjetë — унсигез
nëntëmbëdhjetë — унтугыз njëzet — егерме
njëzetenjë- егерме бер njëzetedy — егерме ике
tridhjetë — утыз dyzet — кырык
pesëdhjetë — илле gjashtëdhjetë — алтмыш
shatëdhjetë — җитмеш tetëdhjetë — сиксән
nëntëdhjetë — туксан njëqind — йөз
pesëqind — биш йөз njëmijë — мең
një milion — миллион një miliard — миллиард

Синтаксис[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Албан телендә җөмләләрдә чагыштырмача иркен сүз тәртибе кулланыла.

Лексика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лексикада сүз байлыгы һинд-аурупа телләре сүзләреннән башка, грек, латин, төрек, итальян, француз телләреннән кергән алынмалардан тора. Сугыштан соң һәм XX гасырның 60нчы елларына кадәр, Албания хөкүмәте бикләнеп яшәү сәясәте алып бара башлаганчы, албан теленә интернационализмнар күбесенчә рус теле аша кергән. Балкан ярымутравындагы башка телләр белән озак вакытлар аралашып яшәү нәтиҗәсендә, албан теле, балканизмнар кабул итеп, Балкан телләр берлеге төзи.

Әдәби тел барлыкка килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIIXVIII гасырларда албан теленең диалекттан югары формасы буларак, халык сөйләм теле һәм халык авыз иҗаты теле (койне) формалаша. Койне нигезендә әдәби албан теле барлыкка килә. XIX гасыр ахырына әдәби албан теленең тоска һәм гегга диалектларына нигезләнгән 2 варианты барлыкка килә. Хәзерге әдәби албан теле тоска диалектына нигезләнә, гегга диалекты үзенчәлекләре дә кертелгән. Әдәби албан теленең барлыкка килүе өчен XVII гасыр мәгърифәтчеләре П. Буди, Ф. Барде, П. Богдани (барысы да католик епископлары), албан язучылары һәм шагыйрьләре С. Һәм Н. Фрашери, А. Чаюпи, Мигени һ.б. зур өлеш кертә.

Язма истәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң борынгы албан язма истәлекләре XV гасырга карый: Дуррес шәһәре архиепискобы П. Энгели язган «Formula e Pagёzimit» (тат. Хачлану формуласы) (1462), А. фон Харф язган албан сүзлеге (1497), Томмазо де Медзо латин телендә язган «Эпирота» комедиясенең албанчага тәрҗемәсе (1493).

XVI гасырда албан телендә беренче басма китап дөнья күрә: гегга диалектында: Г. Бузукуның (католик рухание) «Meshari» (рус. Служебник) китабы, тоска диалектында Л. Матрангиның «Embsuame e krёshtёre» (рус. Катехизис) китабы (1592).

Алфавит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

A a B b C c Ç ç D d Dh dh E e Ë ë
F f G g Gj gj H h I i J j K k L l
Ll ll M m N n Nj nj O o P p Q q R r
Rr rr S s Sh sh T t Th th U u V v X x
Xh xh Y y Z z Zh zh
Логотип «Викисловаря»
Викисүзлектә албан теле сүзләре исемлеген «Албан теле» төркемендә табып була.

XV гасырдан башлап албаннар төрле алфавитлардан: латин, кирилл, грек, гарәп-төрек алфавитлары нигезендә ясалганнарыннан да, берничә ясалма алфавиттан да файдалана.

Хәзерге албан әлифбасы 1908 елда латин алфавиты нигезендә төзелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 1 (А-Ан). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-329-X

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Селищев А.М. Славянское население в Албании. София, 1931.
  2. Десницкая А.В. Албанский язык и его диалекты. Л., 1968.
  3. Cabej E. Studime gjuhёsore. Vol. 1-6. Prishtinё, 1975-1977.
  4. Нерознак В.П. Албанский язык. Китапта: Сравнительно-историческое изучение языков разных семей. М. 1982.
  5. Жугра А.В., Сытов А.П. Албанский язык. Китапта: Основы балканского языкознания. Языки балканского региона. Ч. 1. Л., 1990.
  6. Краткий албано-русский словарь. 2-е изд. М., 1951.
  7. Fjalor I gjhёs sё sotme shqipe. Tiranё, 1980.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]