Андорра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андорра latin yazuında])
Андорра
Байрак
Илтамга
Шигарь Virtus Unita Fortior Edit this on Wikidata
Башкала Andorra la Vella
Халык саны 85 101 (Җанисәп, 2023) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1278 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Үзәк Аурупа вакыты
Рәсми тел каталан теле
География
Мәйдан 468 км²
Координатлар 42.56°N 1.56°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Андорра үзәннәренең генераль шурасы
Дәүләт башлыгы Эммануел Макрон
Карта
Икътисад
ТЭП 3325 миллион US$ (2021), 3352 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Туу күрсәткече 1.27 (2010)[1]
КПҮИ 0.858 (2021)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[3]
Челтәр көчәнеше 220 вольт
Телефон коды +376
ISO 3166-1 коды AD
ХОК коды AND
Интернет домены .ad

Андорра кенәзлеге (исп. Principado de Andorra) – Европаның диңгезгә чыгышы булмаган кече илләреннән берсе. Пиреней ярымутравында, Франция белән Испания арасында урнашкан. Андорра каталон телендә:[ənˈdorə], җирле сөйләмдә:[anˈdɔra], рәсми рәвештә Андорра Кенәзлеге (каталонча:Principat d'Andorra), шулай ук Андорра Үзәннәре Кенәзлеге дип атала. Ил Көньяк-көнбатыш Европада, Көнчыгыш Пиреней тауларында урнашкан, Испания һәм Франция белән чиктәш, суверен микродәүләт. Хартия нәтиҗәсендә 988 елда, хәзерге вакыт кенәзлеге рәвешендә 1278 елда барлыкка килгән. Ул кенәзлек буларак мәгълүм, чөнки ул Испания/Рим католик Ургелл Епископы һәм Франция президенты билгеләгән ике ко-принц тарафыннан җитәкләнә.
Андорра Европада кечкенәлек буенча алтынчы дәүләт, аның мәйданы 468 кв. км (181 кв. миля) һәм халкы якынча 85 000 кеше. Аның башкаласы Андорра ла Велья Европада иң биек башкала, ул диңгез өстеннән 1023 метр (3556 фут) биеклектә урнашкан. Рәсми теле — каталон теле, ләкин шулай ук испанча, португалча һәм французча сөйләшүчеләр дә байтак.
Андорраның туризм оешмасы ел саен 10,2 млн. чамасы зиярәт кылучыга хезмәт күрсәтә. Ул Европа Берлеге әгъзасы түгел, әмма евро рәсми валюта булып тора. Ил 1993 елдан бирле Берләшкән Милләтләр әгъзасы булып тора. 2013 елда Андорра кешеләренең Лансет буенча дөньяда иң югары фаразланган тормыш озынлыгы (81 яшь) булган. 2023 елда — 83 яшьтән артыграк.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Андорра халкының күбесе (88,2%) — католиклар. Андоррада 1 000—2 000 Төньяк Африкадан (Мәгърибтән), Төркиядән, Пакистаннан килгән мөселман, шулай ук Һинд дине, Яһүд дине вәкилләре дә яши[4][5].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. International Religious Freedom Report 2006. state.gov, 15.09.2006(ингл.)
  5. Andorra. encyclopedia.com(ингл.)

Шулай ук Андорра гимны мәкаләсен кара.