Реюньон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Реюньон (французча:La Réunion, IPA: [la ʁeynjɔ̃], элек Île Bourbon - Иль Бурбон) Һинд Океанында Мадагаскардан көнчыгышта һәм Маврикийдан 175 км (109 миля) көнбатышка урнашкан, Франция регионы булган утрау.

2014 ел мәгълүматы буенча аның халкы 844 994 кеше булган.
Утрауда кеше 17-нче гасырдан яши башлаган, ул вакытта Франция, Мадагаскар һәм Африкадан кешеләр монда килеп урнашкан. Колбиләүчелек 1848 елның 20 декабренда бетерелгән (бу дата ел саен утрауда билгеләп үтелә), моннан соң башка урыннар арасында Көньяк Һиндстаннан ялланган эшчеләр алып киленгән. Утрау 1946 елда Францияның диңгез арты департаменты булган.
Халыкның күпчелеге тарафыннан сөйләшелә торган җирле тел Реюньон Креол теле. Рәсми теле француз теле.
Административ яктан Реюньон Францияның диңгез арты департаментларының берсе. Башка дүрт диңгез арты департаменты кебек үк, ул шулай ук Францияның 18 регионнарының берсе, модификацияләнгән диңгез арты регионы статусы белән һәм Җөмһүриятнең интеграль өлеше, һәм аның статусы Метрополия Франциянеке кебек үк. Реюньон Аурупа Берлегенең иң ерак урнашкан регионы һәм Франциянең диңгез арты департаменты буларак Еврозона өлеше булып тора.

Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ яктан, Реюньон дүрт районга, 49 кантонга һәм 24 коммунага (муниципалитетка) бүленгән. Ул Франциянең диңгез арты "департаменты" һәм шулай итеп француз диңгез арты регионы булып тора. Охшаш зурлыктагы һәм халык саны булган Франция метрополия департаментлары белән чагыштырганда коммуналар саны аз булу уникаль: күпчелек Реюньон коммуналары берничә урынны үз эченә ала, аларның аралары кайвакыт шактый зур.

Чит илләр белән мөнәсәбәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәрчә дипломатик, хәрби һәм Франция хөкүмәт эшләре Париж тарафыннан алып барылса да, Реюньон Франкофония, Һинд Океаны Комиссиясе, Универсаль Почта Берлеге һәм Дөнья Һөнәри Берлекләр Федерациясенең үзенең хокукы буенча әгъзасы булып тора.

Районнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утрау озынлыгы 63 км; киңлеге 45 км һәм 2512 km² мәйдан били. Ул җир кабыгының кайнар ноктасы өстендә урнашкан. Реюньон Утравының көнчыгыш очындагы калкан вулканы, Питон де ла Фурнез диңгез дәрәҗәсе өстеннән 2631 м дан артыкка калкып тора һәм кайвакыт климаты һәм вулкан табигате охшашлыгы сәбәпле Гавай вулканнарының апасы дип атала. 1640-ынчы елдан бирле ул 100 дән артык мәртәбә ташыган һәм гел күзәтелеп тора, соңгы ташу 2015 елның 31 июленда булган. 2007 елның апреленда башка вулкан ташуы вакытында лава агымы 3000000 m³ дип санала. Питон де ля Фурнез кайнар нокта вулканы тарафыннан барлыкка китерелә, ул вулкан шулай ук Питон де Нежны һәм Маврикий һәм Родригес утрауларын барлыкка китергән.
Питон де Неж вулканы утрауның иң югары ноктасы, диңгез дәрәҗәсе өстеннән 3070 м калкып тора, һәм Питон де ля Фурнезтан төньяк көнбатышка урнашкан. Җимерелгән кальдералар һәм каньоннар таудан көньяк көнбатышка урнашкан. Һавайиның Зур Утравындагы Коһала кебек үк Питон де Неже гамәлдә түгел. Аның исеменә карамастан аңа кар бөтенләй яумый диярлек. Ике вукланның да авышлы өслекләре дә куе урман белән капланган. Эшкәртелгән җирләр һәм шәһәрләр, мәсәлән, Сен-Дени башкала шәһәре ураучы яр буе түбәнлекләрдә концентрацияләнгән. Яр буеннан тыш, көнбатыш ярның өлешенә мәрҗән риф системасы хас. Реюньонда шулай ук өч кальдера бар: Сирк де Салази, Сирк де Силао һәм Сирк де Мафате. Соңгысына җәяү генә яки вертолёт белән генә барып җитеп була.

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Реюньонның климаты тропик, ләкин температура күтәрелү белән уртача була. Майдан ноябрьга кадәр һава торышы салкынча һәм коры, ләкин ноябрьдән апрельга кадәр эссе һәм яңгырлы. Явым-төшемнәр утрау эчендә шактый үзгәрә, көнчыгышта көнбатышка караганда шактый дымлырак. Көнчыгышның кайбер өлешләрендә елына 6 м дан артык яңгыр һәм көнбатышта 1 м дан азрак яңгыр була. Реюньонда 12-, 72- һәм 96- сәгать периодында яңгыр явулар өчен дөнья рекордлары теркәлгән.

