Сомалида ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сомалида ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сомалида ислам
Дәүләт Flag of Somalia.svg Сомали
Commons-logo.svg Сомалида ислам Викиҗыентыкта
Могадишо шәһәрендә Ислам бердәмлеге мәчете. 1987 елда Согуд Гарәбстаны акчасына төзелгән. Сомали ярымутравындагы иң зур мәчет
Арбагъ-Рукун мәчете. 1930-еллар күренеше

Сомалида ислам (гарәп. الإسلام في الصومال‎) ― дәүләт дине[1]. Ил халкының (15,8 млн кеше, 2020 елга) 99[2] ― 99,8 % ы[3]мөселманнар. Ислам дине тарафдарларының зур күпчелеге ― суфичылык, сәләфилек[4] йогынтысы булган Мәлики мәзһәбе сөнниләре[5]. Сомалида шәригать хөкем сөрә[6]. 2012 елда кабул ителгән Сомалиның Вакытлы Конституциясе, шулай ук, милли законнарның төп чыганагы буларак, шәригатьне һәм Сомали Федератив Республикасының дәүләт дине буларак, ислам динен билгели. Конституциядә шулай ук шәригатьнең төп принципларына туры килми торган законның кабул ителү мөмкинлеге каралган[7]. Шәригать бу илдә дин тоту иреген чикли[8]. Сомали дөньяда христианнар өчен иң куркыныч илләрнең берсе булып тора[9][10][11]. «Open Doors» халыкара хәйрия христиан оешмасы тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, Сомали христианнар хокуклары еш кысрыклана торган илләр исемлегендә 2015 елда 2нче, 2019 елда 3нче урынны били[12].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XII–XVI гасырларда яшәгән Адәл солтанлыгы(ингл.) башкаласы булган Сайлак шәһәре мәчете хәрабәләре

Хәзерге Сомали территориясендә Ислам дине VII гасырда, беренче мөселманнар Сомали ярымутравына Гарәп ярымутравыннан килгәч, тарала башлый [13]. Илдә Исламның таралу һәм ныгу тарихында рухи остазлар — шәйх Мадар, Абд Ар-Рахман әз-Зәйли, Авайс Әл-Барави, Мөхәммәт Гөлид һ. б. мөһим роль уйный [14][15].

XII―XIX гасырларда хәзерге Сомали территориясендә төрле солтанлыклар яши, алар үзара сугышлар алып бара һәм Госман империясе белән берлектә Португалия колонистларына каршы тора, шулай ук күрше кабиләләргә һәм Хәбәшстан христианнарына каршы җиһад игълан итә [16].

Ифат солтанлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIII гасырда Сомали яр буенда Ифат солтанлыгы(ингл.) оеша һәм 1285 елдан ул көнбатыш юнәлештә, Шоаның(ингл.) көнчыгыш өлешендәге биек тауларга кадәр киңәя. 1320―1344 елларда Хәбәшстан императоры (1314–1344 [17]) Амдэ-Цыйон I(ингл.) берничә Ислам солтанлыгын һәм әмирлеген тар-мар итә, әмма Ифат солтанлыгы аңа нык каршылык күрсәтә. 1386 елда Ифат солтаны Хаквадин I, аннан соң идарә иткән Саад ад-дин солтан һәлак була, солтанлык башкаласы Зейла (Сайлак)(ингл.) шәһәре (хәзерге Җибути шәһәре янында) император Исаак тарафыннан җимертелә.

Адәл солтанлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Могадишода Әхмәд ибн Ибраһим Әл-Гази(ингл.) һәйкәле

Аден култыгы яр буенда тар-мар ителгән Ифат солтанлыгы урынында, Харэр(ингл.) шәһәре янындагы Даккер башкаласы булган Адәл солтанлыгына(ингл.) нигез салына. Адәл территориясе хәзер дә күпчелек мөселман халкы яшәүче хәзерге Эритрея, төньяк Сомали һәм Җибути, шулай ук Хәбәшстанның Афар, Данакил, Харэр һәм Огаден өлкәләрен эченә алган. XIV―XV гасырларда Сомали мөселман солтанлыклары белән христиан Хәбәшстан империясе арасында даими сугышлар бара. 1516 елда император Давид II(ингл.) җитәкчелегендә Хәбәшстан армиясе Адәл гаскәрен тар-мар итә, солтан Мәхфүз һәлак була.

Адәлнең яңа тарихы хәрби башлык һәм мәрхүм солтан Мәхфүзнең кияве, «Сулагай» кушаматлы Әхмәд ибн Ибраһим Әл-Гази(ингл.), 1520 елда солтан Әбу Бәкерне бәреп төшереп, тәхеткә үзе утыргач, барлыкка килә. Ул үз кул астына оромо, сомали һәм афар мөселман күчмә кабиләләрен берләштерә һәм 1527 елда христианнарга каршы җиһад (Адәл-Эфиопия сугышы(ингл.)) игълан итә. Аның гаскәренә шулай ук яһүди фалашалар да кушыла. Шимба-Кара сугышында мөселманнар гаскәре Хәбәшстан гаскәрен тар-мар итә. Төркия гаскәре ярдәме белән берничә мәртәбә һөҗүм ясап, Әхмәд ибн Ибраһим Әл-Гази 1533 елда Хәбәшстанны яулап ала. Хәбәшстанның биек таулыклары гына дошман кулына төшми кала. Ил күчмә кабиләләр тарафыннан талана, христианнарның изге урыннары җимертелә. Император Давид II качып китә һәм 1540 елда вафат була, тәхет варисы әсир төшә, императорның тол хатыны башкалада камалуда утыра.

