Мисырда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мисырда ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мисыр башкаласында урнашкан Әл-Әзһәр университеты мәчете

Мисырда ислам (гарәп. الإسلام في مصر‎) — Мисыр территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Мисыр халкының (102 млн 334 мең кеше) 92,35 % ы (94 млн 500 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 4,90 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — 1980 елдан бирле илнең дәүләт дине. Мөселманнарның күпчелеге сөнниләр (хәнәфи, хәнбәли, шәфигый мәзһәбләре), шулай ук шигыйлар һәм хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә танылмаган әхмәдияләр бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мисырда ислам бай тарихка ия. X гасыр ахырында Фатыймиларның(ингл.) шигый исмәгыйли хәлифәлеге Мисырны үзенең үзәге, Каһирәне хәлифәлекнең башкаласы итеп саный. Урта гасырларда Мисыр үсеш чоры кичерә, Урта диңгездә дә, Һинд океанында да киң сәүдә челтәрен булдыра. Аның сәүдә һәм дипломатик элемтәләре Кытайга һәм аның Сун династиясенә(ингл.) кадәр сузыла. Каһирәдә Фатыйми архитектурасы эзләре күп сакланган: Әл-Әзһәр университеты һәм Әл-Хәким мәчете иң ачык мисаллар булып тора.

1798 елда Наполеон Бонапарт Мисырга кергәндә, ил халкы нибары 3 миллион кеше тәшкил иткән. Мисырның мәгариф, хокук, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре дини функционерлар кулында була.

Госманлы империясе идарәсе, мәмлүкләр идарәсе кебек үк, голәмәләрнең җәмәгатьчелек һәм сәяси ролен ныгыта, илдә сәяси аңлашылмаучанлыклар дини каршылыкларга нигезләнгән була.

XIX һәм XX гасырлар дәвамында бер-берсен алмаштырган хөкүмәтләр җәмәгать тормышында голәмәләрнең ролен чикләү һәм дини институтлар өстеннән тыгызрак дәүләт контролен булдыру өчен зур көч куя.

1800-еллар башында хакимияткә килгән Мисыр пашасы (1805—1848) Мөхәммәт Гали-паша(ингл.) Әл-Әзһәр университетын финанслауны дәүләт өстенә алып, голәмәләрнең сәяси бәйсезлегенә нокта куя. 1831 елда Мөхәммәт Гали-паша төрек хакимлегеннән баш тарта һәм Мисыр белән мөстәкыйль идарә итә башлый.

XX гасыр башында Мисыр исламы катлаулы һәм төрле дин булган. Мөселманнар әлеге диннең төп тәгълиматлары белән килешсә дә, илнең төрле социаль төркемнәре һәм сыйныфлары Исламны көндәлек тормышларында төрлечә кулланган. Югары һәм урта сыйныф мөселманнарының күпчелеге дин һәр кешенең шәхси эше булуын яисә исламның җәмгыять тормышында өстенлеклерәк роль уйнавын теләгән. Күпчелек шәһәрләрдә һәм күп кенә авылларда дини яңарышны таләп иткән ислам хәрәкәтләре барлыкка килгән[2].

1952 елгы Мисыр инкыйлабыннан(ингл.) соң хөкүмәт мәчеттә һәм дини мәктәпләрдә вазифаи затларны билгеләүне үз өстенә ала. 1961 елда Гамәл Габделнасыйр(ингл.) хөкүмәте гасырлар буе руханилар әзерләгән Әл-Әзһәр университетын үзгәртеп кору эшен башлап җибәргән. Әлеге реформа кафедра мөдирләре итеп голәмәләр сафына кермәгән кешеләрне билгеләргә мөмкинлек бирә. Хөкүмәт берничә заманча факультет, шул исәптән, медицина, инженер һәм коммерция факультетлары оештыра. Массакүләм мәгълүмат чаралары, «каһиннәр кастасының иске модалы вәкилләре» дип, голәмәләргә каршы чыгыш ясый.

1970 елдан 2010 елга кадәр илдә авыл хуҗалыгы һәм медицина өлкәсендә уңышлар белән бәйле демографик бум күзәтелә [3].

1970-еллар башыннан суфичылык белән кызыксыну арта. Хәзерге Мисыр суфилары, кагыйдә буларак, югары һөнәри белем алган яшь кешеләр.

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мисырлылар(ингл.) ил халкының ~91 % тәшкил итә. Иң эре этник азчылык — төрекләр, греклар, абазлар һәм бәдәви гарәп кабиләләре, сива һәм нубиялеләр.

Рәсми тел — гарәп теле, инглиз һәм француз телләре киң таралыш алган [4].

Чит илләрдә 2,7 миллионга якын мисырлы яши. Согуд Гарәбстаны, Ливия, Иордания һәм Күвәйт кебек гарәп илләрендә Мисыр иммигрантларының 70 % ы яши. Калган 30 % ы Аурупа һәм Төньяк Америкада (90 000 Италиядә, 110 000 Канадада һәм 318 000 Америка Кушма Штатларында) гомер итә.

Илдә ислам тарафдарлары ~90 % (нигездә, сөнниләр), христианнар — 10 %, яһүд дине вәкилләре — 200 кеше. 2000 кешедән кимрәк булган Бәһаи җәмгыяте хөкүмәт тарафыннан танылмый[5].

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәт Гали-паша мәчетеМисыр башкаласы Каһирәдә 1830—1848 елларда төзелгән мәчет. 1831 елда Төркия хакимлегеннән баш тартып, Мисыр белән мөстәкыйль идарә итә башлаган Мөхәммәт Гали-паша(ингл.) хөрмәтенә аталган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Contemporary Islam. countrystudies.us(ингл.)
  3. Egypts other green-revolution. Jerusalem- Report(ингл.)
  4. Egypt Demographics(ингл.)
  5. Egypt Religion, Economy and Politics(ингл.)