Әйләнә-тирә мохит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елдан бирле Реюньон ЮНЕСКО Дөнья Мирасы Урыны булып тора, ул утрау мәйданының якынча 40%-ын били һәм Реюньон Милли Паркының үзәк зонасы белән тиңдәш.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Реюньон күптөрле кошлар өчен өй булып тора, мәсәлән ак койрыклы тропик кош өчен. Иң зур җир хайваны булып пантера хамелеоны тора (Furcifer pardalis). Көнбатыш ярның күпчелек өлеше мәрҗән риф гаваньнары боҗрасы белән уратылган, башка хайваннар арасында диңгез керпеләре, диңгез угоре һәм тутый кош балыгы бар. Диңгез ташбакалары һәм дельфиннар шулай ук яр буе суларында яши. Өркәчле китлар Антарктик сулардан төньякка утрауга Көньяк Ярымшар кышы (июнь-сентябрь) вакытында миграцияли үрчү һәм ашау өчен һәм гадәти хәл буларак Реюньон ярларыннан бу фасыл вакытында күзәтелә ала. Реюньон өчен элек эндемик булган кимендә 19 төр кеше колонизациясеннән соң юкка чыккан.
2011 һәм 2015 ел арасында Реюньон суларында 17 акула һөҗүме булган, шуларның җидесе үлемгә китергән. 2013 Июлендә Реюньон Префекты Мишель Лаланде йөзүне, сёрфингны һәм бодибордингны ярның яртысыннан күбрәк өлешендә тыйган. Лаланд әйтүенчә 45 үгез акуласы һәм 45 юлбарыс акуласы үтереләчәк бу цигуатера авыруын тикшерү өчен галимнәр тарафыннан 20 инде үтерелгән акулага өстәп.
Өркәчле китларның миграцияләре Реюньонда кит карау индустриясенең чәчәк атуына китергән.

Бакчачылык - Бурбон розалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакча розаларның Бурбон розасы төркеменең беренче әгъзалары бу утрауларда Димәшкъ розасы һәм Rosa chinensis арасында спонтан гибридизациясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән, алар монда колонистлар тарафыннан алып киленгән. Беренче Бурбон розалары утрауда 1817 елда ачылган.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Этник төркемнәр вәкилләре булып Африкан, Һинд,Европалы һәм Кытай чыгышлы кешеләре тора. Болар өчен җирле атамалар булып Яблар, Кафрлар, Малбарлар (Һинд чыгышлы реюньонлылар һәм чинуас). Утрауда яшәгән барлык этник төркемнәр Реюньонга Европа, Азия һәм Африкадан гасырлар дәвамында күченгән иммигрантлар токымы булып тора. Утрауда җирле халык юк, чөнки ул башта кеше яшәми торган утрау булган. Бу халыклар утрауның колониаль тарихның иң элеккеге көннәреннән бирле кушылганнар (чынлыкта, беренче күченеп килүчеләр Мадагаскардан һәм Һинд-Португалия варислары булган хатыннарга өйләнгәннәр), нәтиҗәдә халыкның күпчелеге кушылган расадан һәм "Креол" мәдәнияте вәкилләре.
Һәр милләтнең күпме булганы төгәл билгеле түгел, чөнки Франция җан исәбе этник чыгыш турында сораулар бирми һәм шулай ук утрауда раса кушылуы дәрәҗәсе зур булганлыктан. Чама белән әйтүләргә караганда, Европалылар (petits blancs,gros blancs - кечкенә аклар һәм зур аклар) халыкның дүрттән бер өлешен алып тора. Этник һиндләр халыкның 25%-ынннан күбрәген алып тора һәм Кытай чыгышлы кешеләр якынча 3% алып тора. Кушылган раса кешеләре һәм Афро-Малагасий чыгышлы кешеләрнең процентлары чама белән әйтүләрдә төрлечәю Утрауда шулай ук бик аз Вьетнам чыгышлы кешеләр бар.
Тамиллар Һинд җәмгыяте арасында иң зур төркем; Гуджарат, Бихари һәм башка чыгышлы кешеләр Реюньонның Һинд халкының калганын формалаштыра. Утрауның Төньяк-Көнбатыш Һиндстаннан, атап ук әйткәндә Гуджараттан мөселман җәмгыятен "Зарабелар" дип атыйлар.
Реюньонның креол кешеләре (этник чыгышы нинди булуга да карамастан, утрауда торган кешеләргә бирелгән атама) халыкның күпчелеген тәшкил итә. Креол булмаган төркемнәргә Метрополия Франциядән ("зореил" дип аталган) төркемнәрне һәм шулай ук Майоттадан һәм Комор утрауларыннан килгәннәрне кертә.

Тарихи демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Халык саны Ел Халык саны Ел Халык саны
1671 90 1830 101,300 1961 349,282
1696 269 1848 110,300 1967 416,525
1704 734 1849 120,900 1974 476,675
1713 1,171 1860 200,000 1982 515,814
1717 2,000 1870 212,000 1990 597,823
1724 12,550 1887 163,881 1999 706,300
1764 25,000 1897 173,192 2006 781,962
1777 35,100 1926 182,637 2011 828,581
1789 61,300 1946 241,708 2013 840,974
1826 87,100 1954 274,370
Official data from INSEE by census or estimate; estimates shown in italics.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Catholic church of Notre-Dame-des-Neiges in Cilaos

Хөкем сөрүче дин - Христианлык, атап ук әйткәндә Рим Католицизмы, аның бердәнбер (Латин Ритуалы) юрисдикциясе бар Сен-Дени-де-Ла Реюньон Рим Католик Диоцезы. Дини чама белән әйтүләргә караганда христианнар халыкның 84,9%-ы, аннан соң Индуизм дине тарафдарлары (6,7%) һәм мөселманнар (2,2%). Кытай халык дине һәм Буддизм вәкилләре шулай ук бар.
Күпчелек зур шәһәрләрдә Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм мәчет бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инглиз Википедиясендәге Реюньон турында мәкалә