Ярвәнпә мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ярвәнпә мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Ярвәнпә мәчете
фин. Järvenpään moskeija
Ярвәнпәда фин татарлары төзегән ислам гыйбадәтханәсе
Ярвәнпәда фин татарлары төзегән ислам гыйбадәтханәсе
Ил Финляндия
шәһәр Ярвәнпә, Киннари районы, Keskitalontie, 3
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре манаралы, гөмбәзсез мәчет
Төзелеш еллары 19351943 еллар
Төп даталар:
1935 (төзелеш өчен җир алынган)
1943 (төзелеш тәмамланган, ачылган)
2009 (ремонтланган)
Халәте гамәлдә

Ярвәнпә мәчете (фин. Järvenpään moskeija) — Финляндиянең Уусима провинциясе Ярвәнпә шәһәрендә 1935-1943 елларда төзелгән ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Финляндия ислам җәмгыяте (tat. lat. Finlandiya Islam Cemaati, фин. Suomen Islam-seurakunta) карамагында[1]. Татарлар тарафыннан төзелгән Ярвәнпә мәчете озак вакытлар дөньяда иң төньяктагы мәчет булган. Мәчет агачтан ясалган һәм кечкенә генә манарасы булса да, ул беркайчан да азан әйтү өчен кулланылмаган. Ярвәнпә мәчете — Финляндиядә баштан ук мәчет буларак төзелгән бердәнбер бина.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам Финляндиягә Россия империясе территориясеннән килгән. Динне бирегә Сергач өязенең татар авылларыннан күчеп килгән хәзерге татарларның ата-бабалары алып килгән. Финляндия татар җәмгыятендә 750—800 кеше, татарлар оештырган Ислам җәмгыятендә 479 (2018) әгъза исәпләнә[1]. Аз санлы булуына карамастан, милли колоритны үстерү һәм саклау мәсьәләсендә оешкан һәм актив җәмгыять. Финляндия татарлары тарихы XIX гасырның икенче чирегеннән башлана һәм Фин дәүләте тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 1809 елда Финляндия Швеция кул астыннан чыгып, автоном өлкә хокукында Россия империясе составына керә. Тиздән Бөек Финляндия кенәзлеге территориясендә рус хәрби гарнизоннары барлыкка килә. Татарлардан беренче булып, Выборг һәм Свеаборг(рус.) кирмәннәрендә хезмәт иткән хәрбиләр фин җиренә аяк баса. Бу турыда Финляндиянең Милли архивында сакланучы 1836 елгы метрикә кенәгәләрендә мәгълүмат бар.

1836 елдан бирле Финляндиядә, законлы статуска ия булмаса да, мөселман мәхәлләсе эшли. Беренче мәчет 1871 елда татарлар тарафыннан төзелә[2]. 1915 елда «Һелсингфорс мөселманнарының хәйрия җәмгыяте» оештырыла. 1925 елда «Финляндия ислам җәмгыяте» оештырыла һәм теркәлә, аның составына 700 әгъза керә.

Советлар Русиясеннән бәйсезлеккә ирешкәннән соң (1918 елның гыйнвары), 1923 елда Финляндия «Дин иреге турында» канун кабул итә, шуның нәтиҗәсендә 1925 елның 24 апрелендә Финляндиянең мөселман җәмгыяте рәсми статуска ия була һәм Финляндиянең дини оешмалары реестрына кертелә. Шулай иткеп, Финляндия Көнбатыш Аурупада (Австриядән соң) ислам динен рәсми таныган икенче дәүләт була. Финляндиянең мөселман җәмгыятен булдыруда Үмәр Абдрәхим, Имад Самалетдин (Гыймад Җамалетдин), Исмәгыйль Арифулла һәм Вәлиәхмәт Хәким зур өлеш кертә. Финляндия татарларының «Finlandiya Turkleri Birligi» оешмасының, Финляндия Ислам җәмгыятенең (Finlandiya Islam Cemaati) мөтәвәли хәятенең рәисе — Үмәр Даһер (19101999) була. Финляндия мөселман җәмгыятенең беренче имамы Вәлиәхмәт Хәким хәзрәт бу вазифада 1925 елдан 1962 елга кадәр хезмәт иткән.

Татарлар тулысынча фин җәмгыятенә интеграцияләнгән, бер үк вакытта этник мәдәниятнең традицион үзенчәлекләрен саклап калуны дәвам итәләр. Мөселман татарлар өчен берничә шәһәрдә гыйбадәт бүлмәләре һәм Финляндиядә 1943 елда Ярвәнпә шәһәрендә төзелгән манаралы бердәнбер мәчет ачылган. 1960 елдан башлап Финляндия татарларының дини һәм мәдәни тормышының чын үзәге булып Һелсинкидагы Ислам йорты (фин. Islam-talo) исәпләнә. Татарларның Финляндия Юстиция министрлыгы каршындагы этник мөнәсәбәтләр буенча киңәшче комиссиядә вәкиллеге бар. Финляндия татарларының ислам җәмгыяте Финляндиядә диннәр хезмәттәшлеге Милли форумы эшчәнлегендә актив катнаша (CORE, финча исеме — USKOT). Ул өч конфессия — христианлык, яһүд дине һәм ислам тарафдарларын берләштерә һәм төрле дин вәкилләре арасында мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә һәм дини азчылыкның хокукларын яклауга ярдәм итә[3].

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярвәнпә мәчете

19201930 елларда 2-3 мең кеше яшәгән Ярвәнпәгә(ингл.) беренче татарлар килеп урнашкан. 1935 елда татарлар халыктан акча җыеп, җир ала һәм мәчетне төзи башлый, әмма сугыш башлану сәбәпле, төзеп бетерә алмыйлар. Мәчет 1943 елда төзелеп бетеп, ачыла. Икенче бөтендөнья сугышы чорында мәчет бинасы Эстониядән килгән гаскәриләр өчен яшәү урыны буларак кулланылган. Сугыштан соң Ярвәнпәдә татарларның саны күбәя, мәчеттә намазлар укыла, дини мәҗлесләр оештырыла. Ярвәнпә мәчете — Финляндиядә бердәнбер манаралы мәчет булган[4]. 2009 елда Корбан бәйрәменә мәчет яңартылган. Мәчеткә татарлардан тыш, төрекләр, Косово албаннары һәм башка Балкан мөселманнары йөри[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]