Молдова Республикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Молдова Республикасы latin yazuında])
(Молдова битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Молдавия
Flag of Moldova.svg
Байрак
Coat of arms of Moldova.svg
Илтамга
Шигарь Discover the routes of life Edit this on Wikidata
Башкала Кишенәү
Халык саны 2 550 900 (2017, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 27 август 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел молдав теле
География
Мәйдан 33,846.0 квадрат километр
Координатлар 47.25°N 28.51667°E Edit this on Wikidata
MDA
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Майя Санду
Хөкүмәт башлыгы Наталья Гаврилица
Икътисад
Акча берәмлеге Молдова лее
Эшсезлек дәрәҗәсе 3% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.256 (2014)[2]
КПҮИ 0.693 (2014)[3]
Яшәү озынлыгы 71.61 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • Электр аергычы төре Europlug,[5] Schuko[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
    Челтәр көчәнеше 220 вольт[5]
    Телефон коды +373
    ISO 3166-1 коды MD
    ХОК коды MDA
    Интернет домены .md


    Молдова Республикасы (Молдова; молдав. Republica Moldova/Република Молдова, Moldova/Молдова) — Аурупаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт.

    2004 елның җанисәбе буенча, халык саны — 3 383 332 кеше (Днестр буе Молдавия Республикасын исәпләмичә).[14]

    Дәүләт теле — латин графикасы нигезендә молдаван теле[15].

    Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, парламент республикасы. 39 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 32 район, 5 муниципий һәм 2 автономияле берәмлек — Гагаузия һәм Днестр сулъягы.

    География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Як Дәүләт
    Төньяк, көнчыгыш һәм төньяк Украина
    Көнбатыш Румыния

    Молдова Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көньяк-көнбатышында, Днестр һәм Прут елгалары арасында урнаша.

    Иң биек нокта — Баланешты тавы (429,5 м), уртача биеклеге — диңгез өстеннән 147 м. Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар (75%). Урманнар территориянең 6% өлешне биләп торалар.

    Кырый нокталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Төньяк — Наславча авылы (48°29' т. к.)
    • Көньяк — Джурджулешты авылы (45°28' т. к.)
    • Көнчыгыш — Паланка авылы (30°05' кб. о.)
    • Көньяк — Крива авылы (26°30' кб. о.)

    Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Известьташ, гипс, балчыклар, пыяла комы, гравий, зур булмаган нефть һәм газ чыганаклары.

    Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Климат — уртача континенталь. Гыйнварның урта температурасы — -3…-5 °С, минимум — -41 °С, июльнең урта температурасы — +19,5…22 °С, максимум — +42,4 °С. Урта ел явымнар саны — 450–500 мм.

    Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Барлык елгалар Кара диңгезе бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днестр һәм Прут.

    Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    XIV гасырына кадәр Молдова территориясе төрле кабиләләрнең (готлар, антлар, гет-даклар) һәм дәүләтләр (Киев Русе, Алтын Урда, Галич-Волын кенәзлеге) биләмәләрнең өлеше булган. 1359 елда беренче молдаван дәүләте — Молдаван кенәзлеге оештерыла. XVI—XVIII гасырларда — Госман империясе составында.

    1711 елда, Яшь шәһәрендә молдаван господаре Дмитрий Кантемир Россиягә присяга бирә; ләкин Прут походы нәтиҗәсендә, Госман империясе составында кала.

    XVIII гасырның ахырында, Рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Днестр сулъягы керә; 1812 елда, чираттагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Бессарабия керә.

    1917 елда Молдавия Демократик Республикасы игълан ителә, 1918 елның гыйнварында Бессарабиягә румын гаскәрләре керәләр, шул ук елның мартында Бессарабия Румыния составына кертелә. 1924 елда Днестр сулъягында Молдавия Автономияле Совет Социалистик Республикасы (МАССР) оештырыла.

    1940 елда, Молотов-Риббенроп пактның шартлары буенча, Румыния Советлар Берлегенә Бессарабияне һәм Төньяк Буковинаны бирергә мәҗбүр ителә. Бессарабия территориясендә Молдавия Совет Социалистик Республикасы (МССР) оештырыла, аның составына элекке МАССР территориясе кертелә.

    1941 елда, Бөек Ватан сугышы барышында, МССР территоряне алман һәм румын гаскәрләре басып алалар. 1944 елның яз-җәйдә, Яссы-Кишенәү операциясе нәтиҗәсендә, Молдова алман-румын гаскәрләреннән азат ителә.