1538 елның 3 авгутында төрекләрнең хәрби экспедициясе Аденны(ингл.) яулап ала. 1541 елда Көнчыгыш Африка ярларына килгән Криштован да Гама(ингл.) җитәкчелегендәге Португалия эскадрасы төрекләрне кысрыклый, Сайла һәм Могадишоны бомбага тота, Хәбәшстан гаскәренә ярдәмгә утлы корал белән коралланган 400 кешелек отряд калдыра. Солтан Әхмәд ибн Ибраһим Әл-Гази Тана күле яр буендагы сугышта һәлак була. 1559 елда солтанлык башкаласында Әхмәд ибн Ибраһим Әл-Газиның варисы Бәрәкәт үтерелә. Яңа солтан, Әхмәднең туганнан туганы Нур ибн Мөҗәһид(ингл.) беренче вакытта хәбәшләр һәм португалларның һөҗүмен туктата алган (аңа каршы көрәштә император Клавдий(ингл.) һәлак була), ләкин 1567 елда җиңелгән, аның варисы Мөхәммәд ибн Наср 1576 елда шулай ук тар-мар ителә.

Харар солтанлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җимерелгән Адәл солтанлыгы территориясендә күпчелек афар һәм оромо кабиләләре яшәгән яңа Харар солтанлыгы барлыкка килә. Зейла төбәге Төньяк Эритреядән алып Сомали ярымутравын кертеп Африка яр буенда үзенең Хәбеш әяләтен (провинциясен)(ингл.) төзегән Төркия йогынтысына эләгә [18]. 1813 елда Мисырлы Мөхәммәд Али(ингл.) Госман империясе белән Согуд Гарәбстаны арасындагы сугышта уңышка ирешә һәм Хәбешне үз контроленә ала. 1866 елда Хәбеш Җиддәдән аерыла һәм Мисыр хедивлыгы(ингл.) составына аерым территория буларак кертелә.

Колонияаль чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1885 елда Мисыр Суданында мәһдичеләр фетнәсе башлана. Мисыр гаскәре Сайра һәм Берберадан киткәч, Британия гаскәре әлеге территорияләрне басып ала һәм Британия Сомалиленды дип атый. XIX гасыр ахырында британиялеләр, италиялеләр һәм эфиоплар Сомалины йогынты өлкәләре итеп бүлешә, ярымутрау портларына ия була.

1899 елның мартында, кайзер Алманиясе, Госман империясе ярдәменнән файдаланып, салихан дәрвишләр тәрикате башлыгы, Сомали дин белгече Мөхәммәд Абдулла бән Хәсән, ислам флагы астында британиялеләргә, италиялеләргә, Хәбәшстан феодалларына каршы кораллы көрәш җәелдерә. Ул игълан иткән Ислам дәрвишләре дәүләте 1920 елга кадәр яши. 1920 елда авиация ярдәмендә Британия гаскәре тарафыннан тар-мар ителә, Мөхәммәд Абдулла бин Хәсән тиздән грипптан үлә.

Бәйсезлек алгач[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елда Сомали бәйсезлек ала. Бәйсезлеккә ирешкәч, Сомали күрше илләр һәм территорияләргә — Кения, Хәбәшстан һәм Җибутига территориаль дәгъвалар белдерә. Ил хөкүмәте «Бөек Сомали»ны торгызу турында манифест бастыра. 1977 елда Хәбәшстан–Сомали сугышы(ингл.) башлана. Сомали әлеге сугышта җиңелә. Сомали өчен сугыш нәтиҗәләре Хәбәшстанга караганда күпкә авыррак булып чыга. Милли армия Огаден өчен сугышта җиңелүдән соң аякка баса алмый. 1981 елдан Сомалиның үзендә партизаннар хәрәкәте, 1988 елда ватандашлар сугышы башлана. 1991 елда баш күтәрүчеләр Мөхәммәд Сиад Барре(ингл.) хөкүмәтен бәреп төшергәннән соң, ил бердәм дәүләтнең барлык атрибутларын югалта һәм бер-берсенә каршы торучы кабилә һәм ислам төркемнәре тарафыннан өлешләргә таркала.

