Төньяк Ирландиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк Ирландиядә ислам latin yazuında])
Төньяк Ирландиядә ислам
Дәүләт  Бөекбритания
Административ-территориаль берәмлек Төньяк Ирландия

Төньяк Ирландиядә ислам (ингл. Islam in Northern Ireland) ― 1920 елгы Ирландия Хөкүмәте турында Закон[d] белән танылган, аз санда тарафдарлары булган дин.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Ирландиядә мөселманнар
Ел Процент Артым
2001 0.11% -
2011 0.21% +0.10%

Ирландия Хөкүмәте турында закон Төньяк Ирландиядә 1921 елның 3 маенда Бөекбританиядә аерым ил буларак барлыкка килгәннән бирле гамәлдә. 1921 елда Төньяк Ирландия буласы территориядә аз санда мөселманнар яшәгән булган[1].

Ислам динен тотучыларның күпчелеге XX гасыр ахырында күчеп килгән гаиләләрнең дәвамчылары. 2001 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Төньяк Ирландиядә 1 943 мөселман яшәгән[2]. Әмма 2009 елда Белфаст Ислам үзәге (ингл. Belfast Islamic Center, BIC) бу санның 15 меңгә кадәр артуын хәбәр итә[3]. Төньяк Ирландиядә яшәүче мөселманнар Көнбатыш Европадан Ерак Көнчыгышка кадәр урнашкан 40тан артык төрле илдән килгән[4].

Оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның декабренә Төньяк Ирландиядә барлыгы ун ислам үзәге яки гыйбадәт кылу урыны булган[5]. Аларның яртысы диярлек Белфастта яки аның янында урнашкан. Бу үзәкләр үз районнарында мөселманнар өчен иҗтимагый һәм дини чаралар оештыралар.

  • Белфаст ислам үзәге (BIC)
  • Белфаст; Төньяк Ирландия мөселман гаиләләре ассоциациясе (NIMFA)
  • Белфастның Данмерри мәчете
  • Белфаст; Ньютаунардс мәчете
  • Ньютаунардс Колрейн мөселман ассоциациясе
  • Колрейн; Төньяк-Көнбатыш ислам җәмгыяте
  • Дерри; Крейгавон мөселман ассоциациясе
  • Крейгавон; Аман ассоциациясе
  • Фермана Ньюриның мөселман ассоциациясе
  • Ньюри һәм Данганнон мөселман җәмгыятенең үзәге.

Белфаст Ислам үзәгенә 1978 елда җирле җәмгыять мөселманнары төркеме нигез сала. Үзәк Белфастның көньяк өлешендәге Квинс университетыннан[d] ерак түгел урнашкан. Хәзерге вакытта үзәктә намазлар укыла, шулай ук анда иҗтимагый, социаль-мәдәни һәм консультация үзәкләре дә урнашкан[4].

The Economist мәгълүматлары буенча, Төньяк Ирландиядәге якынча 4000 мөселманның күбесе табиблар, галимнәр, эшмәкәрләр һәм төзүчеләр. Соңгы берничә елда аларга Сомалидан күчеп килгән ярлырак качаклар кушыла. Мөселманнар, кагыйдә буларак, Белфастның көньяк өлешендәге космополит районнарында, күпләр үзләре белем алган яки шунда укыткан Квинс университетыннан ерак түгел яшиләр[6].

2007 елда дин тоту турында социологик сораштыру мәгълүматлары буенча, Төньяк Ирландиядә яшәүчеләрнең 53% ы үзләрен протестантлар, 44% ы католиклар, халыкның 3% ы атеистлар яки башка дин тотучылар дип саный[7].

2016 елдан Бөекбритания мәчетләрен бер үк вакытта ачык ишек көннәрен үткәрергә дәртләндергән «Минем мәчеткә бару көне» (ингл. Visit My Mosque day) акциясендә Төньяк Ирландия мәчетләре дә катнашып килә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Statutory Rules & Orders published by authority, 1921 (No. 533); Additional source for 3 May 1921 date: Alvin Jackson, Home Rule — An Irish History, Oxford University Press, 2004, p198
  2. Home.
  3. Belfast Islamic Centre (2008-05-03). әлеге чыганактан 2008-05-03 архивланды. 2023-09-18 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Belfast Islamic Centre (2009-10-08). әлеге чыганактан 2009-10-08 архивланды. 2023-09-18 тикшерелгән.
  5. ScribbleMaps.com. Islamic centres in Northern Ireland.
  6. {{{башлык}}} // The Economist. — ISSN 0013-0613. Архивировано из первоисточника 25 июнь 2022.
  7. Religious and Political Discrimination and Equality of Opportunity In Northern Ireland.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]