    1991 елның 27 августта Молдова бәйсезлеген игълан итә. 19891992 еллардагы Приднестровье конфликты нәтиҗәсендә, Молдова, фактта, Днестр сулъягы территорияне югалта, анда танылмаган Днестр буе Молдавия Республикасы оештырыла.

    1994 елда Молдова Констиуциясе кабул ителә.

    Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Халык 1959[16] 1970[17] 1979[18] 1989[19] 2004,[20]
    Молдова
    2004,[21]
    ДМР
    2004,
    Барлык
    К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с.1 % К. с.2 % К. с.2 %
    молдаваннар 1 886 566 65,4% 2 303 916 64,6% 2 525 687 63,9% 2 794 749 64,5% 2 564 849 75,8% 177 382 31,9% 2 742 231 69,6%
    украиннар 420 820 14,6% 505 730 14,2% 560 679 14,2% 600 366 13,8% 282 406 8,3% 160 069 28,8% 442 475 11,2%
    руслар 292 930 10,2% 414 444 11,6% 505 730 12,8% 562 069 13,0% 201 218 5,9% 168 678 30,4% 369 896 9,4%
    гагаузлар 95 856 3,3% 124 902 3,5% 138 000 3,5% 153 458 3,5% 147 500 4,4% 4 096 0,7% 151 596 3,8%
    румыннар 1 663 0,1% 1 581 ~0,0% 1 657 ~0,0% 2 477 0,1% 73 276 2,2% ? ? ~73 276 ~1,9%
    болгарлар 61 652 2,1% 73 776 2,1% 80 665 2,0% 76 005 2,0% 65 662 1,9% 13 858 2,5% 79 520 2,0%
    башкалар 124 990 4,3% 143 694 4,0% 137 338 3,5% 52 485 1,4% 48 421 1,4% 31 264 5,6% ~79 685 ~2,0%
    барлык 2 884 477 100,0% 3 568 873 100,0% 3 949 756 100,0% 4 335 360 100,0% 3 383 332 100.0% 555 347 100.0% 3 938 679 100.0%

    Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    АКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматларына караганда, 2014 елда православие динендәгеләр 90,1 %, православиедән башка христианнар 2,6 %, башка диннәр тарафдарлары 0,1 % булган[22]. Молдова халкының (4 043 000 кеше) 0,40 % ы (15 мең кеше) ислам дине тарафдары (2020) [23].

    Административ-территориаль бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Исем Үзәк Мәйдан
    (км²)
    Халык саны
    (2011)
    Халык
    тыгызлыгы
    ТП саны
    Анений Ной районы (Raionul Anenii Noi/Районул Аннений Ной) Анений Ной 892 83,100 93.2 45
    Басарабәска районы (Raionul Basarabeasca/Районул Басарабяска) Басарабәска 295 29,200 99.0 10
    Бричени районы (Raionul Briceni/Районул Бричень) Бричени 814 75,300 92.5 39
    Каһул районы (Raionul Cahul/Районул Кахул) Каһул 1,546 124,800 80.7 56
    Кантимер районы (Raionul Cantemir/Районул Кантемир) Кантимер 870 62,800 72.2 51
    Калараш районы (Raionul Călăraşi/Району Кэлэрашь) Калараш 753 78,800 104.6 54
    Кэушени районы (Raionul Căuşeni/Районул Кэушень) Кэушени 1,163 92,300 79.3 48
    Чимишлия районы (Raionul Cimişlia/Районул Чимишлия) Чимишлия 923 61,700 66.8 39
    Криулени районы (Raionul Criuleni/Районул Криулень) Криулени 688 73,100 106.2 43
    Дондушени районы (Raionul Donduşeni/Районул Дондушень) Дондушени 645 45,100 70.0 30
    Дрокия районы (Raionul Drochia/Районул Дрокия) Дрокия 1,000 90,100 90.1 40
    Дубэсари районы[24] (Raionul Dubăsari/Районул Дубэсарь) Дубэсари 309 35,200 113.9 15
    Единец районы (Raionul Edineţ/Районул Единец) Единец 933 82,900 88.9 49
    Фэлешти районы (Raionul Făleşti/Районул Фэлешть) Фэлешти 1,073 92,600 86.3 76
    Флорешти районы (Raionul Floreşti/Районул Флорешть) Флорешти 1,108 90,000 81.2 74
    Глодени районы (Raionul Glodeni/Районул Глодень) Глодени 754 61,900 82.1 35
    Хынчешти районы (Raionul Hînceşti/Районул Хынчешть) Хынчешти 1,484 122,000 82.2 63
    Яловени районы (Raionul Ialoveni/Районул Яловень) Яловени 783 99,100 126.5 34
    Леова районы (Raionul Leova/Районул Леова) Леова 775 53,800 69.4 39
    Ниспорени районы (Raionul Nisporeni/Районул Ниспорень) Ниспорени 630 66,800 106.0 39
    Окница районы (Raionul Ocniţa/Районул Окница) Окница 597 56,100 94.0 33
    Орһей районы (Raionul Orhei/Районул Орхей) Орһей 1,228 125,900 102.5 75
    Резина районы (Raionul Rezina/Районул Резина) Резина 621 52,600 84.7 41
    Рышкани районы (Raionul Rîşcani/Районул Рышкань) Рышкани 936 70,000 74.8 55
    Сынҗерей районы (Raionul Sîngerei/Районул Сынӂерей) Сынҗерей 1,033 93,400 90.4 70
    Сорока районы (Raionul Soroca/Району Сорока) Сорока 1,043 100,400 96.3 68
    Стрэшени районы (Raionul Străşeni/Районул Стрэшень) Стрэшени 730 91,300 125.1 39
    Шолдэнешти районы (Raionul Şoldăneşti/Районул Шолдэнешть) Шолдэнешти 598 43,300 72.4 33
    Штефан-Водэ районы (Raionul Ştefan-Vodă/Районул Штефан-Водэ) Штефан-Водэ 998 71,900 72.0 26
    Тараклия районы (Raionul Taraclia/Районул Тараклия) Тараклия 674 44,200 65.6 26
    Теленешти районы (Raionul Teleneşti/Районул Теленшть) Теленешти 849 74,200 87.4 54
    Унгени районы (Raionul Ungheni/Районул Унгень) Унгени 1,083 117,400 108.4 74

    Муниципийлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Исем Үзәк Мәйдан
    (км²)
    Халык саны
    (2011)
    Халык
    тыгызлыгы
    ТП саны
    Бэлци (Bălţi/Бэлць) Бэлци 78 148,900 1909.0 3
    Бендер (Bender/Бендер)[9] Бендер 97 101,000 1041.2 2
    Кишенәү (Chişinău/Кишинэу) Кишенәү 635 789,500 1243.3 35

    Автономияле территорияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Исем Үзәк Мәйдан
    (км²)
    Халык саны
    (2011)
    Халык
    тыгызлыгы
    ТП саны
    Гагаузия (Găgăuzia/Гэгэузия) Комрат 1,832 160,700 87.7 35
    Днестр сулъягы (Stînga Nistrului/Стынга Ниструлуй)[9] Тирасполь 4,163 518,700 124.6 147

    Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Икътисад нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. ҮКИ белешмә китабы буенча, Молдова эшче көченең 25 % өлеше чит илләрдә эшли.

    Экспорт — азык-төлек товарлары, текстиль. Төп импортёрлары — Россия (29 %), Румыния (15 %), Италия (10 %).

    Импорт — минирәл чималы һәм ягулык, машиналар, җиһазлар, химикатлар. Төп экспортёрлары — Россия (21 %), Румыния (16 %), Украина (15 %).

    Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    3. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/MDA.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    5. 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. http://chartsbin.com/view/edr.
    7. Әдәби нормасы румын теленә туры килә
    8. Гагаузиядә — шулай ук гагауз һәм рус телләре, Приднестровьеда — рус һәм украин телләре.
    9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 Днестр буе Молдавия Республикасы контроле астында
    10. Călugăreanu V. Republica Moldova are un nou GuvernDeutsche Welle, 2021.
    11. Национальное бюро статистики Республики Молдова. По данным на 1 января 2012 года. Без населения непризнанной Приднестровской Молдавской Республики (левобережья Днестра и муниципия Бендеры)
    12. 12,0 12,1 IMF staff estimates, World Economic Outlook Database, April 2012
    13. Human Development Report 2013. United Nations Development Programme (2013-03-14). 2013-03-14 тикшерелде.
    14. http://www.statistica.md/public/files/Recensamint/Recensamintul_populatiei/vol_1/1_Toate_recensaminteleRne_ro.xls
    15. Молдова Республикасы Конституциясе. Статья 13, 1 нче пункт
    16. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=4
    17. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_70.php?reg=9
    18. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_79.php?reg=9
    19. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=9
    20. http://www.statistica.md/pageview.php?l=ru&idc=295
    21. http://pop-stat.mashke.org/pmr-ethnic-loc2004.htm
    22. Europe: Moldova. 2019 елның 7 гыйнвар көнендә архивланган. cia.gov, 5.02.2020(ингл.)
    23. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
    24. Өлешчә — Днестр буе Молдавия Республикасы контроле астында