Фигыль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фигыль latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Фигыль — мөстәкыйль сүз төркеме. Җөмләдә хәбәр булып килә. Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк? cорауларына җавап бирә.

Фигыльләр барлык-юклык формада була ала, заман, зат-сан белән төрләнәләр.

Фигыльләрнең барлык-юклык формасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фигыльләр барлык яки юклык төрләрендә була. Фигыльнең барлык төре эш-хәлнең үтәлүен белдерә (мәсәлән барды, килә). Фигыльнең юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерә (мәсәлән бармады, килмәде). Барлык төрнең махсус кушымчасы юк. Юклык төре фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә -ма, -мә; -мый, -ми кушымчалары ялганып ясала.[1]

Фигыль төркемчәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фигыльләр предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерәләр.Шуңа күрә аларның төрләнеше дә, җөмләдә башкарган эше дә төрле була.

Фигыльләрне 7 төркемчәгә бүләләр:

Фигыль төркемчәсе Мисал
Затланышлы фигыльләр
Боерык фигыль Җый, җыйма, җыйсын, җыймасын
Хикәя Фигыль Яза, язмый, язды, язмады, язган, язмаган
Шарт Фигыль Укыса,укымаса, укысаң, укымасаң
Затланышсыз фигыльләр
Сыйфат Фигыль Йөгерүче (кыз), эшкәртелмәгән (кыр)
Хәл Фигыль Яхшылап (уку), тора-бара (эшлэу)
Исем Фигыль Уйлау, уйламау
Инфинитив Барырга, укырга, бармаска,укымаска

Затланышлы фигыльләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боерык фигыльнең 1нче зат формасы булмы, беренче зат формасы буларак теләк фигыль кулланыла. Боерык фигыльның 2нче зат-берлек сан формасы фигыльнең башлангыч формасы булып тора.

Шарт фигыль - эш-хәлнең шартлы рәвештә баруын белдерә, -са/-сә кушымчалары ярдәмендә ясала.

Хикәя фигыль - заман категориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заман категориясе – объектив заманның телдәге чагылышы ул, һәм аны исәпләү ноктасы итеп сөйләү моменты алына: сөйләү моменты белән туры килә торган эш-хәл – хәзерге заманга, сөйләү моментыннан алда булган эш-хәл – үткән заманга, сөйләү моментыннан соң булачак эш-хәлләр киләчәк заманга карый.

Хәзерге заман: -а/-ә/-ый/-и. Мәсәлән, яз-а, укы-й, эшл-и

Үткән заманның биш формасы бар:

  1. Билгеле(категорик) үткән заман: килде, барды, язды, укыды. Кушымчалары: -ды/-де, -ты/-те
  2. Билгесез(нәтиҗәле) үткән заман: килгән,язган, барган, укыган. Кушымчалары: -ган/-гән, -кан/-кән
  3. Күптән үткән заман: язган иде, барган иде, укыган иде. Кушымчалары: -ган/-гән, -кан/-кән + иде
  4. Тәмамланмаган үткән заман (имперфект): килә иде, бара иде, яза иде, укый иде. Кушымчалары: -а/-ә/-ый/-и + иде
  5. Кабатлаулы үткән заман: бара торган иде, яза торган иде, укый торган иде. Кушымчалары: -а/-ә/-ый/-и +торган + иде

Киләчәк заманның 3 формасы бар:

  1. Билгеле киләчәк заман: киләчәк, язачак. Кушымчалары: -ачак/-әчәк/-ячак/-ячәк
  2. Билгесез киләчәк заман: барыр, килер, укыр. Кушымчалары: -ыр/-ер/-р
  3. Киләчәк үткән заман: барачак иде, киләчәк иде. Кушымчалары: - ачак/-әчәк/-ячак/-ячәк + иде

Фигыль юнәлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юнәлешләр Кушымчалар Мисаллар
Төп юнәлеш - казу, сөртү
Кайтым юнәлеш -н; -ын, -ен казы-н-ды
Төшем юнәлеш -л; -ыл, -ел. Казы-л-ды
Уртаклык юнәлеш -ш; -ыш, -еш Казы-ш-ты
Йөкләтү юнәлеше -т; -дыр, -дер, –тер, -тыр, -сәт Казы-т-ты

Фигыльләрнең ясалышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 Ясалышы ягыннан фигыльләр тамыр һәм ясалма булалар:
  • Тамыр фигыльләр тамырдан гына торалар: бар, йөр, яз, кил, укы, яса.
  • Фигыль ясагыч кушымчалар: -ла, -лә; -лан, -лән; -а, -ә; -ар, -әр; -р; -ык, -ек; -сын, -сен; -ай, -әй; -гар, -гәр; -кар, -кәр; -лаш, -ләш; -ы, -е; -да, -дә; -ылда, -елдә. Алар төрле сүз төркемнәреннән фигыль ясыйлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Катлаулы глаголларны өйрәнү