Ислам судлары берлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сомали дәүләтчелеге таркалганнан соң, күп санлы кабиләләрне һәм төркемнәрне берләштерә алучы һәм шул рәвешле милләт һәм дәүләт бердәмлеген торгыза алучы бердәнбер идея ислам булып чыга. 1993 елда башкаланың Мәдинә районында беренче ислам суды оештырыла. Шәригать законнарын кулланган судларның үзәк оешмасы буларак барлыкка килгән Ислам судлары берлеге (ИСБ) тиз арада зур хәрби көчкә әверелә. Ислам судлары берлеге тәртипсезлеккә, җимереклекләргә, аморальлеккә һәм наркотикларга каршы көрәше белән халыкның симпатиясен яулый. 2006 елның язында Могадишо Ислам судлары берлеге (ИСБ) һәм Америка химаясендәге Тынычлыкны яңадан торгызу өчен контртеррористик альянс арасында сугыш аренасына әверелә.

5 июньдә Ислам судлары берлеге башкаланы тулысынча контрольгә ала. 2006 елның 14 июнендә ИСБ сугышчылары авыр техника ярдәмендә җитди каршылык очратмыйча Җәүһәр шәһәрен, икенче көнне Беледуэйнены ала, нәтиҗәдә, Сомалиның бөтен көньягы алар контроленә күчә. 24 сентябрьдә Ислам судлары берлеге Кисмайо стратегик портын яулап ала. Берничә айдан соң ИСБ сугышчылары Сомали көньягындагы ун төбәкнең җидесен контрольдә тота башлый.

Ватандашлар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

24 декабрьдә Сомали вакытлы федераль хөкүмәте гаскәриләре Хәбәшстан армиясе һәм авиациясе ярдәмендә Ислам судлары берлеге позициясенә һөҗүм башлый[19]. Ислам судлары берлеге тар-мар ителә, ИСБның төп варисы булып Әш-Шабаб(ингл.) радикаль ислам хәрәкәте кала.

2009 елның 10 мартында ил хөкүмәте Сомалида шәригать законнарын кертү өчен тавыш бирә, 18 апрельдә бу карар вакытлы парламент тарафыннан хуплана[20].

Әмма илдә ватандашлар сугышы туктамый. Хәбәшстан гаскәрләрен чыгарганнан соң, илнең көньяк өлеше кыска гына вакыт эчендә радикаль исламчылар контроленә күчә, алар җирле хөкүмәтләрне алыштыра һәм үзләренең контроле астында булган бөтен җирдә шәригать законнарын кертә.

2012 елда Вакытлы конституция кабул ителә, ул формаль рәвештә кайбер ирекләргә мөмкинлек бирсә дә, ислам илдә бердәнбер законлы дин булып кала. Динне алыштыру, исламга каршы чыгу һәм дин ирегенә теләсә нинди өндәмәләр өчен үлем җәзасы яный[8].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Somalia PEOPLE 2018, CIA World Factbook. theodora.com. 2018-08-28 тикшерелгән.
  2. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 22 август 2018 тикшерелде.
  3. Wayback Machine (2013-08-06). әлеге чыганактан 2013-08-06 архивланды. 2018-08-28 тикшерелгән.
  4. Salim, Delmus (2015). The Transnational and the Local in the Politics of Islam. с. 145. .
  5. WebCite query result. www.webcitation.org. әлеге чыганактан 2017-11-12 архивланды. 2018-08-28 тикшерелгән.
  6. Korrespondent.net. Правительство Сомали ввело в стране шариат (рус.). 28 август 2018 тикшерелде.
  7. WebCite query result. www.webcitation.org. әлеге чыганактан 2013-01-24 архивланды. 2018-08-28 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 13 стран в которые лучше не ездить атеистам (рус.), Лучшие фото! (2014-09-17). 28 август 2018 тикшерелде.
  9. Христиане в Сомали ⋆ Господь грядет ! (рус.), Господь грядет ! (2018-02-24). 21 август 2018 тикшерелде.
  10. В Сомали исламисты зверски убили христианку — мать четверых детей (рус.), Церковно-Научный Центр "Православная Энциклопедия". 28 август 2018 тикшерелде.
  11. Новый доклад о свободе вероисповедания, Fondsp. 28 август 2018 тикшерелде.
  12. Weltverfolgungsindex. Open Doors Deutschland e.V.. 2018-08-21 тикшерелгән.
  13. Zakaria, 1991
  14. Мухаммад Ибрагимов. Мусульмане Сомали - Ислам и Семья. www.islamisemya.com. әлеге чыганактан 2018-08-21 архивланды. 2018-08-21 тикшерелгән.
  15. Из истории мусульман Сомали. 28 август 2018 тикшерелде.
  16. Сомали: 30 лет несбывшихся надежд. 112ua.tv. 2018-08-21 тикшерелгән.
  17. "Amda Tseyon" in The New Encyclopædia Britannica. Chicago: Encyclopædia Britannica Inc., 15th edn., 1992, Vol. 1, p. 321.
  18. I. M. Lewis. . — ISBN 9780852552803.
  19. Александр Ъ-Габуев. Сомалийские исламисты дали мародеру (рус.), Газета "Коммерсантъ" (2006-12-29).
  20. В.В.Куделев. Ситуация в Сомали: апрель 2009г. (рус.), Институт Ближнего Востока (2009-04).