Чехиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чехиядә ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Чехиядә ислам (чех. Islám v ČeskuЧехия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Чехия халкының (10 689 мең кеше) 0, 15 % ы (15 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Чехия Республикасында Прагада ике һәм Брнода бер мәчет, башка шәһәрләрдә гыйбадәт йортлары гына бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чехия җирләре турында мөселман Испаниясеннән гарәп телле яһүд сәяхәтчесе Ибраһим ибн Якуб(ингл.) (912966) юл язмаларында (964—965 елларда) беренче булып язып калдырган [2].

Госманлы империясенең разведка төркемнәре Моравиягә кадәр килеп җитә. Австро-Венгрия һәм Госманлы империясе арасында ныклы сәүдә элемтәләре XIX гасырда барлыкка килә. XIX гасыр ахырыннан башлап, Босния Австро-Венгрия империясе составына кергәннән соң, аерым мөселманнар чех җирләрендә яши башлый.

Австро-Венгрия монархиясенең 1912 елгы законы исламны «дәүләт дине» дип таный. Беренче Чехословакия мөселман җәмгыятенә (Muslimské náboženské obce pro Československo) 1934 елда нигез салына һәм ул 1949 елда таркатыла. 1968 елда яңа берләшмә төзергә омтылу уңышсызлыкка юлыга. 1991 елда мөселман җәмгыятьләре үзәге оештырыла (Ústředí muslimských náboženských obcí). 1998 елда Брнода Чехиядә беренче мәчет ачыла, ә бер елдан соң ил башкаласы Прагада тагын бер мәчет ачыла. Башка шәһәрләрдә мәчет ачу омтылышы җирле халык каршылыгына очрап туктап калган. 2004 елда Ислам Чехия Республикасында рәсми рәвештә теркәлгән: шул рәвешле мөселман җәмгыятьләре дәүләттән акча алырга хокуклы.

Чехия Республикасында 1991 елда 495, 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча 3 500 (ил халкының 0,1 % ы), 2020 елда 15 000 мөселман исәпләнә (бу ил халкының 0,15 % ын тәшкил итә).

Мөселманнарның күбесе — Босния һәм Герцеговинадан (1990-еллар башында килгәннәр), Косоводан (1990-еллар азагында килгәннәр) һәм элеккеге Советлар Союзы илләреннән (нигездә, Кавказ регионыннан, 1990-еллар азагыннан бүгенге көнгә кадәр) чыгучылар. Мөселманнарның шактый өлешен Мисыр, Сүрия һәм Якын Көнчыгышның башка илләреннән килгәннәр Һәм аларның Чехиядә туган нәселләре тәшкил итә. Берничә йөз мөселман — ислам динен кабул иткән чехлар.

Исламның Чехия мәдәниятенә йогынтысы зур булмый. Ил президенты Милош Земан — Ислам терроризмының республикага куркыныч янавына ышанган кешеләр арасында.

Брно мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Брно мәчете

Брнода мөселманнар 1992 елдан бирле намазны шәхси йортта, Добровский урамындагы подвалда, студент тулай торагындагы клуб бүлмәсендә, спорт залында укый. Беренче имам Босниядән килгән Җафар була. 1994 елда Брнода мөселманнар җәмгыяте (фонд) оештырыла, ул шәһәрдә мөселман гыйбадәтханәсе төзүне кайгырта башлый. Шәһәр хакимияте мәчет төзелешенә рөхсәт биргәндә, мәчетнең манарасы, гөмбәзе булмауны шарт итеп куя. Шулай ук мәчет бинасы архитектурасы белән янәшәдәге биналардан аерылып тормаска тиеш була. 1995 елның мартында Вена урамында мәйданы 250 квадрат метр булган җир участогы сатып алына. Төзелеш эшләре 1997 елның июлендә башланган. Мәчет урнашкан Штирица (чех. Štýřice) районы халкы ислам гыйбадәтханәсе төзүгә каршы чыгуына карамастан, 1998 елның 2 июлендә тантаналы ачу уздырыла[3].

Прага ислам үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Прага мәчете

Прагада 1989 елда беренче мәртәбә күмәк рәвештә намаз уку оештырыла. Җомга намазларын уку Мисыр илчелегенең сыйныф бүлмәсеннән мөселман студентлар күп булган университет тулай торагына күчә. 1992 елда Чехия студентларының ислам берлеге, соңрак Ислам фонды оеша. 1993 елда арендага алган бинада даими гыйбадәтханә оештырыла. 1996 елда Ислам фонды ике катлы бинасы булган җир кишәрлеге сатып ала. Бинаны өч катлы итеп үзгәртеп кору 1999 елның язында тәмамлана. 1999 елның 7 маенда Прага Ислам үзәгендә (Прага мәчете, Кара күпер янындагы мәчет, Mešita u Černého mostu) беренче җомга намазы укыла. 2001 елдан имамМисырдан килгән Кәрам әл-Бәдәви (Karam al-Badawi). Соңрак аны Йәмәннән килгән Әхмәд әл-Хәдими (Ahmad al-Khadhmi), боснияле Әмир Омич (Emir Omič) алыштыра. Прагада Чехиядә яшәүче мөселманнарның күпчелеге яши. Җомга намазына бирегә даими рәвештә 700 гә якын мөселман килә, ә башка шәһәрләрдә алар берничә тапкыр азрак була[4].

Ислам фонды Прагада тагын бер гыйбадәт йорты ачуга ирешә: Пальмовка янында гыйбадәт йорты (Modlitebna u Palmovky)[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]