Кения
| |||||
Кения милли һимны | |||||
![]() | |||||
Бәйсезлек көне | 1963 елның 12 декабре | ||||
Рәсми телләр | суахили, инглиз | ||||
Башкала | Найроби | ||||
Идарә итү формасы | Президент республикасы | ||||
Президент Премьер-министр |
Мваи Кибаки Раила Одинга | ||||
Мәйдан • Барлыгы |
582 650 км² | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы |
48 468 138 (2017)[1] | ||||
КПҮИ | 0,548[2] | ||||
Акча берәмлеге | Кения шиллингы | ||||
Интернет-домен | .ke | ||||
ISO коды | KE | ||||
ХОК коды | KEN | ||||
Телефон коды | +254 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+03:00 | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь |
Ке́ния (суах. һәм ингл. Kenya), рәсми атамасы — Ке́ния Җөмһүрияте́ (суах. Jamhuri ya Kenya, ингл. Republic of Kenya) — Көнчыгыш Африкада урнашкан дәүләт. Күрше дәүләтләр арасында иң тиз үсешле булып санала. Башкаласы — Найроби шәһәре.
Дәүләт мәйданы — 582 650 км². Ул төньякта — Хәбәшстан, көнчыгышта — Сомали, көньяк-көнбатышта — Танзания, көнбатышта — Уганда, төньяк-көнбатышта Көньяк Судан илләре белән чиктәш. Гомуми дәүләт чикләренең озынлыгы 3477 км тәшкил итә. Көньяк-көнчыгышта Һинд океаны сулары белән юыла, илнең көнбатышында Виктория күле урнашкан. Илнең уртасында экватор уза.
Халык саны — 38 млн кеше. Уртача гомер озынлыгы — 58,8 ел. Этник составка килгәндә, халыкның 22 %-ы — кикуйю, 14 %-ы — лухья, 13 %-ы — луо, 12 %-ы — каленҗин, 11 %-ы камба халыклары тәшкил итә. Рәсми телләр булып суахили һәм инглиз теле санала, шулай ук җирле телләр дә таралган. Дини яктан 45 % — протестантлар, 33 % — католиклар, 10 % — мөселманнар. Халыкның 22 %-ы шәһәрләрдә яши.
Административ-территориаль яктан Кения 8 провинция һәм 71 округтан тора. Илдә 100дән артык шәһәр бар дип исәпләнә[3]. Иң Эре шәһәрләр — Найроби (3,4 млн кеше), Момбаса (966 мең кеше), Накуру (284 мең кеше), Элдорет (269 мең кеше), Кисуму (236 мең кеше).
Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Регби — Кениянең иң популяр спорт төрләренең берсе
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 https://www.knbs.or.ke/
- ↑ 2,0 2,1 http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/KEN
- ↑ Kenya:largest cities and towns and statistics of their population. әлеге чыганактан 2013-02-09 архивланды. (ингл.)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![]() |
Викиҗыентыкта? Kenya |
---|
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Kenya (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|