Йәмәндә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йәмәндә ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Файл:Alsalh-24-2-2014 (16481824622).jpg
Йәмән башкаласы Сана шәһәрендә урнашкан Әл Салих мәчете(ингл.)

Йәмәндә ислам (гарәп. الإسلام في اليمن‎) — Йәмән территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Йәмән халкының (29 млн 825 мең кеше) 93,10 % ы (27 млн 784 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 1,50 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам – Йәмәннең дәүләт дине.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсүлиләр(ингл.) патшалыгы 1264 ел

Йәмәндә Ислам безнең эраның 630 елында, Мөхәммәд пәйгамбәр исән вакытта, фарсы хакиме Бәдхән идарә иткән чорда кертелгән. Нәкъ менә шул чорда Йәмәндә мәчетләр (Санада зур мәчет) төзелә. Йәмән Гарәп-Ислам хәлифәтенең бер өлешенә һәм ислам империясе провинциясенә әверелә.

XI гасырда төньяк һәм Көньяк Йәмәннең зур өлеше Мисыр Фатимый хәлифләре(ингл.) кулында була.

Урта гасырларда Зыядилар(ингл.) (818-1018), Нәҗәһидләр(ингл.) (1022-1158), Мисыр Әйюбиләре(ингл.) (1174-1229) һәм төркмән Рәсүлиләре(ингл.) (1229-1454) гаиләләре хакимлек итә.

897 елда Әл-Һади иля-л Хак Яхъядан(ингл.) башланган идарә итүче зәйди - шигый имамнар нәселе Йәмән белән 1962 елга кадәр җитәкчелек итә.

1517 елдан соң һәм XIX гасырда Йәмән Госманлы империясенең номиналь өлеше була[2].

1989 елның июнендә Төньяк һәм Көньяк Йәмән арасында берләшү турында сөйләшүләр башлана һәм 1990 елның ноябрь ахырында бердәм дәүләткә берләшү турында килешү имзалана[3].

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йәмән — Гарәп ярымутравының көньяк читендә урнашкан мөселман гарәп иле. Аның халкы тулысынча диярлек гарәпләрдән тора, калган өлеше — Африка этник төркемнәре. Илнең рәсми теле — гарәп теле, һәм, күрше Якын Көнчыгыш илләрендәге кебек үк, аның рәсми дине — ислам. WIN / Gallup International сораштырулары нигезендә (сораштырылучыларның 99 проценты дине турында сорауга уңай җавап биргән), Йәмән гарәп илләре арасында иң дини халыкка ия һәм бөтен дөньяда иң динле халыкның берсе булып (Эфиопия, Малави, Нигер, Шри-Ланкадан соң бишенче урында) тора[4].

Йәмән халкының күпчелеге гарәпләр, ил нәсел җәмгыяте булып кала, шәһәр районнарында, бигрәк тә Әл-Әхдәмдә нәселдән килгән каста төркемнәре бар.

Йәмәндә Госманлы империясе вакытыннан калган 10 мең — 30 мең төрек, шулай ук элек шактый зур җәмгыятьләре булган Йәмән яһүдләре яши. Шулай ук Индонезия, Малайзия һәм Сингапурдан эшкә килүчеләр бар. Йәмән 160 000 тирәсе качакны һәм сыеныр урын сораучыны, нигездә, Сомали, Гыйрак, Хәбәшстан һәм Сүриядән кабул иткән[5].

Йәмән — ислам иле, анда халыкның 93—98 % ы бу динне тота. Мөселманнарның 56 % ы шәфигый мәзһәбе сөнни ислам агымына карый, 42 % ы — шигыйлар (зәйдиләр(ингл.), җәфариләр, исмәгыйлиләр агымнары вәкилләре). Сөнниләр күбесенчә илнең көньяк төбәкләрендә һәм көньяк-көнчыгышында урнашкан. Зәйдиләр, нигездә, төньяк төбәкләрдә һәм төньяк-көнбатышта, шул ук вакытта җәфариләр Сана һәм Мәгъриб кебек төп үзәкләрдә урнашкан. Зур шәһәрләрдә катнаш җәмгыятьләр бар.

Төньяк таулыклары зәйдиләре гасырлар буена Төньяк Йәмәннең сәясәтендә һәм мәдәни тормышында өстенлек итә; Төньяк һәм Көньяк Йәмәннең берләшүе белән шәфигый сөнниләр сан буенча зәйдиләрне узып китә. Шуңа да карамастан, зәйдиләр элеккечә хөкүмәттә, аерым алганда, Йәмән Кораллы Көчләренең элекке Төньяк Йәмән бүлекчәләрендә күп.

Бөтен Йәмәндә нибары 1 мең христиан һәм 50 яһүд исәпләнә[6].

Белем алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт мәктәпләре бары тик ислам динен өйрәтүне тәэмин итә, мөселманнарга Ислам динен өйрәтмәгән шәхси мәктәпләрдә уку рөхсәт ителә. Мәктәпләрдә дини экстремизмны булдырмаска омтылып, хөкүмәт рәсми расланган уку программасы кысаларыннан чыккан нинди дә булса курсларны шәхси һәм милли мәктәпләрдә укытуны рөхсәт итми.

Хөкүмәт лицензиясе булмаган дини мәктәпләрнең белем бирү таләпләреннән тайпылуына һәм сугышчан дини идеологияне пропагандалавына борчылып, 4500 дән артык шундый уку йортын яба һәм анда укучы чит ил студентларын кайтарып җибәрә.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сананың Бөек мәчете урнашкан борынгы өлеше
Төп мәкалә: Сана бөек мәчете

Бөек мәчетЙәмән башкаласы Сана шәһәрендә урнашкан борынгы мәчет. VII гасырда төзелгән бина. Мөхәммәт пәйгамбәр исән вакытта төзелгән, дип исәпләнелә. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасына кертелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]